Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mrt 15 мәкалә
  • Үзизоляция вакытында нәрсә эшләргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үзизоляция вакытында нәрсә эшләргә?
  • Төрле темалар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Рухи яктан үсегез
  • Изге Язмалардан юаныч табыгыз
  • Дөнья хәлләренең чын сәбәбен онытмагыз
  • Кирәксез борчулардан сакланыгыз
  • Дуслар белән элемтәдә булыгыз
  • Физик яктан актив булыгыз
  • Мәхәббәтсез дөньяда дуслыкны ныгыт
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Бар мәшәкатьләрегезне Йәһвәгә йөкләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Яхшы дуслар сайлагыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
Күбрәк карарга
Төрле темалар
mrt 15 мәкалә
Бер хатын үз өендә тәрәзәдән карап тора.

Үзизоляция вакытында нәрсә эшләргә?

Сез үзегезне ялгыз итеп сизәсезме? Алай булгач, сез мәдхия җырлаучының хисләрен аңлыйсыздыр. Ул болай дигән: «Өй түбәсендәге ялгыз кош шикелле мин» (Зәбур 102:7). Изге Язмалардагы акыллы киңәшләр үзизоляция вакытында туа алган авырлыкларны хәл итәргә булышыр.

  • Рухи яктан үсегез

  • Изге Язмалардан юаныч табыгыз

  • Дөнья хәлләренең чын сәбәбен онытмагыз

  • Кирәксез борчулардан сакланыгыз

  • Дуслар белән элемтәдә булыгыз

  • Физик яктан актив булыгыз

Рухи яктан үсегез

Рухи ихтыяҗларыңны белү һәм канәгатьләндерү хәтта үзизоляция вакытында да шатлыкны югалтмаска булыша (Маттай 5:3, 6). Түбәндә китерелгән чыганаклар сезгә рухи яктан тукланырга булышыр:

  • Онлайн Изге Язмалар. Төгәл һәм аңлаешлы тел белән язылган тәрҗемәне укыгыз

  • Изге Язмаларның төп тәгълиматлары турындагы кыска видеороликлар

  • «Рухи сорауларга җавап». Бу бүлекчәдә популяр сорауларга җаваплар бирелә

  • «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз». Бу мәкаләләр Изге Язмаларның персонажларын яхшырак күз алдына китерергә булыша

  • «Иҗади эшләр». Бу рубрика табигатьнең никадәр гүзәл һәм катлаулы булуын күрергә булыша

Изге Язмалардан юаныч табыгыз

Бу өзекләр күпләргә юаныч китерде. Үзизоляция вакытында берьюлы берничә өзекне укырга түгел, ә аерым һәрбер өзек турында дога кылып уйланырга тырышыгыз (Марк 1:35).

  • Зәбур 23:1—6

  • Зәбур 34:1—22

  • Зәбур 46:1—11

  • Зәбур 63:6—8

  • Зәбур 91:1—6

  • Маттай 6:25—34

  • 2 Көринтлеләргә 1:3, 4

  • Филипиялеләргә 4:6, 7

  • 1 Петер 5:6, 7

Дөнья хәлләренең чын сәбәбен онытмагыз

Проблемаларның сәбәбен һәм Аллаһының аларны ничек хәл итәчәген белү теләсә нинди авырлыкны кичерергә булыша (Ишагыя 65:17).

  • Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?

  • Изге Язмаларда чир-авырулар һәм сәламәтлек турында ни диелә?

  • Ахыр заманның билгесе нинди?

  • Ачылыш китабындагы дүрт җайдак кем алар?

  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә башкарачак?

Кирәксез борчулардан сакланыгыз

Түбәндәге темалар буенча мәкаләләр сезгә үзизоляция вакытында стрессны җиңәргә һәм борчылмаска булышыр (Маттай 6:25).

  • Стрессны җиңү

  • Уңай караш саклау

  • Курку хисен кичереп чыгу

  • Акча турында борчылу

  • Яшьләрнең борчылулары

Дуслар белән элемтәдә булыгыз

Дуслар уңай караш сакларга һәм үзеңне бәхетлерәк хис итәргә булыша. Кеше белән йөзгә-йөз күрешеп булмаганда, аралашу үтә мөһим. Сез өйдә утырасыз икән, дусларыгыз белән аралашыр өчен я яңа дусларны булдырыр өчен, видеоконференция кулланыгыз я телефон аша шалтыратыгыз. Түбәндәге мәкаләләр сезгә «чын дусларны» табарга һәм үзегезгә дә чын дус булырга булышыр (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

  • Ни өчен минем дусларым юк?

  • Күбрәк кеше белән дуслашыргамы?

  • Дусларың юк кебек тоелса, ни эшләргә?

  • Чын дус — юмарт дус

  • Чын дус — рәхмәтле дус

Физик яктан актив булыгыз

Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «тән өчен күнегүләрнең файдасы» бар (1 Тимутигә 4:8). Андый күнегүләр аеруча үзизоляция вакытында психик сәламәтлеккә файда китерә. Өйдә генә утырырга туры килсә дә, актив калыр өчен эш-шөгыльләрне табып була.

  • Спорт белән шөгыльләнегез

  • Сәламәтлегегезне ныгытыгыз

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу