Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 61 мәкалә
  • Ирегем чикләнмәсен өчен нишләргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ирегем чикләнмәсен өчен нишләргә?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен әти-әнием ирегемне чикли?
  • Син нишли аласың?
  • Гаиләгездәге үсмернең бәхетле булуына булышыгыз
    Гаилә бәхетенең сере
  • Әти-әниемнең ышанычын ничек яуларга?
    Яшьләрнең сораулары
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 61 мәкалә
Әти кеше үз улының телефонында булганнарны карап чыга, улы ачулана

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ирегем чикләнмәсен өчен нишләргә?

  • Ни өчен әти-әнием ирегемне чикли?

  • Син нишли аласың?

  • Яшьтәшләрең сөйли

Ни өчен әти-әнием ирегемне чикли?

Әти-әниең: «Без синең турында борчылабыз»,— диләр. Ләкин синеңчә, алар ирегеңне чиклиләр. Мисал өчен:

  • «Әтием телефонымны ала, паролемне әйттерә һәм бар язышуларымны карап чыга,— ди Эрин исемле бер яшүсмер кыз.— Әгәр дә аклана башласам, нәрсәдер яшерәм дип уйлый».

  • Егермедән узган Дениз исемле башка кыз үз әнисенең телефонын тикшереп чыкканын әле дә хәтерли. «Ул номерларны бер-берсе артлы карап чыкты һәм бу кемнең номеры һәм аның белән нәрсә турында сөйләштең дип сорау алып торды»,— ди Дениз.

  • Кайла исемле бер яшүсмернең әнисе һәрбер дневнигын укып чыга иде. «Мин шунда үз фикерләремне, хәтта әнием турында ни уйлаганнарымны язып бара идем! Шуннан соң мин дневник алып барудан туктадым».

Нәтиҗә: әти-әниең исән-имин яшәвеңне тели, һәм син аларга үзеңне ничек тәрбияләргә икәнен әйтә алмыйсың. Алар кайчак кайгыртулары белән арттырып җибәрәме? Бәлки, шулайдыр. Ләкин синең өчен яхшы хәбәр дә бар: ирегеңне чикләмәсеннәр өчен, син кайбер адымнар ясый аласың.

Син нишли аласың?

Бернәрсәне дә яшермә. Изге Язмаларда «үзебезне һәр яктан намуслы тотарга» киңәш ителә (Еврейләргә 13:18). Әти-әниең белән намуслы булырга тырыш. Алардан бер нәрсә дә яшермәсәң һәм намуслы булсаң, әти-әниең сиңа күбрәк ирек бирер.

Уйлап кара: сиңа ышанып буламы? Өйгә вакытында кайтасыңмы? Дусларыңны яшерәсеңме? Көнең ничек үткәнен сөйләп бирәсеңме?

«Мин әти-әнием белән килешүгә килергә тырышам. Аларга тормышымда булганнарны сөйләп бирәм. Сорауларына намуслы җавап кайтарам. Нәтиҗәдә, алар миңа күбрәк ышана һәм күбрәк ирек бирә» (Делия).

Сабырлы бул. Изге Язмаларда: «Нинди кеше икәнегезне белер өчен үзегезне сынап торыгыз»,— дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 13:5). Башкалар сиңа ышана башлаганчы күпмедер вакыт узарга тиеш, ләкин нәтиҗәләре көттереп тормас.

Уйлап кара: кайчандыр синең әти-әниең дә яшүсмерләр булган. Алар моны истә тота һәм сине үзләре ясаган хаталардан сакларга теләп, тормышың белән бик кызыксына.

«Әти-әнием яшьлектә кылган хаталарын хәтерлидер. Алар һичшиксез яшүсмер баласының шул ук хаталарны кылуын теләми» (Даниэл).

Аларның хәленә керә бел. Башка нәрсәләргә әти-әниең күзлегеннән чыгып карарга тырыш. Изге Язмалар буенча, уңган хатын «йортындагы эшләрне күзәтә», ә яхшы әти кеше балаларын «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерә һәм үгетләп акылга өйрәтә» (Гыйбрәтле сүзләр 31:27; Эфеслеләргә 6:4). Бу максатларга ирешер өчен, аларга синең тормышыңда ни булганнарын белергә кирәк. Башка чара юк.

Уйлап кара: син әти-әниең урынында, ди. Яшүсмерләр турында белгәннәреңне истә тотып, кызыңа я улыңа сораулар бирмичә тулы ирек бирер идеңме?

«Яшүсмер чагымда миңа әти-әнием ирегемне чиклиләр кебек тоелды. Ләкин үсә төшкәч, мин аларны аңлый башладым. Алар мине яратканга күрә шулай эшләделәр» (Джеймс).

Яшьтәшләрең сөйли

Макензи

«Яшүсмер чагымда әти-әнием миңа ирек бирә иде, шулай да миңа аңлатырга тырышты: алар мине күздән ычкындырмаска тиеш. Шуннан бирле күп вакыт узды, һәм мин аларга ярдәмнәре һәм тәрбияләре өчен бик рәхмәтле. Алар гел сиңа кирәк» (Макензи).

Лорен

«Мин яшүсмер булганда, әнием бүлмәмә кереп: „Көнең ничек үтте? Үзеңне ничек хис итәсең?“ — дип сораша иде. Ул вакытта миңа ул ирегемне чикли кебек тоелды. Әмма артка борылып карагач, мин башка нәтиҗәгә килдем: ул мине бик кайгырткан һәм җитәрлек вакыт минем белән үткәргән. Мин моны бик кадерлим» (Лорен).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу