Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwwd 11 мәкалә
  • Лайлачның ябышучан лайласы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Лайлачның ябышучан лайласы
  • Иҗади эшләр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Миксинаның лайласы
    Иҗади эшләр
  • Мыегаяклыларның җилеме
    Иҗади эшләр
Иҗади эшләр
ijwwd 11 мәкалә
Лайласын чыгаручы лайлач.

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Лайлачның ябышучан лайласы

Хирурглар күптән аңлаган: тән җәрәхәтләре төзәлсен өчен, махсус медик җилемнәр кирәк. Хәзерге вакытта кулланылган җилемнәрнең күбесен тән эчендәге тукымаларда кулланып булмый. Алар агулы, кипкәч ката я тәндәге юеш тукымаларга ябышмый. Лайлачныңa лайласын тикшереп, галимнәр бу проблемаларны чишү юлын тапкан.

Игътибар итегез. Куркыныч янаганда, лайлач, бик ябышучан лайласын чыгарып, хәтта юеш яфракка ябыша ала. Бу механизм аны яклый һәм шул ук вакыт хәрәкәт иреген чикләми.

Галимнәр, лайланы тикшереп, аның көчле табигый җилем булуының сәбәпләрен ачыклаган. Мәсәлән, лайлач химик бәйләнешләрне дә, электростатик тартымны да куллана. Лайласы лайлач беркетелгән җирнең эченә үтеп керә һәм шул ук вакытта басым астында сыгылмалы булып кала. Тикшерүчеләр лайлачның лайласына охшаш җилемне барлыкка китергән. Бу җилем инде булган медик җилемнәрдән күпкә көчлерәк һәм эчке органнарга, кимерчәк сөяккә ябышкан кебек, яхшы ябыша.

Экспертлар бу җилем, медик җөйләрне һәм беркеткечләрне алыштырып, һәрбер хирургның коралы булып китәр дип өметләнә. Бу җилем тән кимерчәкләрен төзәтер өчен я медик җайланмаларны тәннең нәкъ кирәкле урынына беркетер өчен кулланыла ала. Дуңгыз йөрәгендәге һәм күсе бавырындагы тишекләрне ямау буенча сынаулар җилемнең эффектив икәнлеген күрсәткән.

Галимнәр еш кына, тирә-юньдәге табигатьне күзәтеп, төрле мәсьәләләрнең искиткеч чишелешен таба. «Безгә нибары кая карарга икәнен белергә һәм яхшы идеяне күрергә кирәк»,— дип әйткән бу синтетик җилемне булдырган институтның директоры Дональд Ингбер.

Сез ничек уйлыйсыз? Лайлачның ябышучан лайласы эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?

a Фәнни исеме: Arion subfuscus.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу