Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 47 мәкалә
  • Ни өчен намуслы булырга кирәк?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен намуслы булырга кирәк?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен кайберәүләр алдый?
  • Ни өчен намуслы булу файда китерә?
  • Бар нәрсәдә намуслы бул
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Һәр яктан намуслы булыгыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Ни өчен намуслы булырга кирәк?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Асылташтан да кыйммәтлерәк сыйфат
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 47 мәкалә
Бер малай имтиханда башка малайга шпаргалка бирә

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ни өчен намуслы булырга кирәк?

  • Ни өчен кайберәүләр алдый?

  • Ни өчен намуслы булу файда китерә?

  • Яшьтәшләрең сөйли

Ни өчен кайберәүләр алдый?

Бүген намуслы булу файда китерми дигән караш таралган. Кемдер болай дип фикер йөртә ала:

  • «Әти-әниемне алдамасам, алар яраткан эшләремне чикләр»

  • «Сыйныфташлардан күчереп язмасам, имтиханны бирә алмам»

  • «Бу әйберне урламасам, аны алыр өчен акча җыярга кирәк булыр»

«Нәрсә, бу начармыни? — дип сорар кемдер.— Бүген һәр кеше алдаша бит?»

Җавап: әйе, начар. Күп кеше, шул исәптән күп кенә яшьләр дә, намуслы булырга кирәк дип уйлый, һәм бу чыннан да шулай. «Кеше ни чәчсә, шуны урыр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гәләтиялеләргә 6:7). Башка сүзләр белән әйткәндә, эшләребез һәрвакыт я яхшы, я начар нәтиҗәләргә китерә.

Кайберәүләр, ялганлап, ачы нәтиҗәләр татыган. Берничә мисал карап чыгыйк.

«Мин әниемә бер малай белән сөйләшкәнем турында ялганладым. Ул алдаганымны аңлый иде. Мин инде өченче тапкыр дөресен әйтмәгәч, әниемә җитә калды. Ул җәза бирде: ике атнага яраткан эшләремә чикләр куйды, шулай ук мин бер айга телефонсыз һәм телевизорсыз калдым. Шуннан бирле мин әти-әниемне беркайчан да алдамадым!» (Анита)

Уйлан: Ни өчен әнисенең ышанычын кире кайтарыр өчен, Анитага вакыт кирәк булыр?

Изге Язмаларда: «Хәзер, ялганны кире какканга, һәрберегез үз якынына хакыйкатьне сөйләсен»,— дип әйтелә (Эфеслеләргә 4:25).

«Мин әти-әниемне алдадым һәм барысы да әйбәт булыр дип уйлаган идем. Ләкин соңрак алар булган очракны кабат сөйләп бирергә кушты. Сөйләгәнем уйлап чыгарылган әкият булганга күрә, мин нәрсә әйткәнемне искә төшерә алмадым. Дөресен сөйләгән булсам, бу проблема тумас иде!» (Энтони)

Уйлан: Бу уңайсыз хәлгә эләкмәс өчен, Энтони нәрсә эшли алыр иде?

Изге Язмаларда: «Ялган тел Йәһвә өчен җирәнгеч, ә тугрылар аның күңеленә хуш килә»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 12:22).

«Минем бер дустым еш кына күпертеп сөйли я нәрсәнедер контексттан тартып ала. Мин аны яратам һәм аның бу йомшак ягына игътибар итмәскә тырышам. Ләкин аңа ышану авыр» (Ивонн)

Уйлан: Күпертеп сөйләү һәм «кечкенә» ялган Ивонн дустының абруена ничек тәэсир иткән?

Изге Язмаларда: «Үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез»,— дип әйтелгән (Еврейләргә 13:18).

Бинаның нигезендә ярык

Нигездә ярык булса, бөтен бина җимерелер. Намуссызлык та яхшы абруеңны «җимерә» ала

Ни өчен намуслы булу файда китерә?

Хәзер намуслы булуның файдасы турында уйлыйк.

«Минем алдымда барган бер хатын-кызның акчасы төште. Мин, аңа дәшеп, акчасын кире кайтардым. Ул бик рәхмәтле булды һәм: „Сез бик намуслы эш иттегез. Бик аз кеше шулай эшләр иде“,— диде. Башкалар намуслы булуыма игътибар иткәндә, бу зур шатлык китерә! (Вивиан)

Уйлан: Ни өчен бу хатын-кыз андый намуслыкны күреп гаҗәпләнгән? Намуслы булу Вивианга нинди файда китергән?

Изге Язмаларда: «Һәрвакыт тәкъва эшләр кылучы кешеләр бәхетле»,— дип әйтелә (Зәбур 106:3).

«Гаиләбез төрле биналар чистарту белән шөгыльләнә. Офисларны җыештырганда, без кайвакыт вак акча табабыз. Шунда без аларны идәннән күтәреп өстәлгә куябыз. Бер офиста эшли торган хатын-кызның шулкадәр намуслы булуыбызга хәтта ачуы чыга башлады. „Бу бит нибары 10 цент!“ — дия иде ул. Ләкин, беләсезме, ул безгә һәрвакыт ышана иде!» (Джулия)

Уйлан: Джулиягә яңа эшенә рекомендация кирәк булса, аның намуслы булуы аңа ничек булышыр?

Изге Язмаларда: «Аллаһы үзеңне хупласын өчен... һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче булсын өчен, бар көчеңне куй»,— дип әйтелә (2 Тимутигә 2:15).

«Түләнгән акча турында документ алгач, мин үземә 64 сәгать урынына 80 сәгать өчен түләгәннәрен күрдем. Дәшмичә калырга уй туды, ләкин мин алай эш итә алмый идем. Мин бухгалтерга хата турында әйттем. Ул бик рәхмәтле калды. Компаниябез ярлы түгел, ләкин минем акчаны үземә калдырасым килмәде, чөнки, асылда, мин урлаучы булыр идем» (Бетани).

Уйлан: Берәр кешедән урлау ул — урлау, ә берәр компаниядән урлау — урлау түгел дип әйтеп буламы?

Изге Язмаларда: «Мәкерле кешеләрдән Йәһвә җирәнә бит, ә намуслылар – аның якын дуслары»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 3:32).

Яшьтәшләрең сөйли

  • Тоби

    ТОБИ

    Сыйныфташларым башкалардан күчереп язар өчен әллә нәрсәләр эшли. Шул тырышлыкларының яртысын гына булса да укыр өчен куйган булсалар, имтиханны яхшы бирер иделәр!

  • Остин

    ОСТИН

    Мин үз-үземнән: «Әгәр дөресен әйтсәм, иң куркынычы нәрсә була ала?» — дип сорыйм. Аннары ялган китергән нәтиҗәләр турында уйлыйм һәм чагыштырам. Бу нәтиҗәләр турында уйлау миңа намуслы булырга ярдәм итә.

  • Хайди

    ХАЙДИ

    Күпләр, дөресен сөйләү аларга авырту китерер дип, алдый башлый. Ләкин, алдап, гаеп хисен йөртүгә караганда, дөресен әйтү һәм җәза алу яхшырак.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу