Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 72 мәкалә
  • Ачылыш китабы. Анда нәрсә турында әйтелә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ачылыш китабы. Анда нәрсә турында әйтелә?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Ачылыш 21:1: «Яңа күк һәм яңа җир»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Ачылыш китабына кереш сүз
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Җирдә кабат Оҗмах!
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Ачылыш китабы һәм син
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 72 мәкалә
Бер кеше Ачылыш китабын укый. Ерткычны һәм Апокалипсис җайдакларын күз алдына китерә

Ачылыш китабы. Анда нәрсә турында әйтелә?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмаларның Ачылыш дип аталган китабы грек телендә апока́липсис дип атала. Бу сүз «ачылыш» дип тәрҗемә ителә. Бу исем Ачылыш китабының исеменә туры килә, чөнки бу китапта башта яшерен булган нәрсәләр ачыклана һәм гасырлар узгач булачак вакыйгалар бәян ителә. Бу китаптагы күп кенә вакыйгаларның әле үтәләсе бар.

Эчтәлеге

  • Кереш сүз (Ачылыш 1:1—9)

  • Гайсәнең 7 җыелышка хәбәре (Ачылыш 1:10—3:22)

  • Аллаһы күктә үз тәхетендә күрсәтелә (Ачылыш 4:1—11)

  • Бер-берсен алмаштырып баручы бер-берсе белән бәйле күренешләр:

    • Җиде мөһер (Ачылыш 5:1—8:6)

    • Җиде быргы, соңгы өчесе өч кайгы турында хәбәр итә (Ачылыш 8:7—14:20)

    • Җиде касә. Һәрберсе Аллаһы хөкемен символлаштырган бәла-каза белән тулы; һәр касәне җиргә түгәләр (Ачылыш 15:1—16:21)

    • Аллаһы дошманнары юк ителә (Ачылыш 17:1—20:10)

    • Күк белән җирнең булачак фатихалары күрсәтелә (Ачылыш 20:11—22:5)

  • Йомгаклау (Ачылыш 22:6—21)

Ачылыш китабын аңлар өчен кайбер мәгълүмат

  1. Бу китаптагы хәбәр Аллаһы хезмәтчеләренә курку салмый, ә өмет бирә. Күп кенә кеше «апокалипсис» дигән сүзне ниндидер зур бәла-каза белән бәйләп кулланса да, бу китапның башында һәм ахырында аны укучы, аңлаучы һәм анда әйтелгәнне кулланучы бәхетле булачак дип әйтелә (Ачылыш 1:3; 22:7).

  2. Бу китапта күп кенә нәрсә символ аша сурәтләнгән, шуңа күрә бу китаптагы сүзләрне туры мәгънәдә аңлау дөрес булмас иде (Ачылыш 1:1).

  3. Күп кенә төп персонажлар, төшенчәләр һәм символлар Изге Язмалар китабының башка өлешләрендә дә кулланыла:

    • Йәһвә — күкләрдәге «хак Аллаһы» һәм бар нәрсәнең Барлыкка Китерүчесе (Канун 4:39; Зәбур 103:19; Ачылыш 4:11; 15:3).

    • Гайсә Мәсих — «Аллаһы Бәрәне» (Яхъя 1:29; Ачылыш 5:6; 14:1).

    • Шайтан Иблис — Аллаһының дошманы (Яратылыш 3:14, 15; Яхъя 8:44; Ачылыш 12:9).

    • Бөек Бабыл — борынгы Бабыл (Вавилон) шәһәре кебек Йәһвә Аллаһыга, аның халкына каршы чыгучы һәм дини ялганның чыганагы (Яратылыш 11:2—9; Ишагыйя 13:1, 11; Ачылыш 17:4—6; 18:4, 20).

    • «Диңгез» — Аллаһыга каршы торучы явыз кешелек (Ишагыйя 57:20; Ачылыш 13:1; 21:1).

    • Аллаһыга борынгы заманда гыйбадәт кылуда кулланылган чатырның үзенчәлекләре бар: мәсәлән, килешү сандыгы, пыяла диңгез (юыныр өчен чан), яктырткычлар, фимиам яндыру, корбан китерү урыны (Чыгыш 25:10, 17, 18; 40:24—32; Ачылыш 4:5, 6; 5:8; 8:3; 11:19).

    • Ерткычлар — кеше хөкүмәтләренең символлары (Данил 7:1—8, 17—26; Ачылыш 13:2, 11; 17:3).

    • Бу китаптагы саннар символик мәгънәгә ия (Ачылыш 1:20; 8:13; 13:18; 21:16).

  4. Китаптагы күренешләр «Хуҗабыз көнендә» үтәлә. Бу көн 1914 елда башланган. Ул вакытта Аллаһы Патшалыгы урнаштырылган һәм Гайсә Патша булып утырган (Ачылыш 1:10). Шуңа күрә Ачылыш китабында әйтелгәннең барысы безнең көннәрдә үтәлә дип әйтү дөрес булыр.

  5. Ачылыш китабын аңлар өчен Аллаһыдан килүче зирәклек һәм ул китапны аңлаучы кешеләрнең ярдәме кирәк. Бу шулай ук Изге Язмаларның башка китапларын да аңлар өчен кирәк (Рәсүлләр 8:26—39; Ягъкуб 1:5).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу