Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 64 мәкалә
  • Без сурәтләргә табынырга тиешме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Без сурәтләргә табынырга тиешме?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Сурәтләргә я сыннарга табыну. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Төрле темалар
  • Аллаһы хуплаган гыйбадәт
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 64 мәкалә

Без сурәтләргә табынырга тиешме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Юк, без моны эшләргә тиеш түгел. Аллаһы Исраил халкына биргән кануннар турында католикларның бер энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «Изге Язмаларның төрле өземтәләреннән шунысы күренә: Аллаһыга чын гыйбадәттә сурәтләргә табынмаганнар» («New Catholic Encyclopedia»). Изге Язмалардагы кайбер шигырьләрне карап чыгыйк:

  • «Үзегезгә өстә — күктә, җирдә һәм аста — суда булган нәрсәләрнең сурәтләреннән потлар ясамагыз. Потларга баш имәгез һәм табынмагыз, чөнки Мин — Раббы Аллагыз, башка илаһларга түзеп тормам [җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итүче Аллаһы ЯД]» (Чыгыш 20:4, 5). Аллаһы «җан-тән белән бирелгәнлекне» таләп итә икән, ул безнең скульптурага, сәнгать рәсемнәргә шул исәптән иконаларга һәм төрле потларга табынуыбызны хупламый.

  • «Мин үз данымны... ясалган сурәтләргә бирмәячәкмен» (Ишагыя 42:8). Аллаһы үзенә сурәтләр аша табынуны хупламый. Кайбер исраиллеләр Аллаһыга табыныр өчен үгез бозау сынын коеп ясагач, Аллаһы бу халык «бозылды» дигән (Чыгыш 32:7—9).

  • «Аллаһы ул алтын, көмеш яки таштан ясалган берәр нәрсәгә яки кеше осталыгы белән һәм кеше уйлаганча ясалган сынга охшаш дип уйламыйк» (Рәсүлләр 17:29). Ялган илаһларга табынуда гадәттә «кеше осталыгы белән һәм кеше уйлаганча ясалган сын» кулланыла. Без, мәсихчеләр буларак, Изге Язмалар кушканча «күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, ә иман белән» йөрергә тиеш (2 Көринтлеләргә 5:7).

  • «Үзегезне потлардан саклагыз» (1 Яхъя 5:21). Изге Язмалар Аллаһы иконалар яисә башка сурәтләр ярдәмендә табынуны хуплый дигән мифны фаш итә. Моны Аллаһы исраиллеләргә һәм мәсихчеләргә биргән әмерләр раслый.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу