Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwwd 41 мәкалә
  • Күзәнәкләрнең специальләшү сәләте

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Күзәнәкләрнең специальләшү сәләте
  • Иҗади эшләр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Гади» күзәнәк чыннан да гадиме?
    Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау
  • Эмбриолог үз иманы турында сөйли
    Уяныгыз! 2016
Иҗади эшләр
ijwwd 41 мәкалә
Күзәнәк икегә бүленә.

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Күзәнәкләрнең специальләшү сәләте

Кеше яралгач, аның тормышы зигота дип аталган бер кечкенә күзәнәктән башлана. Бу күзәнәкне гади күз белән, микроскопсыз күреп булмый. Шулай да, берничә ай үткәч, кеше тулы формалашкан бала булып туа. Бу бер күзәнәк күбәя һәм 200 дән артык төрле төр күзәнәкләргә, төрле формалы, төрле зурлыктагы һәм төрле функцияле күзәнәкләргә әйләнә.

Игътибар итегез: зигота, үз ДНКсының күчермәсен ясап, икегә бүленә. Барлыкка килгән күзәнәкләр бу процессны күп тапкыр кабатлый. Башта бар яңа күзәнәкләр бер-берсенә охшаш. Аларның ДНКларында, һәр төр күзәнәкләр ясар өчен, барлык кирәкле күрсәтмәләр бар.

Яралудан соң, бер атна үткәч, күзәнәкләр арасында специальләшү күзәтелә, ягъни алар ике төр күзәнәкләргә әйләнә башлый. Кайбер күзәнәкләр яралгы булып китәчәк, ә башкалары плацента һәм аның белән бәйле тукымалар булып китәчәк; алар яралгыга үсәргә ярдәм итә.

Өченче атнага яралгының күзәнәкләре өч катлау барлыкка китерәләр. Бу катлаулардан төрле тукымалар һәм органнар формалаша. Тышкы катлаудан нерв системасы, ми, авыз куышлыгы, тире өслеге һәм башка күзәнәкләр үсеп китәләр; урта катлаудагы күзәнәкләрдән кан әйләнеше органнары, сөякләр, бөерләр, мускуллар һәм башка тукымалар барлыкка килә; эчке катлаудан эчке органнар, мәсәлән, үпкәләр, сидек куыгы, ашкайнату системасы, формалаша.

Диаграмма: бер күзәнәк өч төркем күзәнәкләр булып күбәя. Шушы төркемнәрдәге күзәнәкләр аннары тумаган баланың ми күзәнәкләре, үпкәләре, сөякләре һәм башка өлешләре булып китә.

Тумаган бала үскәндә, күзәнәкләр күбәя һәм 200 дән артык төрле төр күзәнәкләргә әйләнә, ягъни специальләшә

Йөклелек дәвамында кайбер күзәнәкләр, аерым я төркемләшеп, яралгының билгеле бер өлкәләреннән башкаларына күчеп йөри. Башка күзәнәкләр, бергә төркемләшеп, яссы формалар я җеп яки куышлык формалары булдыралар. Андый процесслар барсын өчен, күзәнәкләр үз эшчәнлеген бер-берсе белән яраклаштырырга тиеш. Мәсәлән, бер мәл яссы форма күзәнәкләре кечкенә көпшәләргә әверелә. Бу процесс яралгының төрле урыннарында бер үк вакытта үтә. Аннары көпшәләр озыная һәм тармаклана башлый, ахыр чиктә, алар берләшеп, кан әйләнеше системасын булдыра.

Таза баланың тууы вакытына аның йөзләгән миллиард күзәнәкләре, барысы үз вакытында, дөрес урында, дөрес төргә инде әйләнгән була.

Сез ничек уйлыйсыз? Күзәнәкләрнең специальләшү сәләте эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу