Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 40 мәкалә
  • Мин борчылуны ничек җиңә алам?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мин борчылуны ничек җиңә алам?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сине нәрсә борчырга мөмкин?
  • Борчылу һәрвакыт начармы?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Бар мәшәкатьләрегезне Йәһвәгә йөкләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Борчылу
    Уяныгыз! 2016
  • Ир-атларның борчылулары. Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Төрле темалар
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 40 мәкалә
Яшүсмер мәктәптә борчылулар кичерә

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Мин борчылуны ничек җиңә алам?

  • Сине нәрсә борчырга мөмкин?

  • Борчылу һәрвакыт начармы?

  • Нәрсә эшләп була?

  • Яшьтәшләрең сөйли

Сине нәрсә борчырга мөмкин?

Аста китерелгән сүзләр синең хисләреңне чагылдырамы?

«Мин һәрвакыт болай дип уйлыйм: “Берәр нәрсә килеп чыкса, нәрсә булыр?” “Без юл һәлакәтенә эләксәк, нәрсә булыр?” “Самолетыбыз барып төшсә, нәрсә булыр?” Башка кешеләр моның турында, бәлки, шулкадәр борчылмас иде, ә мине бу борчый» (Чарлз).

«Мин һәрвакыт борчылам. Мин тәгәрмәч эчендә йөгерүче тиен сыман: йөгерәм, ләкин беркая да күчмим. Нәрсәдер эшләргә тырышам, ләкин бу файдасыз!» (Анна).

«Кешеләр минем мәктәптә укуымны белгәч, мине бәхетле кеше дип атый. Мин исә: „Сез мәктәптә уку — нинди стресс икәнен хәтта белмисез дә!“ — дип уйлап куям» (Дэниел).

«Мин һәрвакыт стресс кичерәм. Нәрсә булачак? Мин нәрсә эшләргә тиеш? Моның турында һәрвакыт борчылып торам» (Лора).

Дөресен генә әйткәндә, без яшәгән заман Изге Язмаларда «аеруча авыр вакытлар» дип атала (2 Тимутигә 3:1). Шуңа күрә борчылулар олы яшьтәге кешеләргә дә, яшьләргә дә тәэсир итәргә мөмкин.

Борчылу һәрвакыт начармы?

Юк. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, яраткан кешеләр турында борчылырга кирәк (1 Көринтлеләргә 7:32—34; 2 Көринтлеләргә 11:28).

Шуны да өстәргә кирәк: борчылу безне билгеле бер адымнарга этәрергә мөмкин. Әйтик, киләсе атнада синең имтихан бирәсең бар, ди. Борчылу сине шул ук атнада тырышып өйрәнергә һәм материалны кабатларга этәрер. Бу сиңа яхшы билге алырга булышачак!

Борчылу сине шулай ук куркыныч нәрсәләрдән читкә алып китә ала. Серена исемле бер кыз болай дип әйтә: „Дөрес булмаган юлдан барганда һәм, вөҗдан саф булсын өчен, үзеңә үзгәрергә кирәк икәнен аңлаганда, сине борчу биләп ала“. (Ягъкуб 5:14 чагыштыр.)

Дөресен генә әйткәндә, борчылу сине дөресне эшләргә этәргәндә, ул сиңа булыша дип әйтеп була.

Ә әгәр борчылу аркасында синдә артык күп тискәре хисләр туса, нәрсә эшләргә?

Кеше яшүсмергә лабиринттан чыгарга ярдәм итә

Борчылулар аркасында үзеңне лабиринттагы кеше кебек хис итәрсең, ләкин башка караш белән караган кеше сиңа чыгу юлын табарга булыша ала

Мисал: «Берәр хәлгә эләгеп аның нәтиҗәләре турында уйланганда, мине курку биләп ала,— дип әйтә 19 яшьлек Ричард.— Мин бу хәл турында кат-кат уйлыйм һәм, нәтиҗәдә, мине борчылулар баса».

Изге Язмаларда: «Күңел сабырлыгы — тәнгә сихәт»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 14:30). Борчылулар исә күп төрле физик авырулларга китерә ала. Мәсәлән, баш авырта, әйләнә башлый, ашказаны авырта һәм йөрәк ешрак тибә башлый

Борчылу сиңа файда түгел, ә инде зыян китерсә, нәрсә эшләп була?

Нәрсә эшләп була?

  • Борчылу урынлымы? Моңа анализ яса. «Үз вазифаларың өчен борчылу бу — бер нәрсә, ә инде артык борчылу — бөтенләй икенче нәрсә. Мондый мисал исемә төшә: артык борчылу — бер урында кәнәфидә тирбәлеп тору сыман. Тырышасың, ә үз урыныңнан кузгалмыйсың» (Кэтрин).

    Изге Язмаларда: «Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә булса да озайта ала?» — дип әйтелә (Маттай 6:27).

    Бу нәрсә аңлата? Борчылу сиңа проблеманы хәл итәргә булышмаса, ул сиңа зыян китерә. Борчылу инде үзе проблема булып китә.

  • Бүгенге проблемалар турында гына уйла. «Уйлап кара: син бүген борчылган нәрсә иртәгә борчылыр өчен сәбәп булырмы? Ә бер айдан соң? Ә бер елдан соң? Биш елдан соң син моны искә алырсыңмы?» (Антони)

    Изге Язмаларда: «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек»,— дип әйтелә (Маттай 6:34).

    Бу нәрсә аңлата? Иртәгә булмаска мөмкин авырлыклар турында бүген уйлану мәгънәсез.

  • Хәлне үзгәртә алмасаң, аның белән яшәргә өйрән. «Туа алган хәлләргә әзерләнү — иң яхшы нәрсә, ләкин кайбер хәлләргә без хуҗа түгел» (Роберт).

    Изге Язмаларда: «Һәрвакытта да йөгерештә — җитезләр... җиңми... белемле кешеләр һәрвакытта да уңышлы булмый, чөнки аларның һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә»,— дип әйтелә (Вәгазьче 9:11).

    Бу нәрсә аңлата? Кайвакыт син үз шартларыңны үзгәртә алмыйсың, ләкин син аларга үз карашыңны үзгәртә аласың.

  • Үз авырлыкларыңа карашны үзгәрт. «Мин шуны аңлыйм: хәлнең нечкәлекләренә әллә ни игътибар итмичә, аны тулысынча нинди бар шулай итеп исәпкә алырга кирәк. Нәрсә мөһимрәк? Мин моны билгеләргә һәм үз көчемне шуңа тупларга тиеш» (Алексис).

    Изге Язмаларда: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез»,— дип әйтелә (Филипиялеләргә 1:10).

    Бу нәрсә аңлата? Борчылуларга башка караш белән карый алган кеше аларга чиктән тыш бирелмәс.

  • Берәр кеше белән сөйләш. «Мин алтынчы сыйныфта укыганда, мәктәптән борчылып кайта идем һәм киләсе көннән бик курка идем. Мин үз хисләрем белән бүлешкәндә, әти белән әнием мине игътибар белән тыңлый иде. Аларның ярдәменә мин бик шат. Мин аларга ышана идем һәм үз фикерләремне яшермичә сөйли идем. Бу миңа киләсе көнгә әзерләнергә булышты» (Мэрилин).

    Изге Язмаларда: «Йөрәктәге сагыш кешенең рухын төшерә, ә ягымлы сүз аның күңелен ача»,— дип язылган (Гыйбрәтле сүзләр 12:25).

    Бу нәрсә аңлата? Борчылуларыңны киметер өчен, әти-әниең яки дустың сиңа гамәли киңәш бирә ала.

  • Дога. «Кычкырып дога кылганда, мин үземне ишетәм. Бу миңа борчылуларымны уйларымда гына тотмыйча аларны сүзләр белән әйтеп бирергә ярдәм итә. Бу миңа шулай ук Йәһвәнең борчылуымнан бөегрәк булуын күрергә булыша» (Лора).

    Изге Язмаларда: «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта»,— дип әйтелә (1 Петер 5:7).

    Бу нәрсә аңлата? Дога — бу бары тик психологик ярдәм түгел. Дога — Йәһвә Аллаһы белән аралашу мөмкинлеге, ә Аллаһы безгә мондый вәгъдә бирә: «Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен» (Ишагыя 41:10).

Борчылулар басса...

Кайбер яшь кешеләр хроник борчылулардан интегә. Мәсәлән, Дженна исемле яшүсмер кыз болай ди: «Борчылулар аркасында минем башым авырта иде. Мин бернәрсәгә дә игътибарымны туплый алмый идем. Мин я көне-төне йоклый идем, я, киресенчә, көне-төне йокламый идем. Мин я ашый алмый идем, я бик күп ашый идем. Үз-үземне кулда тоту авыр иде. Хәтта кечкенә авырлыклар да зур проблема булып тоела иде».

Борчылулар озакка сузылса я бик көчле булса, бәлки, табибларга мөрәҗәгать итү яхшырак булыр. Дженна шулай эшләгән дә. «Дәвалана башлагач, миңа җиңелрәк булып китте һәм хәзер мин үз борчылуларымны контроль астында тота алам»,— дип әйтә ул.

ЯШЬТӘШЛӘРЕҢ СӨЙЛИ

Карисса

«Борчыла башлаганда, мин Йәһвәгә дога кылып, үз хисләремне бушатам. Шулчакта мин тыныч йоклый алам, чөнки проблема хәзер Йәһвәнең кулында икәнен беләм. Ә Йәһвәнең кулларына тормышымны да, проблемаларны да тапшыру — иң яхшы нәрсә» (Карисса).

Саманта

«Мин үземә һәрвакыт болай дим: „Бу проблеманы хәзер я соңрак чишә алмыйм икән, нигә аның өчен борчылырга? Мин Маттай 6:27 дә язылган Гайсәнең сүзләре турында уйлыйм. Бу миңа Йәһвәгә таянырга һәм аның киңәшенә колак салырга ярдәм итә» (Саманта).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу