Сәяси тотрыксызлык — Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлеше
Бүген күп кенә илләр сәяси яктан тотрыксыз хәлдә. Андагы сәяси җитәкчеләр, закон чыгаручылар һәм башка чиновниклар, капма-каршы позициядә торганга, уртак фикергә килә алмый. Ә күп кенә гражданнар хөкүмәт законнарын хупламый, кайберләре хәтта үз ризасызлыгын агрессив рәвештә белдерә. Моның барысы хөкүмәтнең эш итүенә комачаулый.
Кушма Штатлар белән Бөекбританиядәге сәяси тотрыксызлык аеруча игътибарыбызга лаек. Ни өчен? Чөнки Изге Язмаларда бу ике союздаш илдә шундый тотрыксызлык булачагы алдан пәйгамбәрлек ителгән. Моннан тыш, бу китапта нәкъ шул вакытта Аллаһының күктәге Патшалыгы җир белән идарә итә башлаячак дип әйтелгән.
«Соңгы көннәрдәге» сәяси тотрыксызлык
Изге Язмаларның Даниял китабында бер гаҗәеп пәйгамбәрлек язылган. Аллаһы бу пәйгамбәргә «соңгы көннәрдә нәрсә буласын» һәм киләчәктә дөнья хәле тулысынча үзгәрәчәген ачкан (Даниял 2:28).
Бу пәйгамбәрлек Бабыл патшасы күргән төш аша бирелгән булган. Аллаһыдан бирелгән бу төштә патша гаять зур сынны күргән. Аның өлешләре төрле металлдан ясалган булган. Шунда биек таудан зур таш, кителеп төшеп, бу сынга бәрелеп, аны чәлпәрәмә китергән. Даниял пәйгамбәр аңлатканча, сынның өлешләре — бер-берсенә алмашка киләчәк дөнья державаларынa, ә зур таш Аллаһы Патшалыгын аңлата (Даниял 2:36—45).
Бу пәйгамбәрлек буенча, Аллаһы Патшалыгы, кеше хөкүмәтләрен юк итеп, үзе идарә итәчәк. Гайсә Мәсих, үз шәкертләрен: «Синең Патшалыгың килсен»,— дип дога кылырга өйрәткәндә, нәкъ бу Патшалыкны күздә тоткан да (Маттай 6:10).
Пәйгамбәрлектә сынның табаннары аның башка өлешләреннән аерылып тора — алар бербөтен металлдан түгел, ә «тимер катыш балчыктан» булган дип әйтелә (Даниял 2:33). Нәкъ шулай ук табаннар белән күрсәтелгән дөнья державасы да башка державалардан аерылып торырга тиеш булган. Даниял пәйгамбәрлегендә бу нечкәлек болай дип аңлатыла:
Бу сүзләрдән күренгәнчә, табаннар белән күрсәтелгән дөнья державасы сәяси яктан тотрыксыз булырга тиеш булган. Бу держава көчле булса да, үз халкының каршылыгы аркасында аның көче зәгыйфь булачак.
Даниял пәйгамбәрлегенең үтәлеше
Сынның табаннары Англо-Американы — бүгенге бөтендөнья державасын аңлата. Дөньяда барган вакыйгалар моны ничек раслый?
Сынның табаннары, «тимер катыш балчыктан» булганга, нык түгел (Даниял 2:42). Кушма Штатлар һәм Бөекбритания дә үз гражданнарының актив позициясе аркасында көчле түгел. Мәсәлән, бу илләрнең икесендә дә гражданнар сәяси һәм социаль сораулар буенча бүленгән. Кешеләр, үз хокукларын яклап чыгар өчен, протестларда катнаша һәм хәтта көч куллана. Халык сайлаган хакимият кешеләре төрле сораулар буенча бер фикергә килә алмый. Моның барысы нәтиҗәсендә, бу хөкүмәтләргә үз карарларын гамәлгә кертү җиңел түгел.
Даниял 2 нче бүлектә бүгенге хөкүмәтләрнең тотрыксыз хәле пәйгамбәрлек ителгән булган
Даниял пәйгамбәрлегенең бүтән нечкәлекләренә һәм аларның үтәлешенә игътибар итик.
Пәйгамбәрлек. «Патшалык бүленгән булачак... Шулай да аңарда берникадәр тимер катылыгы булачак» (Даниял 2:41).
Мәгънәсе. Англо-Америка державасында эчке оппозиция көчле булса да, бу держава барыбер хәрби яктан тимердәй нык булып кала. Шуңа күрә алар һаман да дөнья сәхнәсендә төп роль уйный.
Үтәлеш
Хәрби чыгымнарга иң күп акча сарыф иткән илләрнең исемлегендә Кушма Штатлар белән Бөекбритания иң беренче урыннарда тора. 2023 елда аларның уртак хәрби чыгымнары бу исемлектәге киләсе 12 илнең уртак хәрби чыгымнарыннан артыграк (Стокгольмдагы халыкара тынычлыкны тикшерү университеты).
«АКШ белән Британиянең хәрби хезмәттәшлек итүе... иң көчле, иң нык, иң алдынгы союзга китерде. [...] Без бергә хезмәттәшлек итәбез, бергә каршы торабыз, бергә көрәшәбез» (Бөекбританиянең Оборона министрлыгы, 2024 елның апрель ае).
Пәйгамбәрлек. «Аяк бармаклары яртылаш тимердән, яртылаш балчыктан булганга, бу патшалык яртылаш каты, яртылаш уалучан булачак» (Даниял 2:42).
Мәгънәсе. Кушма Штатлар белән Бөекбританиянең армиясе көчле булса да, анда демократик тәртип булганга, бу хөкүмәтләр теләгән бар нәрсәне эшли алмый. Күпчелек гражданнарның хуплавына ия булмыйча, алар үз ниятләрен көчкә-көчкә тормышка ашыра.
Үтәлеш
«Сәяси аналитиклар әйтүенчә, Америка хөкүмәтендәге бүленешләр аркасында дөнья сәхнәсендә аның йогынтысы кими бара. Ул дөньяда иминлек булдыруда да, сәүдә эшләрендә дә үзе теләгәнчә эш итә алмый» (Уолл-стрит джорнал).
«Британиядәге сәяси тетрәнүләр сәясәтчеләрнең игътибарын читкә юнәлтә. Нәтиҗәдә, хөкүмәт аппараты планлаштырган реформаларын тормышка ашыра алмый» (Хөкүмәт идарәсе институты).
Пәйгамбәрлек. «Болар [ягъни бу держава] гади халык белән аралаш булачак, һәм, тимер балчык белән кушылмаган кебек, алар да бер-берсе белән кушылмаячак» (Даниял 2:43, искәрмә).
Мәгънәсе. Демократия булганга, гади халык үз сүзен әйтә ала, ләкин барыбер чиновниклар да, халык та кабул ителгән карарлардан еш кына канәгатьсез кала.
Үтәлеш
«Бүген күпчелек американнар сәясәткә дә, сәясәтчеләргә дә тискәре карашта тора» («Пью» тикшеренүләр үзәге).
«Британиядә халыкның хөкүмәткә һәм сәясәтчеләргә ышанычы шулкадәр түбән төште ки, андый хәл хәтта соңгы 50 ел дәвамында булмаган» (Иҗтимагый тикшеренүләр милли үзәге).
Даниял пәйгамбәрлеге киләчәктә ничек үтәләчәк?
Даниял пәйгамбәрлеге буенча, Аллаһы Патшалыгы җирдәге хөкүмәтләрне юк итәчәк; ул вакытта нәкъ Англо-Америка бөтендөнья державасы булачак (Даниял 2:44).
Ачылыш китабында шул ук вакытка кагылышлы бүтән бер пәйгамбәрлек язылган. Бу пәйгамбәрлектә «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә» «бөтен җир патшалары» Йәһвәb Аллаһыга каршы чыгачак дип әйтелә. «Армагеддон» дип аталган бу сугышта Йәһвә бар хөкүмәтләрне юк итәчәк (Ачылыш 16:14, 16; 19:19—21). Шулай итеп, Даниял пәйгамбәрлегендә искә алынган бар державаларның эзе дә калмаячак.
Күбрәк белер өчен, «Армагеддон сугышы. Нәрсә ул?» дигән мәкаләне укыгыз.
Даниял пәйгамбәрлеген белү безгә нинди файда китерә?
Изге Язмаларда Кушма Штатлар белән Бөекбританиядәге сәяси тотрыксызлык турында төгәл итеп алдан әйтелгән булган. Бу пәйгамбәрлекне белү сезгә дөньядагы вакыйгаларга дөрес караш сакларга булыша ала.
Гайсә Мәсих үз шәкертләренә сәяси сорауларда бер якка да басмаска кушкан (Яхъя 17:16). Ул шулай ук, Аллаһы билгеләгән Патша буларак: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дип әйткән (Яхъя 18:36). Даниял пәйгамбәрлеген белү Гайсәнең сүзләрен аңларга булыша.
Бу пәйгамбәрлек Аллаһы Патшалыгы җирдә идарә итә башлаячак һәм җирне оҗмахка әйләндерәчәк вакыт бик якын икәнен күрсәтә (Ачылыш 21:3, 4). Бу безне бик рухландыра.
Даниял пәйгамбәрлеге бер-берсе белән көрәшкән державалар җирне юк итә алмаячагын күрсәтә. Моны аңлау киләчәккә ышаныч белән карарга булыша (Зәбур 37:11, 29).
Даниял пәйгамбәрлегеннән күренгәнчә, зур сынның табаннары белән күрсәтелгән бөтендөнья державасы, ягъни Англо-Америка, соңгы держава булачак. Аннан соң күктәге камил хөкүмәт — Аллаһы Патшалыгы җир белән идарә итә башлаячак!
Аллаһы Патшалыгы җир өчен нәрсә башкарачагын белергә теләсәгез, «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеороликны карагыз.
a «Даниял пәйгамбәрлегендә нинди державалар сурәтләнгән?» дигән рамканы карагыз.
b Йәһвә — Аллаһының исеме ул (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.