Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwhf 1 мәкалә
  • Ачуны ничек тыя белергә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ачуны ничек тыя белергә
  • Гаилә өчен ярдәм
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нәрсә белергә кирәк?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Изге Язмаларда ярсу турында нәрсә әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
  • «Акыллы кеше ачуы кабынып китүдән үзен тыя белер»
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Эмоциональ сәламәтлек
    Уяныгыз! 2019
Гаилә өчен ярдәм
ijwhf 1 мәкалә
Хатын табак-савыт юган арада ире телевизор карап утыра, һәм хатынның моңа ачуы чыга

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ

Ачуны ничек тыя белергә

Әйтик, тормыш иптәшең үзенең сүзе я эше белән ачуыңны чыгарды, ди. Син ачуыңны тыярга тырышасың. Әмма тормыш иптәшең нәрсәдер дөрес түгел икәнен аңлап, сораулар бирә башлагач, бу синең ачуыңны тыгы да ныграк чыгара. Андый хәлдә ачуны ничек тыя белергә?

  • Нәрсә белергә кирәк?

  • Нәрсә эшләп була?

Нәрсә белергә кирәк?

  • Ярсуга бирелү сәламәтлеккә зыян китерә ала. Ярсуны тыя белмәү кан басымы, йөрәк авырту чирләре, депрессия һәм аш кайнату системасы белән бәйле проблемаларны китереп чыгару куркынычын арттыра. Ярсу шулай ук йокысызлык, күп борчулар, тән тиресе бозылу һәм хәтта инсультның сәбәпчесе булып тора. Изге Язмаларда: «Ачуыңны ташла... чөнки бу тик зыян гына китерергә мөмкин»,— дип юкка гына әйтелмәгән (Зәбур 37:8, искәрмә).

  • Ачу саклау да зыянлы була ала. Ачу саклап йөрү эчтән зыян китереп торган чиргә охшаш булырга мөмкин. Әйтик, син начарлыктан башка нәрсә күрми башлыйсың, тәнкыйтьчел караш чагылдырасың. Андый рух тормыш иптәшең белән яшәүне авыр итә һәм нәтиҗәдә бу гаиләгезгә җитди зыян китерергә мөмкин.

Нәрсә эшләп була?

  • Игътибарыңны тормыш иптәшеңнең уңай сыйфатларына тупла. Тормыш иптәшеңнең өч уңай ягын әйтеп кит. Берәр вакыт ачуың чыкса, шул өч сыйфаты турында уйла. Шулай эшләү сиңа ачуыңны тыярга булышыр.

    Изге Язмалардагы принцип: «Рәхмәтле булыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:15).

    Рәхмәт хисеннән чыгып, хатын үз иренең өй эшләре буенча булышканы, үзен игътибар белән тыңлаганы һәм чирләгәндә ничек кайгыртканы турында уйларга вакыт таба
  • Тормыш иптәшеңне кичерергә өйрән. Хәлгә тормыш иптәшеңнең күзлегеннән чыгып карарга тырыш. Шулчак сиңа аның хәленә керергә җиңелрәк булыр (1 Петер 3:8). Шуннан соң үз-үзеңнән: «Ачуымның сәбәбе никадәр җитди? Иптәшемне кичерү яхшырак булмасмы?» — дип сорап уйлан.

    Изге Язмалардагы принцип: «Үпкә тотмау... күркәм итә» (Гыйбрәтле сүзләр 19:11).

  • Хисләреңне йомшак һәм әдәпле итеп белдер. «Мин» алмашлыгын куллан. «Кайда икәнлегеңне шалтыратып әйтеп була бит» — дип зарланыр урынына: «Инде соң, ә мин синең кайда икәнеңне белмим, шуңа борчылам»,— дип әйтү акыллырак булыр. Ипле генә сөйләшә белсәң, үз-үзеңне контрольдә тоту авыр булмас.

    Изге Язмалардагы принцип: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын» (Көләсәйлеләргә 4:6).

  • Игътибар белән тыңла. Хисләреңне уртаклашканнан соң, тормыш иптәшеңне игътибар белән тыңла, аның сүзен бүлмә. Ул сөйләп бетергәч, аның әйткәннәрен башка сүзләр белән кабатла, шуннан син аның сүзләрен дөрес аңладыңмы, юкмы икәне күренер. Иптәшеңне игътибар белән тыңлап, син үз ачуыңны тыя белергә өйрәнерсең.

    Изге Язмалардагы принцип: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә... исә ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19).

Тим белән Дженнифер

«Ачу тотсаң, сине һәрвакыт нәрсәдер ярсытачак һәм ахыр чиктә синең ачуың ташып чыгачак. Проблеманы ипле генә җайга салганнан соң, без ирем белән бер-беребезгә: „Янә дуслармы?“ — дип әйтәбез (Дженнифер, аның ире Тим).

Джейд белән Кори

«Ирем мине һәрвакыт игътибар белән тыңлый һәм минем хәлемә керә. Моның өчен мин аны аеруча кадерлим. Минем белән риза булмаса да, ул минем әйткәннәремне исәпкә ала. Ул мине беркайчан да булдыксыз итеп хис иттерми» (Джейд, аның ире Кори).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу