ТАПАНИ ВИИТАЛА | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Саңгырау кешеләргә булышу теләгем тормышка аша
Йәһвә Шаһитләрен беренче тапкыр очраткач, алар миңа Изге Язмаларда язылган бер вәгъдәне күрсәтте: «Саңгырауларның колаклары ишетә башлар» (Ишагыя 35:5). Мин тумыштан саңгырау, шуңа тавышның нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмыйм. Шуңа «ишетә башлар» дигән сүзләр миңа әллә ни нык тәэсир итмәде. Әмма алар миңа Изге Язмалардан Аллаһы Патшалыгы бар гаделсезлекне, сугышларны, авыруларны һәм хәтта үлемне юк итәчәген күрсәткәч, бу миңа бик нык тәэсир итте. Вакыт узу белән мин бу вәгъдәләр турында башка саңгырау кешеләргә ашкынып сөйли башладым.
Мин 1941 елда туганмын. Без Финляндиядә, Виррат шәһәрендә яши идек. Гаиләбездә барысы да саңгырау иде: әти-әнием дә, энем белән сеңелем дә. Туганнарыбызның күбесе дә саңгырау иделәр. Шуңа без ишарәләр телендә сөйләшә идек.
Изге Язмалар ярдәмендә күп кенә гаҗәеп нәрсәләр белән танышам
Мин өйдән 240 километр ераклыкта урнашкан интернат-мәктәптә укыдым. Монда ишарәләр телендә сөйләшү тыела иде. Ул елларда Финляндиядә, саңгыраулар өчен мәктәпләрдә, укытучылар һәм башкалар сөйләп кенә аңлата иделәр. Шуңа күрә безгә авазлар чыгарып аңлатырга һәм кешенең иреннәренә карап әйткәннәрен аңларга кирәк иде. Укытучы ишарәләр кулланып сөйләшүебезне күрсә, линейка я указка белән бармакларыбызга суга иде. Аннан соң берничә көн шешкән бармаклар белән йөри идек.
Мәктәпне тәмамлагач, мин авыл хуҗалыгы колледжына укырга кердем. Безнең үз хуҗалыгыбыз бар иде, шуңа күрә миңа бу яктан әз генә белем алырга кирәк иде. Бер көн өйгә кайткач, мин өстәл өстендә «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларын күрдем. Әтием миңа бу журналларда Изге Язмаларда язылган гаҗәеп нәрсәләр аңлатыла дип әйтте. Әтием һәм әнием белән бер пар Изге Язмаларны өйрәнә башлаган икән. Алар икесе дә ишетүче кешеләр иде. Алар әти-әниемә кәгазь һәм ручка ярдәмендә барысын аңлатып өйрәтә иде.
Әтием миңа тиздән җир белән Аллаһы Патшалыгы идарә итәчәк һәм бөтен җир гаҗәеп матур оҗмах булачак диде. Үлгән кешеләр терелеп торачак дип аңлатты. Ләкин мине үлгәннәр күккә бара дип өйрәткән иделәр, шуңа күрә мин Йәһвә Шаһитләре әтием белән ишарәләр телендә сөйләшә алмаганга ул аларны дөрес аңламаган дигән нәтиҗәгә килдем.
Шул пар әти-әнием янына кабат килгәч, мин аларга әтинең әйткәннәрен искә алып сораулар бирдем. «Әтиең дөрес әйткән»,— диделәр алар һәм Яхъя 5:28, 29 да язылган Гайсәнең терелтү турында әйткән сүзләрен күрсәттеләр. Алар ничек Аллаһы җирне явызлыктан чистартачак икәнен аңлаттылар һәм кешеләр анда камил сәламәтлеккә ия булып мәңге тынычлыкта яшәячәк дип әйттеләр (Зәбур 37:10, 11; Даниял 2:44; Ачылыш 21:1—4).
Минем күбрәк беләсем килә иде, шуңа күрә мин Антеро исемле кардәш белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Ул ишетә иде һәм ишарәләр телен белми иде, шуңа күрә сорауларга җавап биргәндә мин аларны кәгазьгә яза идем. Антеро аларны укый иде һәм өстәмә сораулар я комментарийлар яза иде. Ул бик сабыр булды һәм без атнасына ике сәгать өйрәнә идек.
1960 елда мин Йәһвә Шаһитләренең региональ конгрессына бардым. Андагы программа ишарәләр теленә тәрҗемә ителә иде. Җомга, төштән соң, суга чумдырылу шимбә үтәчәк дигән белдерү яңгырады. Шуңа шимбә иртән мин үзем белән йөзгәндә кия торган плавки һәм тастымал алдым. Шулай итеп мин суга чумдырылу үттем!a Күп тә үтмәстән әти-әнием һәм сеңлем белән энекәш тә суга чумдырылу үтте.
Гаиләмнең һәр әгъзасы ахыр чиктә суга чумдырылу үтте
Изге Язмалардагы хакыйкатьләр белән уртаклашам
Белгәннәремне башка саңгырау кешеләргә сөйлисем килә иде. Аларга ишарәләр телендә сөйләргә кирәк иде һәм мин шулай эшләдем дә. Беренче участогым минем туган шәһәрем булды.
Тиздән мин Тампере шәһәренә, зур индустриаль үзәккә күчендем. Өйдән өйдән йөреп мин кешеләрдән сораштырып саңгырау кешеләрне эзләдем. Шулай итеп мин Изге Язмалар өйрәнүләре башладым һәм берничә елдан соң Тампере шәһәрендә 10 нан артык саңгырау кеше вәгазьләп йөри иде.
1965 елда мин ягымлы бер апа-кардәш белән таныштым, Аның исеме Мэйри иде. Киләсе елны без өйләнештек. Мэйри ишарәләр телен бик тиз үзләштерде. Без аның белән бергә Йәһвәгә 50 ел бергә хезмәт иттек. Ул эштән һич тә куркып тормый торган тугры тормыш иптәшем булды.
Туй көне (1966 ел)
Өйләнешкәннәр соң ике ел узгач, улыбыз Марко туды. Ул ишетә иде. Өйдә без аның туган телендә фин телендә һәм фин ишарәләр телендә сөйләшә идек. 13 яшендә улыбыз суга чумдырылу үтте.
Вакыт узу белән Тампере шәһәрендә безнең яңа төркемгә ишарәләр телендә сөйләшүче күп кенә кеше кушылды. Шуңа күрә без, 1974 елда ишарәләр телендә сөйләшүче вәгазьчеләр булмаган башка шәһәргә күчендек. Бу Турку шәһәре иде. Йорттан йортка вәгазьләп без ишарәләр телендә сөйләшүче кешеләр эзләдек. Туркуда без берничә ел үткәрдек һәм шул арада 12 Изге Язмалар өйрәнүчем суга чумдырылу үтте.
Балтика илләрендәге хезмәт
1987 елда Марконы Бәйтелгә хезмәт итәргә чакырдылар. Туркудагы төркемебез ныгыгач, без башка җиргә күченү турында уйлана башладык.
Шул көннәрдә Көнчыгыш Европа илләрендә вәгазь эшен иркен үткәрергә рөхсәт иттеләр. Шуңа күрә 1992 елның гыйнвар аенда без башка бер саңгырау абый-кардәш белән Эстониягә, Таллин шәһәренә киттек.
Без бер апа-кардәшнең абыйсы белән элемтәгә кердек. Ул Йәһвә Шаһите түгел иде һәм яхшы хәбәр белән кызыксынмый иде. Шулай да ул безгә Эстониядәге саңгырау кешеләр белән элемтәгә керергә булышты. Безгә инде кире кайтырга кирәк иде, шул соңгы кичне ул безне Таллиндагы саңгыраулар берләшмәсе үткәргән очрашуга алып барды. Без очрашуга алдарак килдек һәм эстония һәм рус телендәге журналлар куелган өстәл әзерләдек. Күп тә үтмәстән кешеләр өстәлдән якынча 100 китап һәм 200 журналны алдылар, якынча 70 кеше үз адресларын калдырды. Шул кичне Эстониядә ишарәләр телендә сөйләшүче кешеләргә вәгазьләү эшенә нигез салынды!
Балтика илләренең берсенә вәгазьләргә барабыз
Тиздән без Мэйри белән Эстониядә вәгазьләр өчен анда вакыт-вакыт барырга булдык. Без әзрәк эшләргә булдык һәм гомуми пионер хезмәтен башладык. Таллинга паромда бару җиңелрәк булсын өчен, без 1995 елда Хельсинки шәһәренә якынрак күчендек. Эстониядә хезмәт итү гаҗәеп җимешләр китерәчәген без күз алдына да китерми идек!
Без күпме өйрәнү үткәрә алдык, шулкадәр үткәрдек тә. 16 өйрәнүчебез рухи яктан үсеп суга чумдырылу үтте. Аларның икесе апалы-сеңелле иде һәм алар саңгырау да, сукыр да иде. Алар белән өйрәнү үткәргәндә без кулларын тотып өйрәндек. Алар ишарәләрне безнең кулга тотынып таный иде.
Саңгырау кешеләр белән өйрәнү үткәрү авыррак булды, чөнки ул вакытта ишарәләр телендә басмалар юк иде. Шуңа күрә без мөмкин кадәр күбрәк басмаларыбыздагы рәсемнәрне кулланырга тырыштык. Без аларны хәтта җыеп бара идек.
Финляндиядәге филиал миңа Латвиягә һәм Литвага барырга кушты. Шул илләрдә яшәүче ишарә телендә сөйләшә торган кешеләргә ничек булышып була икәнен белергә кирәк иде. Без шул илләргә берничә тапкыр барып килдек һәм андагы Шаһитләргә ишарәләр телендә сөйләшүче кешеләрне ничек табып була икәнен күрсәттек. Һәр илнең диярлек үз ишарәләр теле бар иде. Шуңа күрә мин Эстония, Латвия һәм Литва илләренең ишарәләр телен өйрәндем. Балтика илләрендә шулай ук рус ишарәләр телен дә куллана иделәр, шуңа ул телне дә өйрәнергә туры килде.
Ләкин Эстониягә һәм шул яклардагы башка илләргә сигез ел йөргәннән соң тормыш иптәшем Мэйрига Паркинсон авыруы дигән диагноз куйдылар. Шуңа күрә без ул илләргә бүтән инде йөрмәдек.
Саңгырау кешеләргә булышыр өчен эшләрне оештырабыз
1997 елда Финляндия филиалында ишарәләр теленә тәрҗемә итү төркеме оештырылды. Без филиал янында яши идек, шуңа күрә мин тормыш иптәшем белән басмаларны чыгаруда булыша алдык. Бүген дә кайвакыт мин шул төркемгә булышып торам. Без үз улыбыз Марко һәм аның тормыш иптәше Кирси белән бергә эшләдек. Марко соңрак ишарә теленә тәрҗемә итүче башка илләрдәге төркемнәрне өйрәтүдә дә булышты.
Фин ишарәләр теленә видеолар чыгарырга булышабыз
Филиал шулай ук ишетүче вәгазьчеләргә ишарәләр телен өйрәнер өчен курслар оештырды. Шул курслар ярдәмендә күпләр ишарә телендә вәгазьли башлады. Алар җыелышларга кушылды һәм аларны җитәкчелек итүдә ярдәм итеп тора.
Булышырга теләгем әле дә янып тора
2004 елда без тормыш иптәшем белән Хельсинкидагы ишарәләр телендәге беренче җыелышка булыштык. Өч ел эчендә ул нык һәм ашкынучан җыелыш булып китте. Анда күп кенә пионерлар хезмәт итә.
Безнең ихтыяҗ зуррак булган җирләргә күченәсебез килде. 2008 елда без Тампере янына күчендек. Анда без 34 элек хезмәт иткән ишарәләр телендәге төркем бар иде. Бер ел узды һәм бу төркем Финляндиядәге ишарәләр телендәге икенче җыелыш булып китте.
Ләкин Мэйри хәле начарлана барды. Мин аның турында кайгыртып тордым. 2016 елда ул вафат булды. Мин кадерле Мэйрины сагынсам да, аны яңа дөньяда күрү өмете белән яшим. Анда авырулар инде булмаячак (Ишагыя 33:24; Ачылыш 21:4).
Ә әлегә мин ишарәләр телендә сөйләшүче кешеләргә яхшы хәбәрне сөйләп йөрим. Мин бу хезмәттә инде 60 ел катнашам һәм бу хезмәттә катнашырга теләгем әле дә янып тора!
a Ул елларда, суга чумдырылыр өчен, өлкәннәр белән сөйләшеп алу таләбе әле юк иде.