Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 64 мәкалә
  • Дусларымның санын арттырыргамы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дусларымның санын арттырыргамы?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Дусларыңның санын арттырырга теләмәсәң
  • Нинди чаралар күреп була?
  • Яхшы дуслар сайлагыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Яхшы дусларны ничек табарга?
    Сорауларыңа җаваплар (1 нче том)
  • Мин башкалардан аерылып торсам, нәрсә эшләргә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Аллаһыны яратучылар белән дус бул
    Аллаһы мәхәббәтендә калыйк
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 64 мәкалә
Яшүсмер кызлар селфи ясамакчы булалар

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Дусларымның санын арттырыргамы?

«Дусларым белән миңа уңайлы, алардан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм» (Алан).

«Минем дусларым күп түгел, миңа күбрәк кирәк тә түгел. Ят кешеләр белән сөйләшеп алар белән дуслашып китү хәлемнән килмәс» (Сара).

Сиңа Аланның һәм Сараның хисләре танышмы? Бәлки, синең дусларың күп түгелдер. Ә бәлки, сиңа ят кешеләр белән дуслашу авыр биреләдер.

Алайса, бу мәкалә синең өчен язылган!

  • Дусларыңның санын арттырырга теләмәсәң

  • Нинди чаралар күреп була?

  • Яшьтәшләрең сөйли

Дусларыңның санын арттырырга теләмәсәң

Дусларың әллә ни күп булмаса, моның бер зыяны да юк. Бер-ике дустың булса син шуны беләсең: кимчелекләрең булса да, синең баш терәр урының бар.

«Башкалар сине ошатса һәм дус итсә, син — бәхетле кеше. Яшь чакта син башкаларның үзеңне кабул итүләрен генә телисең» (Карен, 19 яшь).

Син беләсеңме? Гайсә Мәсих күп кешегә, шул исәптән 12 шәкертенә дус булган. Ләкин иң якын дуслары — өчесе генә — Петер, Ягъкуб һәм Яхъя булган (Марк 9:2; Лүк 8:51).

Шулай да гел бер үк төрле кешеләр белән дуслашып һәм башкаларны андый мөмкинлектән мәхрүм итсәң, сиңа авыррак булыр. Мәсәлән:

  • синең үзеңне яхшы дуслардан мәхрүм итүең бар.

    «Дусларыңны үзеңә охшатып сайласаң, шәп кешеләр белән танышмый калырсың» (Эван, 21 яшь).

  • кешеләр үзеңне әллә кемгә куясың дип ялгыш уйлый башларга мөмкин.

    «Бер-ике кеше белән генә дуслашсаң, кешеләр син башкалар белән сөйләшергә теләмисең дип уйлар» (Сара, 17 яшь).

  • сугыш чукмарына әйләнүең бар.

    «Әйтик, син сугышырга яратмыйсың, ди. Әмма дусларың яратса, сиңа да сугышуның ошап китүе, хәтта көлке булып күренә башлавы бар» (Джеймс, 17 яшь).

  • башкалар сине үз итсеннәр өчен бар нәрсәгә риза булсаң, бәлагә эләгүең бар.

    «Әгәр дә шайкада бер явыз кеше генә булса, башкалар явызлык кылуга бик тиз бирелүчән булып китә» (Мартина, 17 яшь).

Нинди чаралар күреп була?

  • Әхлак принципларың турында уйлан.

    Үзеңнән: «Минем әхлак принципларым бармы? Дусларым принципларым буенча яшәвемне җиңеләйтәме, катлауландырамы? Дусларым миннән ваз кичмәсеннәр өчен, мин бар нәрсәгә ризамы?» — дип сора.

    Изге Язмалардагы принцип: «Яманнар белән аралашу әхлакны боза» (1 Көринтлеләргә 15:33, искәрмә).

    «Дусларың әхлак принципларыңны санга сукмаса, синең аларның тәэсирендә әхлаксызлык кылуың бар. Дусларыңнан башка син андый нәрсә бер дә кылмас идең» (Эллен, 14 яшь).

  • Синең тормышыңда беренче урында ни тора?

    Үзеңнән: «Дусларым миннән ваз кичмәсеннәр дип куркып, мин әхлак принципларымны бозарга ризамы? Дустым берәр начарлык эшләсә, мин нишләрмен?» — дип сора.

    Изге Язмалардагы принцип: «Мин яратканнарымның һәрберсен төзәтәм» (Ачылыш 3:19).

    «Дусларыңның берсе бозык эш кылса, Йәһвәгә тугрылыгың сыналыр, чөнки аның турында башкаларга сөйләү хыянәт булып күренә башларга мөмкин» (Мелани, 22 яшь).

  • Дусларыңның санын арттыр.

    Үзеңнән: «Мин кеше яхшы белмәсәм дә аның белән дуслашып, дусларымның санын арттыра аламмы?» — дип сора.

    Изге Язмалардагы принцип: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).

    «Популярлыгы нольга якынлашкан баланың өйдәге хәлләре бөрки булырга мөмкин. Алар белән якынрак танышсаң, ниндидер яктан бик шәп кеше булуын белерсең» (Брайн, 19 яшь).

Нәтиҗә: бер-ике кеше белән дуслашуның бернинди дә зыяны юк. Шул ук вакыт башкалар белән дуслашып дусларыңның саны арта. Изге Язмаларда: «Башкаларны ныгытучы үзе дә ныгытылыр»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 11:25).

Яшьтәшләрең сөйли

Мәрьям

«Күңелем мәктәптәге бер шайкага тартылган иде, әмма „шайкабыздагы кайбер кызларның сугышып йөргәннәрен аңлагач, мин алар белән арамны өздем. Берникадәр вакыт дусларым булмады, әмма мин әхлак принципларымны тотканыма шатмын» (Мәрьям).

Алекс

«Мәктәптә популярлыгымны арттырырга теләп мин бер шайка белән дуслаштым. Әмма тора-бара мин шуны аңладым: дусларны сайлый белмәсәң, кешеләргә тискәре караш белән карап, үзеңне әллә ничек тота башлыйсың» (Алекс).

Бетани

«Урта мәктәптә укыганда, күпчелек елларын мин бер шайка белән дуслашып китәргә тырыштым, ләкин алар мине үз итмәделәр. Заяга тырышканымны аңлагач, мин дусларымны күбрәк кадерли башладым» (Бетани).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу