Кабил үзенә хатынны кайдан алган?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Кабил — Адәм белән Хауваның иң беренче баласы — үз сеңелесенә я башка якын туганына өйләнгән. Андый нәтиҗәне Изге Язмаларда Кабил һәм аның гаиләсе турында әйтелгән мәгълүматка нигезләнеп ясап була.
Кабил һәм аның гаиләсе турындагы фактлар
Бар кешеләр Адәм белән Хаувадан барлыкка килгән. «Бөтен җир йөзендә яшәсеннәр дип, ул [Аллаһы] бер кешедән [Адәмнән] бөтен халыкларны бар итте» (Рәсүлләр 17:26). Адәмнең хатыны Хаува «һәрбер тере затның анасы» булып киткән (Яратылыш 3:20). Шуңа күрә Кабил Адәм белән Хауваның токымы булган берәр хатын-кызга өйләнгән.
Кабил һәм аның энесе Һабил Хауваның балалары арасында иң беренчеләре булган (Яратылыш 4:1, 2). Кабил, үз энесен үтергәне өчен җәза алганда, болай дип әйткән: «Очраган теләсә кем мине, һичшиксез, үтерәчәк бит» (Яратылыш 4:14). Кабил кемнән курыккан? Изге Язмалар буенча, Адәмнең «бүтән уллары һәм кызлары да туган» (Яратылыш 5:4). Адәм белән Хауваның шул токымнары Кабилне үтерә алган.
Кешелек тарихы башында туганнар белән никах кору гадәти булган. Тәкъва Ибраһим, мәсәлән, үз әтисенең кызына өйләнгән (Яратылыш 20:12). Кабил яшәгән вакыттан гасырлар үткәч кенә, Муса канунында андый никахлар тыелган булган (Левилеләр 18:9, 12, 13). Күрәсең, ул вакытта якын туганнар арасындагы никахларда, бүгенге вакыттан аермалы буларак, чирле балалар тумаган.
Изге Язмаларда Адәм белән Хаува һәм аларның балалары чынбарлыкта яшәгән кешеләр итеп күрсәтелә. Адәмгә алып баручы шәҗәрәләрне Муса гына Яратылышта язган дип әйтеп булмый. Аларны тарихчылар Езра һәм Лүк тә язганнар (Яратылыш 5:3—5; 1 Елъязма 1:1—4; Лүк 3:38). Изге Язмаларны язган кешеләр Кабил турындагы хикәяне чынында булган вакыйга итеп телгә ала (Еврейләргә 11:4; 1 Яхъя 3:12; Яһүд 11).