Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwfq 54 мәкалә
  • Йәһвә Шаһитләренең аерылышуга карашлары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә Шаһитләренең аерылышуга карашлары
  • Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ир белән хатынның арасы бозылса, Шаһитләр аларга ярдәм күрсәтәме?
  • Берәр Шаһит үз тормыш иптәше белән аерылышырга булса, җыелыш өлкәннәренең моңа ризалык бирергә хокукы бармы?
  • Шаһитләрнең аерылышуга карашы
  • Никах таркалырга торганда
    Гаилә бәхетенең сере
  • Аерылышуга һәм аерым яшәүгә Аллаһының карашы
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
  • Никахка хөрмәт белән карагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Никахтагы авырлыкларга дөрес караш саклагыз
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
ijwfq 54 мәкалә
Туй фотографиясенең яртысы

Йәһвә Шаһитләренең аерылышуга карашлары

Безнең никахка һәм аерылышуга карашыбыз Изге Язмаларда язылганнарга нигезләнә. Аллаһы никахны булдырганда никахлашкан ир белән хатынның мәңге яшәүләрен теләгән. Инҗилдән күренгәнчә, аерылышу өчен бердәнбер сәбәп — ирнең я хатынның әхлаксызлык кылуы (Маттай 19:5, 6, 9).

Ир белән хатынның арасы бозылса, Шаһитләр аларга ярдәм күрсәтәме?

Әйе. Нәрсә аша?

  • Басмалар. Регуляр рәвештә чыга торган әдәбият таркалырга торган гаиләләрне дә ныгыта ала. Мәсәлән, «Сохраняйте преданность браку», «Как научиться прощать» һәм «Как восттановить доверие» дигән мәкаләләрне укып карагыз.

  • Очрашулар. Без очрашуларыбызда һәм конгрессларыбызда Изге Язмалардагы никахка кагылышлы гамәли киңәшләр буенча фикер алышабыз.

  • Өлкәннәр. Җыелыштагы өлкәннәр ирле-хатынлыларга Эфеслеләргә 5:22—25 кебек шигырьләргә игътибар итеп ярдәм күрсәтә.

Берәр Шаһит үз тормыш иптәше белән аерылышырга булса, җыелыш өлкәннәренең моңа ризалык бирергә хокукы бармы?

Юк. Берәр пар өлкәннәрне никахтагы авырлыкларын хәл итәргә ярдәм итүләрен сораса да, өлкәннәр алар өчен бернәрсә дә хәл итә алмый (Гәләтиялеләргә 6:5). Ләкин берәрсе, Изге Язмаларда искә алынган сәбәп була тормыйча, иптәше белән аерылышырга булса, башка кеше белән никахлаша алмый (1 Тимутигә 3:1, 5, 12).

Шаһитләрнең аерылышуга карашы

Инҗил китабында ирле-хатынлыларга, бик әйбәт яшәмәсәләр дә, аерылышмаска киңәш ителә (1 Көринтлеләргә 7:10—16). Күп мәсьәләрне чын күңелдән дога кылып, Изге Язмалардагы принципларны кулланып һәм иптәшкә ярату белдереп чишеп була (1 Көринтлеләргә 13:4—8; Гәләтиялеләргә 5:22).

Шулай да кайбер мәсихчеләр берәр сәбәп аркасында иптәшләреннән китеп яшәргә булган. Моңа кайбер сәбәпләр:

  • иптәшенең үз гаиләсе турында кайгыртырга теләмәве (1 Тимутигә 5:8).

  • иптәше үзен рәхимсез тота (Зәбур 11:5).

  • иптәше рухи иминлегенә зыян китерә (Рәсүлләр 5:29). Әйтик, бер Шаһитнең иптәше аны Аллаһы әмерләрен бозарга этәреп тора, ди, һәм тегесе «кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга» теләп, иптәшеннән аерым яшәргә була (Рәсүлләр 5:29).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу