Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwfq 23 мәкалә
  • Ни өчен Йәһвә Шаһитләре сугышта катнашмый?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен Йәһвә Шаһитләре сугышта катнашмый?
  • Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җәмәгать эшләрендә катнашуыбыз
  • «Алар... дөньядан түгел»
    Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз
  • Сугышлар
    Уяныгыз! 2017
  • Соңгы көннәрдә мәсихчеләр битарафлыгы
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Кемне тыңларга икәнен ничек белергә?
    Бөек Остаздан өйрән
Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
ijwfq 23 мәкалә
Маскировка кигән солдатлар сугышта мылтыктан ата.

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре сугышта катнашмый?

Йәһвә Шаһитләре аста китерелгән сәбәпләр нигезендә сугышта катнашмый:

  1. Без Аллаһыга тыңлаучан. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы хезмәтчеләре «үз кылычларын яңадан чүкеп төрәннәр... ясаячаклар» һәм «сугышырга башка өйрәнмәячәкләр» (Ишагыйя 2:4).

  2. Без Гайсә пәйгамбәргә тыңлаучан. Гайсә пәйгамбәр рәсүл Петергә болай дип әйткән булган: «Кылычыңны үз урынына кайтар, чөнки кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр» (Маттай 26:52). Шулай итеп Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләренең хәрби коралларны кулланмаячакларын күрсәткән.

    Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләре турында алар «дөньядан түгел» дип әйткән, шуңа күрә алар сәяси эшләрдә нейтралитет саклый (Яхъя 17:16). Алар сугышларга һәм хәрби хезмәт башкарган кешеләргә каршы чыкмый.

  3. Без башкаларны яратабыз. Гайсә пәйгамбәр үз шәкертләренә «бер-берегезне яратыгыз» дигән (Яхъя 13:34, 35). Шулай итеп, алар халыкара кардәшлек булырга тиеш, һәм аларның берсе дә үз кардәшенә каршы сугышырга тиеш түгел (1 Яхъя 3:10—12).

  4. Без беренче мәсихчеләрнең үрнәгенә иярәбез. Бер хезмәттә әйтелгәнчә, «Гайсәнең беренче шәкертләре сугышта катнашмаган һәм хәрби хезмәткә бармаган», чөнки алар андый эшләрнең «Гайсәнең ярату турында өйрәтүләренә һәм дошманнарны яратырга әмеренә» каршы килгәнен аңлаган («Encyclopedia of Religion and War»). Шулай ук немец теологы Петер Майнхольд Гайсә пәйгамбәрнең шәкертләре турында болай дигән: «Кеше мәсихче дә һәм шул ук вакыт солдат та була алмый дип саналган».

Җәмәгать эшләрендә катнашуыбыз

Йәһвә Шаһитләре җәмгыятькә файда китерә һәм яшәгән илләрендә һичкемнең иминлегенә куркыныч тудырмый. Без хөкүмәтләрне хөрмәт итәбез, чөнки Изге Язмаларда мондый әмерләр язылган:

  • «Өстен торучы хакимлеккә һәр җан буйсынсын» (Римлыларга 13:1).

  • «Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез» (Маттай 22:21).

Шулай итеп, без законнарны үтибез, салымнар түлибез һәм җәмгыять файдасына хөкүмәт белән хезмәттәшлек итәбез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу