Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 70 мәкалә
  • Хис-тойгыларыма ничек хуҗа булырга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хис-тойгыларыма ничек хуҗа булырга?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сәбәбе нәрсәдә?
  • Өч адым ясап кара
  • Депрессияне ничек дәваларга?
    Яшьләрнең сораулары
  • 3 | Изге Язмалардагы мисаллардан көч табыгыз
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2023 ел
  • 2 | «Язмалар аша бирелгән юаныч»
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2023 ел
  • Җылылык һәм хисләр
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 70 мәкалә
Яшь кеше моңсу кешенең һәм шатлыклы кешенең йөзен ясый

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Хис-тойгыларыма ничек хуҗа булырга?

«Бүген кәефем күтәренке булса, иртәгә корыла. Кичәге төймәләр бүген дөягә әйләнә» (Карисса).

Синең кәефең сикәлтәле юл сыман күтәрелә төшәме?a Алай булса, бу мәкалә нәкъ синең өчен язылган!

  • Сәбәбе нәрсәдә?

  • Өч адым ясап кара

  • Яшьтәшләрең сөйли

Сәбәбе нәрсәдә?

Яшүсмерләрнең кәефе еш күтәрелә төшә. Яшь вакытта әллә ни зур проблемалар тумаса да, син, бәлки, кәефеңнең һич көтмәгәндә үзгәргәненә хәйран каласыңдыр.

Кәефеңнең күтәрелүе-төшүе аркасында аптырашта калган булсаң, үзеңне гаепләмә, кәефең гормоннар уйнавы аркасында үзгәрә; шулай ук син билгесезлектән дә азапланасың, ә болар яшьләргә хас. Шулай да бирешмә. Кәеф үзгәрүенең сәбәбен эзләп табу һәм хисләреңә хуҗа булу мөмкин.

Факт. Яшь чакта хисләреңә хуҗа булырга өйрәнсәң, сиңа олыгайгач төрле мәсьәләләрне хәл итәргә җиңелрәк булыр.

Яшь кеше юлдагы чокырлардан саклана

Тискәре хисләр юлдагы чокырларга охшаш. Акыллы эш итеп, син алар аркасында интекмәссең һәм теләгән җиргә авырлыкларсыз барып җитәрсең

Өч адым ясап кара

Сөйләш. Изге Язмаларда: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, Бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

«Бер гаилә дустыбызны мин апам дип саныйм. Ул һәр сүземә игътибар итә, аның белән барысын да уртаклашасы килә. Дөрес нәтиҗәгә килсәм, ул горурлана. Ялгышсам, мине ипле генә төзәтә» (Йоланда).

Киңәш. Яшьтәшләрең белән генә киңәшләшмә, алар да кәефнең күтәрелүе-төшүе аркасында интегә, әтиең (я әниең) белән, я булмаса берәр ышанычлы олы кеше белән сөйләш.

Язып куй. Изге Язмаларда Әюб исемле бер кеше турында хәбәр ителә. Өметсезлеккә бирелеп, ул: «Зарымны әйтермен. Җан әрнүен белдерермен!» — дигән (Әюп 10:1). «Җан әрнүеңне» берәрсе белән уртаклашудан тыш тагын ничек «белдереп» була? Хисләреңне язып куеп.

«Мин үзем белән кечкенә блокнот йөртәм. Кәефемне корырлык берәр хәл туса, мин моның турында блокнотыма язып куям. Дневник алып бару — минем өчен яхшы дару» (Илиана).

Киңәш. Дневник алып бар, шунда нинди хисләр кичергәнеңне, сәбәбе нәрсәдә булганны һәм барысын ничек контрольгә алганыңны язып бар. Мәкаләдәге йөкләмә сиңа бу яктан булышыр.

Дога кыл. Изге Язмаларда: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр. Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга бирмәс»,— дип әйтелә (Зәбур 55:22).

«Күңелем пошкан саен, мин Йәһвәгә дога кылам. Йөрәгемне аңа бушаткач, мин тынычланам» (Джасмин).

Киңәш. Борчылсаң да, нәрсә өчен Аллаһыга рәхмәтле булганыңны уйла. Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылган саен, ким дигәндә өч фатихаңны искә алып рәхмәтләреңне белдер.

Яшьтәшләрең сөйли

Даниэль

«Филипиялеләргә 4:6 да „теләсә нинди хәлдә рәхмәт укырга“ киңәш ителә. Мин Йәһвәгә тагын нәрсә өчен рәхмәтемне белдерә алам микән дип уйлыйм һәм шуннан соң догада аңа үз рәхмәтләремне белдерәм. Нәтиҗәдә, борчылуларым кими» (Даниэль).

Джессика

«Кайчак мин Йәһвәгә күңелемне бушатырга оялам, шулай да мин догада күңелемдәгесен ачып салырга тырышам. Дога кылган саен, мин Йәһвәнең яратучан Аллаһы икәнлегенә инанам. Ачылыш 21:4 тән күренгәнчә, ул безнең „һәр күз яшен сөртәчәк“» (Джессика).

a Мәкаләдә яшьләрнең көненә биш тапкыр кәеф үзгәрүе турында сүз бара. Берәр эмоциональ авырудан, мәсәлән, депрессиядән интексәң, «Депрессия белән ничек көрәшергә?» дигән мәкаләне кара.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу