Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 84 мәкалә
  • Ни өчен мин гел тиешсезне сөйлим?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ни өчен мин гел тиешсезне сөйлим?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен мин тиешсезне сөйлим?
  • Телне тыя белү
  • Телегездә ярату һәм хөрмәт сүзләре булсын
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Телегезне башкалар файдасына кулланыгыз
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • «Тыңлаучыларны ныгытыр өчен» сөйләгез
    Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 84 мәкалә
Яшь кеше әле генә әйткән сүзләрен кире алырга тели

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Ни өчен мин гел тиешсезне сөйлим?

«Кайчак мин телемне тыеп калам, ә кайчак авызым мидән сигнал көтмичә нәрсәдер әйтеп куя!» (Джеймс)

«Эчем пошса, уйламыйча сөйлим, тыныч күңел белән күп сөйлим. Кәефем нинди генә булмасын, мин гел әллә нәрсәләр сөйлим» (Мари).

Изге Язмаларда «тел — ут ул» һәм «зур урманны яндырып җибәрер өчен кечкенә генә ут җитә» дип әйтелә (Ягъкуб 3:5, 6). Сүзләрең аркасында берәр бәлагә очраганың бармы? Булса, шушы мәкаләдә язылганнар сиңа булыша ала.

  • Ни өчен мин тиешсезне сөйлим?

  • Телне тыя белү

  • Яшьтәшләрең сөйли

Ни өчен мин тиешсезне сөйлим?

Камилсез булу. Изге Язмаларда: «Барыбыз да еш кына абына. Әгәр кеше сүздә ялгышмый икән, ул камил»,— дип язылган (Ягъкуб 3:2). Камил булмау аркасында безнең атлаганда абынуыбыз һәм сөйләгәндә тиешсез сүз әйтүебез бар.

«Мием һәм телем камилсез, шуңа күрә мин нәрсә уйлаганымны һәм нәрсә әйткәнемне һәрвакыт контрольдә тота алмыйм» (Анна).

Бик күп сөйләү. Изге Язмаларда: «Күп сөйләүче гөнаһ кылмый калмас»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 10:19). Бик күп сөйләүчеләр башкаларны тыңлый белми, ләкин аларны берәр тиешсез сүз әйтеп рәнҗетә белә.

«Минемчә, бүлмәдәге иң акыллы кешеләр — сүз дәшмәүчеләр. Бөтен кешеләр арасында иң акыллы кеше Гайсә Мәсих тә кайчак бер сүз дә дәшми торган булган» (Джулия).

Сарказм. Изге Язмаларда болай диелә: «Уйламыйча әйтелгән сүз кылычтай телгәли» (Гыйбрәтле сүзләр 12:18). «Уйламыйча әйтелгән сүз» астында сарказмны — башкаларны рәнҗетерлек һәм түбәнсетерлек сүзләрне аңлап була. Андый чәнечкеле сүзләрне әйтүче кешеләр: «Мин шаяртам гына!» — дип акланырга мөмкин. Ләкин башка кешеләрне мыскыллау бер дә көлкеле түгел. Изге Язмаларда «яман теллелек һәм һәртөрле явызлыктан арыныгыз» дип киңәш ителә (Эфеслеләргә 4:31).

«Мин башкаларны көлдерергә ярата идем, шунлыктан еш кына сарказм куллана идем. Сүзләрем аркасында мин еш бәлагә очрый идем» (Оксана).

Яшь кеше төш пастасын кире тюбикка кайтарырга тырыша

Төш пастасын тюбикка кире кайтарып булмаган кебек, әйткән сүзне дә кире алып булмый

Телне тыя белү

Телеңне тыя белү җиңелләрдән түгел, әмма Изге Язмалардагы принциплар синең өчен зур ярдәм була ала. Кайберләренә игътибар итик:

«Әйтәсен эчтән генә әйтеп бетерегез дә дәшмәгез» (Зәбур 4:4).

Кайчак иң яхшы җавап — дәшмичә калу. «Кызып киткән атмосфера берникадәр вакыттан соң сизелерлек дәрәҗәдә сүрелә төшәргә мөмкин,— ди Лора исемле бер яшь хатын-кыз.— Үземне кулга алгач, мин телемне тыя алганыма шатланам». Берничә секунд кына түзеп тору да сине бәладән коткарыр.

«Тел ризыкның тәмен сизгән кебек, колак та сүзләрне аера түгелме?» (Әюп 12:11)

Бәлагә очрамас өчен, берәр нәрсәне әйтер алдыннан үзеңә биредәге сорауларны бир:

  • Бу сүзләр ялган түгелме? Аларны әйтү игелек күрсәтү булырмы? Аларны чыннан да әйтәсе бармы? (Римлыларга 14:19)

  • Берәрсе миңа андый сүзләрне әйткән булса, бу миңа ошар идеме? (Маттай 7:12)

  • Бу сүзләрне әйтеп, мин башка кешенең фикерен исәпкә алуымны күрсәтерменме? (Римлыларга 12:10)

  • Хәзер уңайлы вакытмы? (Вәгазьче 3:7)

«Басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез» (Филипиялеләргә 2:3).

Бу киңәш буенча эш итеп, син башкалар турында яхшыны гына уйларга, димәк, телеңне тыярга һәм авызыңны ачканчы уйларга өйрәнерсең. Ә инде рәнҗетерлек берәр нәрсә әйткән булсаң, басынкылык сине гафу үтенергә этәрер. Әмма гафу үтенү белән озак сузма! (Маттай 5:23, 24) Шуннан соң телеңне тыярга өйрән.

Яшьтәшләрең сөйли

Тэйлор

«Кызу чагымда мин рәнҗетергә теләмәсәм дә уйламыйча берәр нәрсә әйтеп ташлыйм. Әмма нибары ун секунд көтеп торсам һәм „әйткәннәрем башкаларга зыян китерермәсме?“ һәм „моны әйтәсе бармы?“ дип уйласам, миңа телемне тыю җиңелрәк була» (Тейлор).

Брэндон

«Берәрсенең әйткәннәре сине борчыса, әйтүченең хәл-әхвәлләре турында уйлап кара. Кайчак ул үзе нәрсә әйткәнен аңлап бетерми, аның сүзләрен онытсаң да була. Кайчак аның әйткәннәре сине рәнҗетә, әмма ул хаклы булырга мөмкин. Теге кеше белән тыныч кына, ачыктан-ачык сөйләшеп кара. Шулай итеп сез хәлне җайга салырсыз» (Брэндон).

Джессика

«„Башкаларны ничек рәнҗетергә?“ дип уйлап йөрмәсәң, рәнҗетерлек сүзләр әйтеп тормассың да. Безгә хәлләргә һәм кешеләргә дөрес караш сакларга кирәк. Андый карашны сакласак, безнең чәнечкеле сүзләрне әйтәсе килмәс» (Джессика).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу