Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 25 мәкалә
  • Тыныч тормыш кем китерәчәк?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тыныч тормыш кем китерәчәк?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 25 мәкалә
Төрле милләт кешеләре

Тыныч тормыш кем китерәчәк?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Җиргә тынычлык кешеләр үзләре түгел, ә Аллаһы Патшалыгы китерәчәк. Аллаһы Патшалыгы — Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге күктәге хөкүмәт. Изге Язмаларда бу гаҗәеп өмет турында мондый хәбәр язылган:

  1. Аллаһы җир йөзендә үзе «хуплаган кешеләргә иминлек» вәгъдә итә. «Җир читеннән барлык сугышларны туктатып», ул үз вәгъдәсен үтәячәк. (Лүк 2:14; Мәдхия 45:10).

  2. Аллаһы Патшалыгы бөтен җир йөзе өстеннән идарә итәчәк (Данил 7:14). Бөтен дөнья белән идарә итүче хөкүмәт буларак, ул күп кенә бәрелешләргә китереп торучы милләтчелекне юк итәчәк.

  3. Аллаһы Патшалыгының идарәчесе Гайсә Мәсих Тынычлык Мирзасы дип атала. Аның ярдәмендә «тынычлык мәңге булачак» (Ишагыйя 9:6, 7).

  4. Аллаһы җәбер-золым яратучы һәркемне «нәфрәт итә», шуңа күрә сугышырга яратучы кешеләргә Патшалык идарә иткәндә яшәргә рөхсәт ителмәячәк (Мәдхия 10:5; Гыйбрәтле сүзләр 2:22).

  5. Аллаһы үз хезмәтчеләрен тыныч-тату яшәргә өйрәтә. Моның нәтиҗәсе турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Алар кылычларыннан — төрәннәр, сөңгеләрдән бакча пычакларын чүкеп ясаячак. Халык халыкка каршы кылыч күтәрмәячәк һәм сугышырга башка өйрәнмәячәк» (Ишагыйя 2:3, 4).

Бөтен җир йөзендә яшәүче миллионлаган Йәһвә Шаһите Аллаһыдан тыныч-тату яшәргә өйрәнә (Маттай 5:9). Без төрле милләт кешеләре булсак та, һәм 230 дан артык илдә һәм территориядә яшәсәк тә, башка кешегә каршы сугышыр өчен кулыбызга сугыш коралы алмаячакбыз.

Йәһвә Шаһитләре инде бүген тыныч-тату яшәргә өйрәнә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу