Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 41 мәкалә
  • Миңа үз ачуымны ничек тыярга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Миңа үз ачуымны ничек тыярга?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Тест
  • Ни өчен бу мөһим?
  • Син нәрсә эшли аласың?
  • Изге Язмаларда ярсу турында нәрсә әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
  • Эмоциональ сәламәтлек
    Уяныгыз! 2019
  • «Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер»
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 41 мәкалә
Яшүсмернең битендә 1. тынычлык; 2. канәгатьсезлек; 3. ачу

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Миңа үз ачуымны ничек тыярга?

  • Тест

  • Ни өчен бу мөһим?

  • Син нәрсә эшли аласың?

  • Яшьтәшләрең сөйли

Тест

  • Синең никадәр еш ачуың чыга?

    • беркайчан да диярлек

    • сирәк

    • һәр көн

  • Ачуың никадәр көчле була?

    • көчле түгел

    • көчле

    • бик көчле

  • Ешрак кемгә ачуың чыга?

    • әти-әнигә

    • бертуганнарга

    • дусларга

Ачуыңны тыярга кирәк икәнен күрсәң, бу мәкалә сиңа ярдәм итәр! Башта ни өчен үзеңне киеренке хәлләрдә тыныч тоту мөһим икәненә берничә сәбәп карап чыгыйк.

Ни өчен бу мөһим?

Сәламәтлегең. Гыйбрәтле сүзләр 14:30 да болай диелә: «Күңел сабырлыгы — тәнгә сихәт». Ә медицина буенча бер журналда «ачулану йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин» дип әйтелә (Journal of Medicine and Life).

Дусларың. Изге Язмаларда болай диелә: «Күңелендә ачу саклаган кеше белән дуслашма, үчле кеше белән аралашма» (Гыйбрәтле сүзләр 22:24). Син тиз кызып китүчән икән, кешеләрнең үзеңнән читләшүенә гаҗәпләнәсе юк. «Үз ачуыңны тыярга өйрәнмәсәң,— дип әйтә Жасмин исемле кыз,— син якын дуслыкның ни икәнен белмәссең».

Репутацияң. «Үзеңне кулда тота алмыйсың икән,— дип әйтә 17 яшьлек Итан,— башкалар моны белер, һәм бу аларның синең турында нинди фикердә булачакларына тәэсир итәр». Үзеңә мондый сорау бир: мин башкаларның үземне нинди кеше буларак белүләрен телим — тынычлык урнаштыручы буларакмы я тиз кызып китә торган кеше буларакмы? Изге Язмаларда болай диелә: «Сабыр кеше акылга бай булыр, ә дуамал кеше күп ахмаклыклар эшләр» (Гыйбрәтле сүзләр 14:29).

Яшүсмернең ачуы чыкканда, дуслары артка чигенә

Бер кемнең дә тиз кызып китә торган кеше янында буласы килми

Син нәрсә эшли аласың?

Аста китерелгән Изге Язмалардагы шигырьләрне һәм яшьтәшләреңнең сүзләрен карап чык, шулай ук китерелгән сораулар турында уйлан.

  • Гыйбрәтле сүзләр 29:22: «Ачулы кеше ызгыш-талаш чыгарыр; дуамал кеше күп гөнаһлар эшләр».

    «Яшүсмер чагымда миңа үз ачуымны тыярга бик авыр иде. Әти ягыннан туганнарымның да холыклары шундый ук. Без моны гаиләбезнең геннары дип атыйбыз. Безнең ачуыбыз тиз кузгала!» (Керри).

    Мин тиз кызып китәмме? Яхшы сыйфатларым үземнең казанышым дип уйлыйм икән, начар сыйфатларым өчен геннарымны гаепләү акыллы булыр идеме?

  • Гыйбрәтле сүзләр 15:1: «Йомшак җавап ярсуны басар, мәсхәрәле сүз исә ачуны кузгатыр».

    «Иң мөһиме — үзеңнең хис-тойгыларыңны кулда тотарга өйрәнү. Юаш булу сыйфатын һәм бар нәрсәгә уңай караш үстерсәң, син үзеңне кулда тота алырсың» (Дарил).

    Берәрсе ачуымны чыгарганда, ни өчен аңа ничек җавап кайтарганым мөһим?

  • Гыйбрәтле сүзләр 26:20: «Утын бетсә, ут сүнәр».

    «Мин тыныч кына җавап биргәндә, еш кына башка кешенең ачуы басыла, һәм без хис-тойгыларга бирелмичә генә сөйләшә алабыз» (Жасмин).

    Мин сүзләрем һәм эшләрем белән ничек утка май өсти алам?

  • Гыйбрәтле сүзләр 22:3: «Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр, тәҗрибәсез кеше исә бәла эченә ташланып, михнәткә дучар булыр».

    «Кайчак миңа йөреп килеп, булган хәл турында уйларга кирәк. Шуннан соң, тынычлангач, мин киеренкелекне хәл итә алам» (Гэри).

    Киеренке хәлне кайчан калдыру яхшы булыр иде? Һәм моны, башка кешенең син аны санга сукмыйсың дигән фикере тумасын өчен, ничек эшләргә?

  • Ягъкуб 3:2: «Барыбыз да еш кына абына».

    «Без хаталарыбыз өчен үкенергә тиеш, әмма шулай ук алардан өйрәнергә дә кирәк. Егылгач, безгә торырга һәм икенче тапкыр дөрес эш итәргә тәвәккәл булырга кирәк» (Керри).

Киңәш. Максат куй. Берникадәр вакыт, мәсәлән бер ай, дәвамында ачуыңны тыярга карар ит. Көндәлеккә ирешкән уңышларыңны язып бар.

ЯШЬТӘШЛӘРЕҢ СӨЙЛИ

Элисса

«Берәү ачуы чыкмыйча бирешсә, мин аны көчсез дип саный идем. Хәзер исә мин андый кешеләрнең, күрәсең, басынкылык — иң мөһим сыйфатларның берсен күрсәткәннәрен аңлыйм. Үз холкымны тыя белергә өйрәнү әллә ни җиңел түгел, әмма бу мөһим!» (Элисса).

Эрик

«Берничә тапкыр тирән тын алу миңа уйларга вакыт бирә һәм соңыннан үкенерлек булган тәртиптән саклый. Кызып китү чынлыкта бер нәрсәне дә хәл итми, ул хәлне кискенләштерә генә» (Эрик).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу