ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Мин тышкы күренешем турында чиктән тыш борчылмыйммы?
Тест. Мин чиктән тыш борчылмыйммы?
Хисләреңне иң яхшы итеп нинди җөмлә сурәтли?
Тышкы күренешем миңа беркайчан да ошамый.
Тышкы күренешем миңа кайвакыт ошый.
Мин тышкы күренешем белән һәрвакыт канәгать.
Аеруча нәрсәне үзгәртәсең килә?
Буемны
Авырлыгымны
Фигурымны
Чәчләремне
Йөземнең төсен
Мускулларымны
Башкасын
Бу җөмләне тәмамла:
Мин аеруча...
үлчәүгә басканда күңелсезләнәм.
көзгегә караганда күңелсезләнәм.
үземне башкалар белән (дуслар, модельләр, актерлар белән) чагыштырганда күңелсезләнәм.
Бу җөмләне тәмамла:
Мин үлчәүгә...
һәр көн басам.
һәр атна басам.
кайвакыт атнасына бер дә басмыйм.
Синең хисләреңне нинди сүзләр чагылдыра?
Тышкы күренешем миңа ошамый. Мәсәлән: «Көзгегә караганда мин май баскан бер җирәнгеч кешене күрәм. Ябыгыр өчен мин хәтта ач килеш йөрдем» (Серена).
Тышкы күренешем мине һич тә борчымый. Мәсәлән: «Күп кешеләргә үзләрендә берәр нәрсә булса да ошамый. Кайбер якларны нинди бар шундый итеп кабул итәргә кирәк. Үзгәртә алмаган якларың турында кайгырып йөрү акылсыз булыр иде» (Натанья).
Изге Язмалар мондый киңәш бирә: «Үзегез хакында кирәгеннән артык уйламагыз» (Римлыларга 12:3). Үз-үзең турында ниндидер дәрәҗәдә кайгыртып тору урынлы, хәтта кирәк тә. Шуңа күрә син, мәсәлән, тешләреңне чистартасың һәм гигиена кагыйдәләрен үтисең.
Ләкин синең еш кына үз тышкы күренешең аркасында күңелең кырылып торса һәм моның турында чиктән тыш борчылып йөри башласаң, үзеңә мондый сорау бир:
«Ни өчен миңа тышкы күренешем ошамый?»
Моңа берничә сәбәп булырга мөмкин. Шул исәптән мондый сәбәпләр:
Масса-күләм мәгълүмат чаралары. «Бүген яшьләргә һәр яктан һөҗүм итәләр. Имеш син зифа буйлы һәм иртәдән кичкә кадәр күз алмаслык чибәр булырга тиеш. Нәтиҗәдә, берәр җирең кимчелекле кебек күренсә, син үзеңне инде нәфрәт итә башлыйсың!» (Келли).
Әти-әни карашы. «Кызның әнисе үз тышкы күренеше турында чиктән тыш борчылып торса, кызы да үзен шулай тота башлый. Ә егетнең әтисе шундый булса, егет үзе дә шулай ук кылана башлый» (Рита).
Үз-үзеңне бәяләп бетермәү. «Тышкы күренеше турында чиктән тыш борчылып йөргән кеше һәрвакыт башкаларның комплиментларына мохтаҗ. Андый кешеләрдән арып бетәсең!» (Жанна).
Бәлки, син үзеңә мондый сорау бирәсеңдер:
«Тышкы күренешемдә берәр нәрсәне үзгәртәсе юк микән?»
Яшьтәшләреңнең сүзләренә игътибар ит.
«Үзеңә ошамый торган берәр ягың һәрвакыт булачак. Аны үзгәртеп тора башласаң, арып бетәрсең. Шуңа аны үзгәртеп торма. Шулай эшләсәң, башкалар андый якларыңа әзрәк игътибар итәр» (Рори).
![]()
«Сәламәт булыр өчен көч куй. Сәламәт кеше — иң яхшы тышкы күренеш. Берәрсе тышкы күренешеңне генә кадерләсә, әмма сине кеше буларак кадерләмәсә, ул синең дустың була алмый» (Оливия).
Нәтиҗә. Тышкы күренешең яхшы булсын өчен көчеңнән килгәнне эшлә. Калганы турында борчылма. Үз тышкы күренешең турында чиктән тыш борчылу хәтта куркыныч та булырга мөмкин. («Юлия очрагы»н укы.)
Шуны да онытма: үзеңә акыллы караш белән карау үзеңне нинди бар шундый итеп күрергә булышачак. Эрин исемле бер кыз шулай эшләгән дә. Ул болай ди: «Әлбәттә, кайбер якларым миңа ошап бетми, ләкин мин шуны аңладым: мин шул якларга игътибар итеп торсам гына, үземне начар хис итәм. Мин физик күнегүләр ясарга, файдалы ризык ашарга тырышам. Калганы үзеннән-үзе яхшыра бара».
Иң яхшы үзгәреш!
Тышкы күренешеңә акыллы караш белән карарга өйрәнсәң, үзеңне яхшырак хис итәрсең, син хәтта тышкы яктан яхшырырсың. Сиңа Изге Язмалар булыша ала. Анда мондый киңәшләр бирелә:
Канәгать бул. «Күз күргән нәрсәләргә куану хыялларга бирелүдән яхшырак. Бу да буш нәрсә һәм җил куу гына» (Вәгазьче 6:9).
Физик күнегүләргә акыллы караш белән кара. «Тән өчен күнегүләрнең файдасы аз» (1 Тимутигә 4:8).
Эчке матурлык мөһимрәк. «Кеше — күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә» (1 Ишмуил 16:7).
![]()
«Кеше йөзе аның үзен ничек хис иткәнен күрсәтә. Кеше канәгать булса, башкалар моны шунда ук күреп ала һәм аңа тартыла башлыйлар» (Сара).
![]()
«Чибәр кешегә шунда ук игътибар итәсең. Әмма хәтереңдә аның эчке дөньясы, яхшы сыйфатлары уелып кала» (Филисия).
Шулай ук Гыйбрәтле сүзләр 11:22; Көләсәйлеләргә 3:10, 12 һәм 1 Петер 3:3, 4 кара.