Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 40 мәкалә
  • Изге Язмаларны аңлар өчен нәрсә эшләргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмаларны аңлар өчен нәрсә эшләргә?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Сез Изге Язмаларны аңларга теләр идегезме?
    Уяныгыз! 2017
  • «Күкләр Патшалыгының ачкычлары» нинди алар?
    Рухи сорауларга җавап
  • Изге Язмаларны аңларга нәрсә ярдәм итәчәк?
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Сез Изге Язмаларны яхшырак белергә теләр идегезме?
    Сез Изге Язмаларны яхшырак белергә теләр идегезме?
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 40 мәкалә
Хатын-кыз Изге Язмаларны укый.

Изге Язмаларны аңлар өчен нәрсә эшләргә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмаларны аңларга булыша торган киңәшләр ул китапның үзендә бар. Кешенең чыгышына карамастан, Изге Язмалардагы Аллаһы тарафыннан иңдерелгән хәбәр «бик авыр да, ирешмәслек тә түгел» (Канун 30:11).

Изге Язмаларны аңлар өчен киңәшләр

  1. Дөрес караш саклап өйрәнегез. Изге Язмалар Аллаһы Сүзе икәнен исегездә тотыгыз. Аллаһы горур кешеләрне хупламый, шуңа күрә басынкы булыгыз (1 Тисалуникәлеләргә 2:13; Ягъкуб 4:6). Әмма «сукыр иманлы» булмагыз: Аллаһы безгә «акылыбызны кулланырга» куша (Римлыларга 12:1, 2).

  2. Акыл сорап дога кылыгыз. «Үзеңнең аңлау сәләтеңә таянма»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 3:5). Безгә Изге Язмаларны аңлар өчен Аллаһыдан акыл сорарга кирәк (Ягъкуб 1:5).

  3. Регуляр рәвештә өйрән. Бер утыруда барысын карап чыгарга тырышмагыз. Өйрәнүегез регуляр рәвештә үткәрелсә, күбрәк файда алырсыз (Йошуа 1:8).

  4. Темалар буенча өйрәнегез. Изге Язмаларның тәгълиматлары белән яхшырак танышыр өчен аны темалар буенча өйрәнегез: Изге Язмаларда берәр тема буенча әйтелгәнне карап чыгыгыз. «Башлангыч тәгълиматлар»дан башлагыз һәм җитдирәкләренә күчегез (Еврейләргә 6:1, 2). Сез бер өзекне башкасы белән чагыштырырга өйрәнерсез һәм Изге Язмаларның төрле өлешләре бер-берсен, хәтта «аңлавы авыр» булган урыннарны, аңлата икәнен күрерсез (2 Петер 3:16).

  5. Ярдәмне кабул итегез. Изге Язмаларны аңлаучы кешеләрнең ярдәмен кабул итегез, чөнки бу китап үзе безне шулай эшләргә өнди (Рәсүлләр 8:30, 31). Йәһвә Шаһитләренең Изге Язмаларны өйрәнер өчен бушлай махсус программасы бар. Алар беренче гасыр мәсихчеләреннән үрнәк алып өйрәтә һәм кешеләргә Изге Язмаларның хак тәгълиматларын аңларга булыша (Рәсүлләр 17:2, 3).

Аңлар өчен нәрсә кирәкми?

  1. Югары интеллект я югары белем. Гайсәнең 12 рәсүле Изге Язмаларны аңлаган һәм башкаларны да өйрәтә алган. Шул ук вакыт алар, кайбер кешеләр әйткәнчә, «белемсез, гап-гади кешеләр булган» (Рәсүлләр 4:13).

  2. Акча. Изге Язмаларның тәгълиматлары белән бушлай танышып була. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез» (Маттай 10:8).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу