Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 96 мәкалә
  • Гөнаһ нәрсә ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гөнаһ нәрсә ул?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Беренче кешеләрнең гөнаһы нәрсәдә булган?
    Рухи сорауларга җавап
  • «Үлемгә дучар итүче җиде гөнаһ»
    Рухи сорауларга җавап
  • Аллаһы мине кичерерме?
    Рухи сорауларга җавап
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 96 мәкалә
Мишень уртасына эләкмәгән уклар

Гөнаһ нәрсә ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Гөнаһ — Аллаһы нормаларын боза торган эшләр, хисләр һәм уйлар. Кеше Аллаһы карашында начарлык, ягъни тәкъвасызлык, эшләсә, гөнаһ кыла (1 Яхъя 3:4; 5:17). Изге Язмаларда шулай ук кешенең эш итмәве дә гөнаһ була ала диелә. Берәрсе дөрес булганны эшләмәсә, ул гөнаһ кыла (Ягъкуб 4:17).

Изге Язмалар язылган телләрдә гөнаһ дигән сүз «тидерә алмау», ягъни максатка эләкмәү, дигәнне аңлата. Мәсәлән, борынгы Исраилдә кайбер сугышчылар шулкадәр остарып беткән, хәтта, таш атып, «бер дә тидерми калмый» торган булган; сүз-сүзгә «гөнаһ кылмый» торганнар булган (Хакимнәр 20:16). Шулай итеп, гөнаһ кылу — максатка тидермичә, Аллаһының камил нормаларын үтәмәү.

Аллаһының, Барлыкка Китерүче булганга, кешеләр өчен яхшылык һәм яманлык нормаларын куярга хокукы бар (Ачылыш 4:11). Без үз эшләребез өчен Аллаһы алдында җаваплы (Римлыларга 14:12).

Без бөтенләй гөнаһ кылмый алабызмы?

Юк. Изге Язмаларда: «Барысы да гөнаһ кылган һәм Аллаһының даныннан мәхрүм калган»,— дип әйтелә (Римлыларга 3:23; 1 Патшалар 8:46; Вәгазьче 7:20; 1 Яхъя 1:8). Ни өчен шулай булган?

Беренче кешеләр — Адәм белән Һаува — башта гөнаһсыз булган. Алар Аллаһы сурәтендә, камил итеп барлыкка китерелгән булган бит (Яратылыш 1:27). Әмма алар, Аллаһыны тыңламаганга күрә, үз камиллекләрен югалткан (Яратылыш 3:5, 6, 17—19). Балалары тугач, аларга гөнаһ белән камилсезлек чир кебек күчкән (Римлыларга 5:12). Исраил патшасы Давыт әйткәнчә: «Анам мине гөнаһлы көе тудырган шул» (Зәбур 50:7).

Бер гөнаһ икенчесеннән начаррак була аламы?

Әйе. Мәсәлән, Изге Язмаларда Сәдүм кешеләре «явыз холыклы һәм Раббы каршында бик тә гөнаһлы иде», шулай ук «гөнаһлары бик авыр» дип әйтелә (Яратылыш 13:13; 18:20). Гөнаһның никадәр авыр булуын билгеләр өчен өч факторны карап чыгыгыз.

  1. Гөнаһның җитдилеге. Изге Язмалар безне җенси әхлаксызлык, потка табыну, урлау, эчкечелек, талау, үтерү һәм сихерчелек кебек бик җитди гөнаһлардан кисәтә (1 Көринтлеләргә 6:9—11; Ачылыш 21:8). Ләкин Изге Язмаларда кеше ялгыш һәм уйламыйча эшләгән гөнаһлар турында, мәсәлән, башкаларга рәнҗү хисен китерә торган сүзләре я эшләре турында әйтелә (1 Көринтлеләргә 6:9—11; Ачылыш 21:8). Шулай да Изге Язмаларда басым ясала: гөнаһның җитдилеген киметмәгез, чөнки кечкенә гөнаһлар җитдирәк гөнаһларга китерә ала (Маттай 5:27, 28).

  2. Мотивлар. Кеше кайбер гөнаһларны Аллаһы таләпләрен белмичә кыла (Рәсүлләр 17:30; 1 Тимутигә 1:13). Изге Язмалар андый гөнаһларны акламый, шулай да бу китапта андый гөнаһлар белән Аллаһы кануннарын белә торып бозучы кешенең гөнаһлары арасында аерма бар икәне күрсәтелә (Саннар 15:30, 31). Белә торып эшләнгән гөнаһлар «явыз йөрәктән» чыга (Ирмия 16:12).

  3. Гөнаһ никадәр еш кабатлана. Изге Язмаларда, кешенең бер тапкыр кылган гөнаһы һәм гадәткә кереп киткән гөнаһы, озак вакыт дәвамында кылган гөнаһы арасында аерма бар, дип әйтелә (1 Яхъя 3:4—8). Аллаһы таләпләрен төгәл белгәннән соң, «аңлы рәвештә гөнаһ кылып йөргән» кешеләрне Аллаһы хөкем итәчәк (Еврейләргә 10:26, 27).

Җитди гөнаһ кылган кешеләрне, кайвакыт, гаеп хисе интектерә. Мәсәлән, Давыт патша болай дип язган: «Гөнаһларым башымны ук каплады, авыр күтәрәм шикелле авырайтты» (Зәбур 37:5). Әмма Изге Язмалар өмет бирә: «Явыз кеше үз юлын, усал үз уйларын калдырсын. Ул Йәһвәгә кайтсын, һәм Аллаһы аңа мәрхәмәт күрсәтер, Аллаһыбызга кире килсен, чөнки ул аны ихластан кичерер» (Ишагыя 55:7).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу