Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 87 мәкалә
  • Кем ул антихрист?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кем ул антихрист?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • «Мәсих дошманнары» яки антихристлар нәрсә белән аерылып тора?
  • Мәсих дошманы кем ул?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Мәсих дошманы
    Сүзлек
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 87 мәкалә
Вәгазь сөйләүче вәгазь укый

Кем ул антихрист?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Антихрист — бу берәр аерым кеше, кешеләр төркеме яки оешма гына түгел. Изге Язмаларда «күп кенә Мәсих дошманнары бар» диелә (1 Яхъя 2:18). «Антихрист» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «Мәсихкә каршы (Мәсих урынына)» дигәнне аңлата һәм мондый кешеләргә кагыла:

  • Гайсәне Мәсих я Аллаһы Улы танудан баш тарткан кешеләр (1 Яхъя 2:22);

  • Аллаһының Майланган Затына — Мәсихкә каршылык күрсәткән кешеләр (Мәдхия 2:1, 2; Лүк 11:23);

  • үзләрен Мәсих дип атаган кешеләр (Маттай 24:24);

  • Мәсих шәкертләрен эзәрлекләгән кешеләр, чөнки Гайсә үз шәкертләренә каршы эшләгәнне үзенә каршы эшләгән дип саный (Рәсүлләр 9:5);

  • үзен мәсихче дип атаган, әмма җинаятьче һәм алдаучы булып калган кешеләр (Маттай 7:22, 23; 2 Көринтлеләргә 11:13).

Изге Язмаларда «антихрист» дигән сүз аерым шәхесләрне генә түгел, ә кешеләр төркемен дә аңлата ала (2 Яхъя 7). Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, беренче тапкыр антихрист рәсүлләр заманында барлыкка килгән һәм бүген дә бар (1 Яхъя 4:3).

«Мәсих дошманнары» яки антихристлар нәрсә белән аерылып тора?

  • Алар Гайсә турында ялган тәгълиматларны тарата (Маттай 24:9, 11). Мәсәлән, Троица тәгълиматына яисә Гайсә — Чиксез Кодрәтле Аллаһы дип өйрәтеп, алар Гайсәнең «Атам миннән бөегрәк» дигән сүзләренә каршы чыга (Яхъя 14:28).

  • Антихристлар Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында өйрәткәнне кире кага. Мәсәлән, кайбер дини җитәкчеләр Мәсих үз хакимлеген кешелек хөкүмәте аша күрсәтә дип әйтә. Ләкин, бу Гайсәнең «минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел» дигән сүзләренә каршы килә (Яхъя 18:36).

  • Алар Гайсәне үз Хуҗалары дип атый, әмма аның әмерләрен, шул исәптән Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү әмерен үтәмиләр (Маттай 28:19, 20; Лүк 6:46; Рәсүлләр 10:42).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу