Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 54 мәкалә
  • Өйдәге кагыйдәләр чыннан да кирәкме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Өйдәге кагыйдәләр чыннан да кирәкме?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Дөрес карашта бул
  • Дөрес мөнәсәбәт
  • Әти-әнием урнаштырган кагыйдәләр турында ничек сөйләшергә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Ни өчен әти-әнием яшьтәшләрем белән күңел ачарга җибәрми?
    Яшьләрнең сораулары
  • Яшьләр, Аллаһы Сүзе буенча эш итегез
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Әти-әниемнең ышанычын ничек яуларга?
    Яшьләрнең сораулары
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 54 мәкалә
Малай үз әтисен тыңлый

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Өйдәге кагыйдәләр чыннан да кирәкме?

Өйдәге кагыйдәләрне үтәү сиңа кайчак авырмы? Бу мәкалә һәм бу темага багышланган йөкләмә сиңа моның турында үз әти-әниең белән сөйләшергә ярдәм итәр.

  • Дөрес карашта бул

  • Дөрес мөнәсәбәт

  • Яшьтәшләрең сөйли

Дөрес карашта бул

Ялгыш караш. Өйдән киткәч, сиңа инде кагыйдәләр буенча яшәргә туры килмәс.

Факт. Өйдән киткәч тә, кагыйдәләрдән кача алмассың. Сиңа барыбер эш бирүчегәме, хөкүмәт кешеләренәме я фатирны арендага бирүчегәме буйсынырга туры килер. «Минемчә, яшьләр өйдәге кагыйдәләр буенча эш итәргә күнекмәгән булса, аерым яши башлагач, кагыйдәләргә буйсынырга туры килгәнгә, аптырашта калыр»,— дип әйтә 19 яшьлек Даниэлла.

Изге Язмаларда болай диелә: «Хөкүмәтләргә һәм хакимиятләргә буйсынсыннар» (Титуска 3:1). Әти-әниеңнең кагыйдәләре буенча яшәргә ияләшсәң, бу синең өчен яхшы өйрәтү булачак: үскәч, син үзең генә яшәргә әзер булырсың.

Нәрсә эшләп була? Кагыйдәләрнең файдасын күрергә өйрән. Джереми исемле егет болай ди: «Әти-әниемнең кагыйдәләре миңа дуслар сайларга һәм вакытны дөрес кулланырга ярдәм итте. Бу кагыйдәләр миңа телевизорны чиктән тыш күп карамаска һәм видеоуеннарга күп вакыт сарыф итмәскә, ә файдалырак эшләр белән шөгыльләнергә булышты. Бу эшләрнең кайберләре миңа бүген дә ошый».

Дөрес мөнәсәбәт

Әмма, берәр кагыйдә мәгънәсез булып күренсә, нәрсә эшләргә? Мәсәлән, Тамара исемле кыз болай ди: «Әти-әнием миңа башка илгә барып кайтырга рөхсәт итте, ә 20 минут ераклыкта урнашкан бер шәһәргә барып йөрергә рөхсәт итми!»

Сиңа берәр кагыйдә мәгънәсез булып күренсә, моның турында әти-әниең белән сөйләшү начар булырмы? Һич тә юк! Әмма кайчан һәм ничек сөйләшергә кирәк икәнен белү мөһим.

Кайчан сөйләшергә? «Син җаваплы булсаң гына һәм әти-әниең сиңа ышанса гына, син аларны берәр кагыйдәне үзгәртергә сорый аласың»,— дип әйтә Аманда исемле яшүсмер кыз.

Дарья исемле кыз моның белән ризалаша. «Әнием кагыйдәне өзлексез рәвештә үтәгәнемне күреп кенә аны үзгәртергә ризалашты»,— дип әйтә ул. Шуны истә тот: үзеңә карата ышанычны таләп итеп булмый, аңа лаек булырга кирәк.

Самолетлар төрле яктан оча

Самолетлар билгеле бер кагыйдәләрне үтәмичә җиргә утырса, бу нәрсәгә китерер? Балалар әти-әниләренең кагыйдәләренә буйсынмаса, хәл шундый ук булыр

Изге Язмаларда болай диелә: «Атаңның сүзен тыңла, анаңның күрсәтмәсен кире какма» (Гыйбрәтле сүзләр 6:20). Бу киңәшкә колак салып, син әти-әниеңнең ышанычын казанырсың һәм сиңа алар белән сөйләшү җиңелрәк булыр.

Ничек сөйләшергә? «Елап, сыкранып сөйләшер урынына хөрмәт күрсәтү һәм тыныч булып калу күпкә яхшырак»,— дип әйтә Стивен исемле яшь кеше.

Өстә искә алынган Дария болай дип өсти: «Әнием белән бәхәсләшеп торганда, бернәрсә дә үзгәрми иде. Кайчак ул хәтта катгыйрак кагыйдә куя иде».

Изге Язмаларда болай диелә: «Ахмак кеше бөтен хисләрен тышка чыгара, ә зирәк үз тойгыларын йөгәнли белә» (Гыйбрәтле сүзләр 29:11). Тотнаклылыкны үстерсәң, бу сиңа бик нык ярдәм итәчәк — өйдә генә түгел, ә мәктәптә, эштә һәм, гомумән, бөтен җирдә.

Нәрсә эшләп була? Сөйләшер алдыннан уйлан. Ачу хисенә бирелсәң, әти-әниеңнең сиңа карата ышанычлары шунда ук юкка чыгар. Изге Язмаларда «ярсырга ашыкмаган кешенең акылы үткен» дип юкка гына әйтелми (Гыйбрәтле сүзләр 14:29).

Киңәш. Бу темага кагылышлы йөкләмәне кулланып, өйдәге кагыйдәләр турында уйлан. Кирәк булса, әти-әниең белән кагыйдәләр турында сөйләш.

Яшьтәшләрең сөйли

Кимберли

«Кагыйдәләр яшьләрне башкаларга хөрмәт күрсәтергә һәм тотнаклы булырга өйрәтә. Бу сыйфатлар олы кешегә бик кирәк. Кагыйдәләр булмаса, тормышым мәгънәсез булыр иде һәм мин әхлакый нормалар барлыгын белмәс идем» (Кимберли).

Кейли

«Гадәттә, мин ниндидер хата кылганда я начар берәр нәрсә эшләргә теләгәндә, әти-әниемнең кагыйдәләре миңа гаделсез булып күренә иде. Хәзер мин әти-әниемнең кагыйдәләре файдама гына булганын аңлыйм» (Кейли).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу