Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 74 мәкалә
  • 666 саны нәрсә аңлата?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 666 саны нәрсә аңлата?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Ачылыш китабының 13 нчы бүлегендәге 7 башлы ерткыч нәрсәнең символы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Ачылышта сурәтләнгән дошманнар кемнәр алар һәм аларны нәрсә көтә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Куркыныч ерткычлардан курыкмагыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 74 мәкалә
Җиде башлы һәм ун мөгезле ерткыч. Аның саны, ягъни исеме — 666.

Изге Язмалардагы 666 саны нәрсә аңлата?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге Язмаларның соңгы китабы буенча, 666 — җиде башлы һәм ун мөгезле диңгездән чыгучы ерткычның саны, ягъни исеме (Ачылыш 13:1, 17, 18). Бу ерткыч — бөтендөнья сәяси системаның символы. Шул сәяси система «һәр кабилә, халык, тел һәм милләт өстеннән хакимлек» итә (Ачылыш 13:7). 666 дигән исем шуны күрсәтә: Аллаһы сәяси системаны файдасыз дип саный. Ни өчен андый нәтиҗә ясап була?

Бу сан билге генә түгел. Аллаһы биргән исемнәр тирән мәгънәгә ия. Мәсәлән, Аллаһы Ибрамны («бөек ата») Ибраһим («күпләрнең атасы») дип үзгәрткән булган һәм аны «күп халыклар атасы итәчәкмен» дигән вәгъдә биргән булган (Яратылыш 17:5, искәрмәләр). Аллаһы ерткычка 666 дигән исем биргән һәм аның исеме бу ерткычның үзенчәлекләренә басым ясый.

6 саны — камилсезлек билгесе. Изге Язмалардагы саннар еш кына символик мәгънәгә ия. 7 саны, гадәттә, тулылык һәм камил булуның символы булып тора. Ә 6 саны — җидедән бер санга кимрәк сан — тулы булмаган берәр нәрсәне яки Аллаһы каршында камил булмаганны аңлатырга мөмкин. Бу санның берәр ничек Аллаһының дошманнары белән дә бәйле булуы бар (1 Елъязма 20:6; Даниял 3:1).

Басым ясар өчен, 6 саны өч тапкыр кабатлана. Изге Язмаларда кайбер нәрсәләр ассызыкланыр өчен өч тапкыр кабатлана (Ачылыш 4:8; 8:13). Шуңа күрә 666 саны шуңа басым ясый: Аллаһы кешелекнең сәяси структураларын файдасыз дип саный. Алар тынычлык һәм иминлек урнаштырырга һич тә сәләтле түгел. Аллаһы Патшалыгы гына чын тынычлык һәм иминлек урнаштыра ала.

Ерткыч тамгасы

Кешеләр «гаҗәпкә калып» ерткычка иярә, һәм асылда аңа табыналар дип әйтеп була, шул мәгънәдә алар үзләренә «ерткыч тамгасын» ала дип әйтелә Изге Язмаларда (Ачылыш 13:3, 4; 16:2). Алар үз илләрен, аның символларын һәм милли куәтен илаһка тиң күрәләр. Бер энциклопедиядә: «Милләтчелек хәзерге дөньяда диннең өстенлек итүче формасы булып китте»,— дип әйтелә («Энциклопедия религии»).

Нинди мәгънәдә кешеләрнең «уң кулларына яки маңгайларына тамга салына»? (Ачылыш 13:16). Бер мисалга игътибар итик. Аллаһы Исраил халкына бирелгән үз әмерләре турында болай дип әйткән булган: «Аларны кулыгызга искә төшерүләрне бәйләгәндәй бәйләгез, һәм алар маңгаегызда тасма сыман булсын» (Канун 11:18). Бу сүзләр исраиллеләр туры мәгънәдә үз кулларына һәм маңгайларына нәрсәдер бәйләргә тиеш дигәнне түгел, ә уйларында һәм эшләрендә Аллаһы әмерләре буенча эш итәргә тиеш дигәнне аңлаткан. Нәкъ шулай ук 666 саны да, кеше тәнендәге ниндидер билге түгел. Бу символик сан үз тормышлары белән шушы сәяси системага идарә итәргә рөхсәт иткән кешеләргә куелган. Ерткыч тамгасын кабул итүчеләр Аллаһыга буйсынмау юлын сайлаган (Ачылыш 14:9, 10; 19:19—21).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу