Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 68 мәкалә
  • Мин максималистмы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мин максималистмы?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен максималист булу начар?
  • Яхшырак юл
  • Максималист булырга кирәкме?
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Камиллек хыял гына түгел!
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Тәнкыйтькә ничек дөрес карарга?
    Яшьләрнең сораулары
  • Көткән нәрсәләребезнең ни өчен акылга сыярлык булуы кирәк?
    Күзәтү манарасы 2000 ел
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 68 мәкалә
Малай, камил рәсемне ясарга тырышып, үз эшен кат-кат яңадан башлый

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Мин максималистмы?

Әгәр дә син...

  • мәктәптә һәрвакыт 5+ кына алырга теләсәң,

  • уңышсыз булырга куркып, яңа эшкә тотынырга теләмәсәң,

  • һәрбер киңәшне үзеңә һөҗүм итеп кабул итсәң,

... бәлки, син максималисттыр. Әмма ни өчен бу сорау шулкадәр мөһим?

  • Ни өчен максималист булу начар?

  • Яхшырак юл

  • Яшьтәшләрең сөйли

Ни өчен максималист булу начар?

Эшләрне мөмкин кадәр яхшырак башкарырга тырышуда бернинди дә начарлык юк. Шулай да, психология буенча бер китапта әйтелгәнчә, «акыллы дәрәҗәдә сыйфатлы эш башкарырга тырышу һәм камиллеккә омтылу арасында зур аерма бар» («Perfectionism—What’s Bad About Being Too Good?»). «Максимализм кеше өчен авыр йөк булып тора, чөнки — әйдәгез, моны таныйк — беребез дә камил түгел»,— дип әйтелә бу китапта.

Андый караш Изге Язмаларга туры килә. Анда болай диелә: «Җир йөзендә гел игелек кылып яшәгән... тәкъва кеше юк» (Вәгазьче 7:20). Син камилсез булганга, кайвакыт нәрсәдер синең алай ук яхшы килеп чыкмас.

Сиңа моның белән ризалашу авырмы? Алайса, максимализмның үзеңә тәэсир итүен — начар яктан тәэсир итүен карап чык. Дүрт өлкәгә игътибар ит.

  1. Үз-үзеңә карашың. Максималист үзе өчен чиктән тыш югары планка куя һәм аннан соң аңа ирешә алмыйча күңелсезләнә. «Без бит һәрбер эштә иң шәп була алмыйбыз. Камил булмау аркасында үзебезне начар дип саный башласак, үз-үзебезгә ышаныч хисе тәмам юкка чыгачак. Бу депрессиягә китерергә мөмкин»,— дип әйтә Алисия.

  2. Файдалы киңәшләргә карашың. Максималистлар конструктив тәнкыйтькә кимсетүгә кебек карый. Джереми исемле егет болай ди: «Башкалар мине төзәткәндә, мин үземне бик начар хис итәм». Ул болай дип өсти: «Максималист булу кешегә чикләрен танырга һәм кирәкле ярдәмне кабул итәргә комачаулый».

  3. Башкаларга карашың. Максималистлар еш кына башкаларга карата да таләпчән була. Һәм моңа гаҗәпләнәсе юк. «Үзеңнән камиллекне көтсәң, башкалардан да шуны ук көтә башлыйсың,— дип әйтә 18 яшьлек Анна.— Алар өметләреңне акламаган саен, син алар белән канәгать түгел».

  4. Башкаларның сиңа карашлары. Башкалардан чиктән тыш күпне көтсәң һәм, нәтиҗәдә, алар синнән кача башласа, моңа гаҗәпләнмә! «Максималистның реалистик булмаган таләпләре буенча яшәү алҗыта,— дип әйтә Бет исемле яшь кеше.— Беркемнең дә андый кеше белән аралашасы килми!»

Яхшырак юл

Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын» (Филипиялеләргә 4:5). Акыллы кешеләр үз-үзләреннән дә, башкалардан да артыгын көтми.

«Безгә болай да күп нәрсә басым ясый. Нәрсәгә, максималист булып, үзеңә өстәмә йөк салырга? Бу бит бик авыр була!» (Нила)

Изге Язмаларда: «Аллаһың [аның] юлында тыйнак йөрүеңне тели!» — дип әйтелә (Микай 6:8). Тыйнак кешеләр үз чикләрен таный. Алар, көчләреннән күпме килә икәнен белеп, теге я бу эшкә чиктән тыш күп вакыт бүлеп куймый.

«Эшләрне сыйфатлы итеп башкарырга теләсәм, күп эшләргә тотынмыйм. Мин күпме башкара алганымны дөрес бәяләргә тырышам» (Хейли).

Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Кулыңнан килгәннең барысын да тырышып эшлә» (Вәгазьче 9:10). Максимализмны ялкаулык белән җиңеп булмый. Юк, тырыш булырга кирәк, ләкин шул ук вакыт тырышлыкка акыллылыкны һәм тыйнаклыкны да өстәргә кирәк.

«Мин эшләремне тырышып, бирелеп башкарырга тырышам. Шул ук вакыт мин камиллеккә ирешмәячәгемне аңлыйм һәм, мөмкин булганны эшләгәч, канәгатьлек сизәм» (Джошуа).

Яшьтәшләрең сөйли

Сьерра

«Максимализм стресска китерә, һәм аның аркасында син конструктив тәнкыйтьне кабул итә алмыйсың. Минемчә, үз хаталарыңа булдыксыз булуыңа дәлилләргә кебек түгел, ә өйрәнергә мөмкинлеккә кебек карасаң, яхшырак булыр» (Сьерра).

Бо

«Максимализм сине бәхетеңнән мәхрүм итә. Дусларыңа да максималист булуың ошамас, чөнки алар син аларны хөкем итәсең я син алар белән һәрвакыт канәгать түгел дип уйлар» (Бо).

Сарина

«Тәүлектә 24 сәгать кенә, һәм, бәлки, күп эшләр башкарасы бардыр. Шуңа күрә һәрбер кечкенә эшкә артык күп вакыт багышласаң, башка мөһим нәрсәләр, хәтта ашау һәм йоклау да, зыян күрергә мөмкин» (Сарина).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу