Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mrt 72 мәкалә
  • Хакыйкать әле дә мөһимме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хакыйкать әле дә мөһимме?
  • Төрле темалар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ә хакыйкать бармы?
  • Хакыйкатьне ничек табарга?
  • Ялган кайдан килеп чыккан?
  • Ни өчен ялган шулкадәр киң таралган?
  • Ни өчен хакыйкать мөһим?
  • Ни өчен Аллаһы хакыйкатьне белүебезне тели
  • Аллаһы кайчан да булса ялганны юк итәрме?
  • Хакыйкать Алласыннан үрнәк алыгыз
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Мәсихчеләр рух һәм хакыйкать белән гыйбадәт кылалар
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Рухи сорауларга җавап
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Хакыйкатьтә йөрегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күбрәк карарга
Төрле темалар
mrt 72 мәкалә
Сәяси митингта бер политик кешеләр төркемен эш итәргә дәртләндерә.

Хакыйкать әле дә мөһимме?

Хак булганны ялганнан аеру безнең көннәрдә авырая бара. Кешеләр фактларга һәм хак нәрсәләргә нигезләнеп түгел, ә күбрәк хисләргә бирелеп һәм үз карашларына нигезләнеп эш итә. Бүген күп кенә кеше хакыйкать юк дип саный.

Бу караш яңа караш дип әйтеп булмый. Якынча 2 000 ел элек, Рим хакиме Понти Пилат Гайсә пәйгамбәргә мыскыллап карап: «Нәрсә ул хакыйкать?» — дигән сорау биргән (Яхъя 18:38). Пилат җавапны көтеп тормаган, ләкин аның соравы мөһим булган. Шул сорауга җавап Изге Язмаларда бар һәм ул сезгә нәрсә хак, ә нәрсә ялган икәнен белергә булыша ала.

Ә хакыйкать бармы?

Әйе, бар. Изге Язмаларда «хакыйкать» сүзе кулланылганда, гадәттә, фактларга нигезләнгән хак, дөрес нәрсәләр турында сүз бара. Изге Язмаларда Йәһвәa Аллаһы абсолют хакыйкатьнең чыганагы дип әйтелә һәм аны «хакыйкать Аллаһысы» дип атый (Зәбур 31:5). Изге Язмаларда Аллаһы иңдергән хакыйкать саклана. Анда хакыйкать яктылык белән чагыштырыла, ул безгә бу дөньядагы бар авырлыкларны җиңеп чыгарга булыша ала (Зәбур 43:3; Яхъя 17:17).

Хакыйкатьне ничек табарга?

Аллаһы Изге Язмалардагы хакыйкатьне акылыбызны кулланып кабул итүебезне тели. Ул безне Изге Язмаларны тикшерергә өнди. Моның өчен хисләргә бирелеп түгел, ә фикер йөртүебезне кулланып эш итәргә куша (Римлыларга 12:1). Ул безнең үзе турында белем алуыбызны, үзен «бөтен акылыбыз» белән яратуыбызны тели. Аллаһы безне Изге Язмалардан алган белемнең хакыйкать булуын тикшереп инанырга чакыра (Маттай 22:37, 38; Рәсүлләр 17:11).

Ялган кайдан килеп чыккан?

Изге Язмалар ачыклаганча, беренче ялганны Шайтан, Иблис дип аталган Аллаһының дошманы тарата башлаган. Изге Язмаларда ул «ялганның атасы» дип атала (Яхъя 8:44). Ул Адәм белән Хаувага Аллаһы турында ялганлаган (Яратылыш 3:1—6, 13, 17—19; 5:5). Шуннан бирле, Шайтан ялганны таратып тора һәм Аллаһы турындагы хакыйкатьне яшерә (Ачылыш 12:9).

Ни өчен ялган шулкадәр киң таралган?

Изге Язмаларда безнең көннәр «соңгы көннәр» дип атала. Һәм бу көннәрдә Шайтан кешеләрне алдар өчен аеруча зур тырышлыклар куя. Кешеләр үзләренә файда эзләп башкаларны, аларга ялган сөйләп, алдый (2 Тимутигә 3:1, 13). Күпчелек диннәр дә ялган тарата. Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, безнең көннәрдә кешеләр «колакларына ятышлы итеп өйрәтүче укытучыларны үз яннарына җыя» һәм «хакыйкатьне тыңлаудан баш тарталар» (2 Тимутигә 4:3, 4).

Бер дини җитәкче кулына Изге Язмалар китабын тотып үзенә кул чапкан кешеләргә сөйли.

Ни өчен хакыйкать мөһим?

Хакыйкать булмаса, кешеләр бер-берсенә ышанмаячак. Алар бер-берсенә ышанмаса, дуслык җимерелә, җәмгыять таркала. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы дуслыкның хакыйкатькә нигезләнгән булуын тели. Инҗилдә болай диелә: «Аллаһыга... гыйбадәт кылучылар рух һәм хакыйкать буенча табынырга тиеш» (Яхъя 4:24). Изге Язмалардагы хакыйкать дини ялганны күрергә булыша. Анда шул ялганнан ничек азат булырга икәне аңлатыла. Моның турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы турындагы ялган тәгълиматлар» дигән журналны карагыз.

Ни өчен Аллаһы хакыйкатьне белүебезне тели

Аллаһы безнең мәңге яшәвебезне тели, ә моның өчен безгә аның турындагы хакыйкатьне белергә кирәк (1 Тимутигә 2:4). Аллаһының нормалары белән танышканнан соң алар буенча яшәсәгез, аның якын дусты булып китәрсез (Зәбур 15:1, 2). Аллаһы, кешеләргә хакыйкать белән танышырга булышыр өчен, Гайсәне җиргә җибәргән булган. Без Гайсә сөйләгән тәгълиматлар буенча яшәргә тиеш, моны Аллаһы тели (Маттай 17:5; Яхъя 18:37).

Аллаһы кайчан да булса ялганны юк итәрме?

Әйе, ул тиздән ялганны юк итәчәк. Аллаһы ялганны нәфрәт итә. Ялганны ташларга теләмәүче кешеләрне Аллаһы юк итәчәк (Зәбур 5:6). Алар юк ителгәндә Аллаһы мондый вәгъдәсен үтәячәк: «Хак сүзләр мәңге яшәр» (Гыйбрәтле сүзләр 12:19).

Хакыйкать һәм ялган турындагы Изге Язмалар шигырьләре

Яхъя 8:44: «[Иблис] — ялганчы һәм ялганның атасы».

Мәгънәсе. Беренче ялганны Иблис Шайтан әйткән булган һәм ул — бар ялганның төп чыганагы.

Гыйбрәтле сүзләр 12:22: «Ялган тел Йәһвә өчен җирәнгеч».

Мәгънәсе. Аллаһыны яратучылар, аңардан үрнәк алып, ялганны нәфрәт итәргә тиеш.

Яхъя 4:24: «[Аллаһыга] гыйбадәт кылучылар рух һәм хакыйкать буенча табынырга тиеш».

Мәгънәсе. Аллаһы гыйбадәт кылуыбыз аның турындагы хакыйкатькә нигезләнгән булуын тели.

Яхъя 8:32: «Хакыйкать сезне ирекле итәр».

Мәгънәсе. Гайсә сөйләгән тәгълиматлар наданлыктан, имеш-мимешләрдән, дини ялганнан һәм башкасыннан азат итә ала. «„Истина освободит вас“. Что это значит?» дигән мәкаләне карагыз.

1 Тимутигә 2:4: «[Аллаһы] һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели».

Мәгънәсе. Аллаһы, үзе турында хакыйкатьне өйрәнеп, котылуыбызны тели.

a Йәһвә – Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу