Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 33 мәкалә
  • Хроник авыру. Изге Язмалар булыша аламы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хроник авыру. Изге Язмалар булыша аламы?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Без ярдәмсез түгел
    Уяныгыз! 2020
  • Изге Язмалар өмет бирә
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Изге Язмалар өмет бирә
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны өйрәнүгә кереш дәресләр
  • Тормыш иптәшегез каты авырганда нәрсә эшләргә?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 33 мәкалә

Хроник авыру. Изге Язмалар булыша аламы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Әйе. Аллаһы үзенең авыручы хезмәтчеләре турында кайгырта. Бер тугры хезмәтче турында Изге Язмаларда: «Чирләп яткан урында Ходай аңа ял бирер; чирләп яткан урынында аны савыктырыр»,— дип әйтелә (Мәдхия 40:4). Берәр хроник авырудан интегеп яшәсәгез, монда китерелгән өч киңәш сезгә булышыр:

  1. Аллаһыга көч сорап дога кылыгыз. Бу сезгә «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы» бирәчәк, ә бу, үз чиратында, авырлыкка бирешмичә яшәргә булышачак (Филипиялеләргә 4:6, 7).

  2. Уңай караш саклагыз. Изге Язмаларда: «Шат-хозур күңел — тәнгә сихәт; ә сагышлы йөрәк сөякләрне корыта»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 17:22). Юмор хисен саклагыз, чөнки бу авыр вакытларга ямь дә өстәп җибәрә һәм сәламәтлек өчен дә файдалы.

  3. Аллаһы вәгъдәләренең үтәлешенә өметләнеп яшә. Өмет, авыруга карамастан, шатланып яшәргә булыша ала (Римлыларга 12:12). Изге Язмаларда «җирдә яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» вакыт турында алдан әйтелгән булган (Ишагыйя 33:24). Шул вакытта Аллаһы бүгенге көннәрдә дәвалап булмаган авыруларны дәвалаячак. Мәсәлән, Изге Язмаларда карт кешеләр кабат яшь һәм сәламәт булачак дип әйтелә: «Тәне яшь чагыннан да сәламәтрәк булсын, ул куәтле яшьлек көннәренә кайтсын» (Әюб 33:25).

Искәрмә. Йәһвә Шаһитләре Аллаһының ярдәм итәчәген белсә дә, дәваланыр өчен табибларга мөрәҗәгать итә (Марк 2:17). Шулай да без дәвалауның берәр төрен яклап чыкмыйбыз һәм һәр кеше дәвалауның төрен үзе сайларга тиеш дип саныйбыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу