Иблис чынында бармы?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Әйе, Иблис чыннан да бар. Ул — «бу дөньяның идарәчесе», Аллаһыга каршы чыккан һәм явыз булып киткән рухи шәхес (Яхъя 14:30; Эфеслеләргә 6:11, 12). Изге Язмаларда Иблис турында хакыйкать язылган. Анда Иблис болай итеп сурәтләнә:
Шайтан, ягъни «дошман» (Әюп 1:6).
Иблис, ягъни «яла ягучы» (Ачылыш 12:9).
Елан, Изге Язмалардагы контекст буенча, «алдакчы» дигән мәгънә йөртә (2 Көринтлеләргә 11:3).
«Вәсвәсәче» (Маттай 4:3).
«Ялганчы» (Яхъя 8:44).
Иблис явыз сыйфат кына булып тормый
Кайберәүләр Шайтан Иблис — кешеләрдә булган явызлык кына дип уйлый. Ләкин Изге Язмаларда Аллаһы Шайтан белән сөйләшкән диелә. Аллаһы камил һәм аңарда явызлык юк, шуңа күрә ул үзендә булган явызлык белән берничек тә сөйләшә алмаган (Канун 32:4; Әюп 2:1—6). Шулай да Шайтан гөнаһсыз Гайсәне вәсвәсәләгән (Маттай 4:8—10; 1 Яхъя 3:5). Шулай итеп, Изге Язмалар шуны күрсәтә: Иблис явыз сыйфат кына булып тормый, ул — реаль шәхес.
Күпләр Иблиснең барлыгына ышанмый. Бу безне гаҗәпләндерергә тиешме? Юк, чөнки Изге Язмаларда Шайтан үз максатларына ирешер өчен ялганны куллана дип әйтелә (2 Тисалуникәлеләргә 2:9, 10). Иблиснең мәкерле алымнарының берсе — кешеләр аның барлыгына ышанмасын өчен, аларның күзләрен сукырайту (2 Көринтлеләргә 4:4).
Иблис турында ялгыш карашлар
Ялгыш караш. Люцифер — Иблиснең башка бер исеме.
Факт. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә «Люцифер» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «балкып торучы» дигән мәгънә йөртә (Ишагыя 14:12). Контексттан күренгәнчә, бу сүз Аллаһы басынкыландырган тәкәббер Бабыл патшаларына карата кулланыла (Ишагыя 14:4, 13—20). Изге Язмаларда «балкып торучы» дигән сүзләр Бабыл патшаларыннан мыскыллап көләр өчен кулланыла.
Ялгыш караш. Иблис Аллаһыга кешеләрне хөкем итәргә ярдәм итә.
Факт. Иблис — Аллаһының хезмәтчесе түгел, ул аның дошманы. Шайтан Иблис Аллаһыга хезмәт иткән кешеләргә каршы чыга һәм аларны нахакка гаепли (1 Петер 5:8; Ачылыш 12:10).