Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 71 мәкалә
  • Синең өчен кем яхшы үрнәк була ала?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Синең өчен кем яхшы үрнәк була ала?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җентекләп сайлыйсы бармы?
  • Ничек сайларга?
  • Гайсәнең Аллаһы ниятендәге үзенчә бердәнбер ролен югары бәялә
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Мәсих — безнең үрнәгебез
    «Йәһвәгә шатлык белән җырлагыз»
  • Баланы ничек тәрбияләргә?
    Гаилә өчен ярдәм
  • Рухи максатлар куй һәм аларга иреш
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 71 мәкалә
Яшь кеше «кемне үрнәк итеп күз алдымда тотарга микән» дип уйлый

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Синең өчен кем яхшы үрнәк була ала?

«Мәктәптә проблемаларга дучар булганда, мин охшаш проблемаларны кичергән кешеләрне искә төшерә идем, аларның үрнәкләре миңа көч һәм дәрт биреп торды. Авырлыклар туганда, кемнеңдер үрнәген күз алдыңда тоту шундый файдалы!»

Берәрсенең үрнәген күз алдыңда тотып, син проблемаларны алдан абайлый белерсең һәм максатларыңа ирешерсең. Иң мөһиме — үрнәк алырлык кешене табу.

  • Җентекләп сайлыйсы бармы?

  • Ничек сайларга?

  • Яшьтәшләрең сөйли

Җентекләп сайлыйсы бармы?

  • Берәрсенең үрнәген күз алдыңда тоту — шул кешегә ияреп эш итү.

    Инҗилдә мәсихчеләргә җитлеккән имандашлардан үрнәк алырга киңәш ителә: «Арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алып, сезгә Аллаһы сүзен җиткергән кешеләрне исегездә тотыгыз. Аларның тәртипләре нинди нәтиҗәләргә китергәнен күзәтеп, иманнарыннан үрнәк алыгыз» (Еврейләргә 13:7).

    Киңәш. Берәрсен сайлар алдыннан, башта: «Бу кешенең миңа тәэсире нинди булыр: яхшымы, начармы? Мин аны популярлыгына һәм яшьтәшем булуына карап сайлыйммы?» — дип уйлан. Рухи яктан җитлеккән кешене генә сайла.

    «А́дам исемле мәсихченең үрнәге миңа бик булышты, ул уңай караш саклый һәм үзен дөрес тота белә. Аның сөйләгән сүзләре һәм кылган эш-гамәлләре әле дә хәтеремдә. Аның үрнәге миңа бик зур йогынты ясады. Ул моны хәтта белми дә» (Колин).

  • Берәрсенең үрнәген күз алдыңда тоту — шул кешенең уйлау рәвешен һәм холкын үзләштерү.

    Изге Язмаларда: «Алданмагыз. Яманнар белән аралашу яхшы гадәтләрне боза»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:33).

    Киңәш. Берәрсен үрнәк итеп сайлаганда, аның матурлыгыңа карама, аның яхшы сыйфатларына кара. Югыйсә, өметләреңнең акланмавы бар.

    «Үзеңне чибәр кешеләр белән гел чагыштырып торсаң, тышкы кыяфәтеңә чиктән тыш игътибар итә һәм үзеңне бик ямьсез саный башлавың бар» (Тамара).

    Уйлап кара: артистларны һәм спортчыларны үрнәк итеп сайлап, синең нинди ачы җимешләр татуың бар?

  • Йәһвә хуп күрмәгән кешенең үрнәген күз алдыңда тотып, син үз максатларыңа ирешә алмассың.

    Изге Язмаларда: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр, ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

    Киңәш. Берәрсен үрнәк итеп күз алдыңда тота башлаганчы, аның сыйфатларына һәм тәртибенә кара. Аның эш-гамәлләрен күзәтеп, син үз максатларыңа ничек ирешергә икәнен белерсең.

    «„Минем җаваплы буласым килә“,— дип әйтер урынына, син: „Минем Джейн кебек җаваплы буласым килә“,— дип әйтә аласың.— „Ул беркайчан да соңга калмый һәм үз вазифаларына җитди карый“» (Мириам).

    Нәтиҗә. Йәһвә хуп күргән кешене сайласаң, синең нинди кешегә әйләнәчәге контрольдән чыкмас.

Яшь кеше Йәһвә хуп күргән кешедән үрнәк ала

Берәрсенең үрнәген күз алдыңда тотып, синең үз максатларыңа ирешүең бар!

Ничек сайларга?

Ике төрле юл белән сайлап була.

  1. Син нинди сыйфатны үстерергә теләр идең? Кемдә шул сыйфат бар? Ул синең өчен үрнәк булсын.

  2. Башта үрнәк алырлык кешене сайла. Шуннан соң аның яхшы сыйфатлары арасында берсен сайла да, шул сыйфатны үстерергә тырыш.

Шушы мәкаләдәге йөкләмә сиңа дөрес сайлау ясарга булышыр.

Үрнәк алырлык кешеләр кем алар?

  • Яшьтәшләр. «Минем иң якын дустыма охшаш буласым килә. Ул башкалар өчен һәрвакыт вакыт таба. Ул миннән яшьрәк булса да, аның күп яхшы сыйфатлары бар, кайберәүләрен үстерергә теләр идем. Ул минем өчен чын үрнәк булып тора» (Мириам).

  • Олы кешеләр. Мәсәлән, синең әти-әниең я имандашлар. «Шик тә юк, минем өчен әти-әнием яхшы үрнәк булып тора. Алар бик яхшы сыйфатлар чагылдыра. Аларны кимчелексез дип әйтеп булмаса да, алар Йәһвәгә тугрылык саклый. Мин аларның яшенә җиткәч, минем турында да шулай ук әйтсәләр иде» (Аннетте).

  • Изге Язмалардагы персонажлар. «Изге Язмалардагы персонажлар арасыннан мин берничә кешене — Тимути, Рут, Әюп, Петер, кечкенә исраилле кызны үрнәк итеп сайладым. Һәрберсенең күркәм сыйфатлары бар. Алар турында күбрәк укыган саен, алар белән яхшырак таныш булам. „Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз“ дигән китапны һәм „Сорауларыңа җаваплар“ (рус) дигән китапның ике томындагы „Пример из прошлого. Индекс“тагы мәгълүматны укып, мин күп файда таптым» (Мелинда).

Киңәш. Берничә кешенең үрнәген күз алдыңда тот. Рәсүл Паул имандашларына: «Без сезгә калдырган үрнәк буенча яшәүчеләрдән күзегезне алмагыз»,— дип киңәш иткән (Филипиялеләргә 3:17).

Син беләсеңме? Син үзең башкаларга үрнәк күрсәтә аласың! Инҗилдә: «Тугрыларга сөйләмдә, тәртиптә, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта үрнәк бул»,— дип әйтелә (1 Тимутигә 4:12).

«Син яхшы сыйфатлар үстергәндә, башкаларның синең артыннан күзәтеп торулары бар. Әйткән сүзләрең аларга зур йогынты ясарга мөмкин. Шулай итеп, синең яхшы сыйфатлар үстерергә тырышуың үзеңә генә түгел, ә башкаларга да файда китерә ала» (Киана).

Яшьтәшләрең сөйли

Эмма

«Күп артистлар Йәһвәнең үзләренә биргән бүләген — тормышны әллә ни кадерләми: алар тәмәке тарта, артык күп эчә һәм шуңа охшаш эшләр кыла. Аларга иярсәк, безнең үзебезгә зыян китерүебез һәм азгын тормыш алып бара башлавыбыз бар» (Эмма).

Джастин

«Йәһвә хуп күргән кешенең үрнәген күз алдыңда тотып, син бәхетле булырсың. Тәҗрибәне ике төрле юл белән туплап була: хаталар кылып я берәрсен күзәтеп. Икенче юлны сайласаң, син хаталар кылудан сакланырсың» (Джастин).

Майк

«Әйтик, син берәрсен үрнәк итеп күз алдыңда тотарга телисең, ди. Башта аның белән якыннан таныш һәм дуслашып китәргә тырыш. Бу кеше синең элекке танышларыңа һәм дусларыңа охшаш булмаска да мөмкин» (Майк).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу