Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwwd 39 мәкалә
  • Броненосец коңгызының каты кабыгы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Броненосец коңгызының каты кабыгы
  • Иҗади эшләр
Иҗади эшләр
ijwwd 39 мәкалә
Броненосец коңгызы.

Heather Broccard-Bell/iStock via Getty Images

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Броненосец коңгызының каты кабыгы

Төньяк Американың көнбатышында броненосец дип аталган коңгыз яши (Phloeodes diabolicus). Галимнәр әйтүенчә, бу коңгыз үзенең авырлыгыннан 39 000 тапкыр авыррак булган басымга чыдый ала. Аны хәтта машина таптап китсә дә, бу коңгыз сытылмый. Аның чыдамлыгының сере — каты кабыгында икән.

Броненосецның кабыгы өске һәм аскы өлештән тора. Бу ике өлеш аның гәүдәсенең кырыйлары буйлап бер-берсенә тоташкан. Тоташу урынының бер өлеше, каты булып, үз формасын үзгәртми һәм шулай итеп коңгызның эчке әгъзаларын саклап тора. Тоташу урынының икенче өлеше сыгылучан һәм деформацияләнә ала, ә өченче өлеше хәтта тегендә-монда шуышып йөри ала. Моның барысы нәтиҗәсендә коңгыз сытылмый һәм агач кайрысы я ташлар астына кысылып кереп яшеренә ала.

Броненосец кабыгының өске өлеше дә игътибарга лаек. Ул бер-берсеннән аерылмый торган ике өлештән тора. Алар бер-берсенә «застёжка» сыман береккән. Бу урын сыртны хәтерләтә. «Застёжканың» тешләре арасында аксымнар бар. Алар, клей сыман, «застёжканың» тешләрен ябыштырып тора. Коңгыз авыр нәрсә астында калып сытылганда, аның «сырты» бераз чатнарга мөмкин. Ләкин аксымнар ярдәмендә чатнаган урыннар әкренләп төзәлә.

Броненосец коңгызының каты кабыгы күрсәтелгән. Аның кабыгының өске һәм аскы өлеше бер-берсе белән ничек тоташканы күрсәтелгән. Шулай ук аның «сырты» күрсәтелгән.

Ике өлеш бер-берсенә «застёжка» сыман береккән

Кызыл уклар броненосец кабыгының өске һәм аскы өлешләре бер-берсенә тоташкан урыннарга күрсәтә. Соры ук өске өлешнең «сыртына» күрсәтә

Тикшерүчеләр броненосец үзенчәлеген көчле басымга чыдый алган конструкцияләр төзүдә, мәсәлән машиналар, күперләр һәм биналар төзүдә, кулланырга тели.

Сез ничек уйлыйсыз? Броненосец коңгызы кабыгының бу үзенчәлеге эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу