Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfs 20 мәкалә
  • Мин дөрес юл сайлаганыма рәхмәтлемен

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мин дөрес юл сайлаганыма рәхмәтлемен
  • Йәһвә Шаһитләренең тәрҗемәи хәлләре
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Максатларыбызга омтылабыз
  • Авыр йөкләмә
  • Папуа — Яңа Гвинея — көтелмәгән хәлләр иле
  • Өйдә эшлисе эшләр күп
  • Йәһвә мине үз ихтыярын үтәргә өйрәтте
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • «Чынлыкта мин беркайчан да ялгыз булмадым»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Билгеләнүегез үзгәрсә, шатлыгыгызны югалтмагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
Йәһвә Шаһитләренең тәрҗемәи хәлләре
lfs 20 мәкалә
Уоррен һәм Лианн Ренолдз.

УОРРЕН РЕНОЛДЗ | ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Мин дөрес юл сайлаганыма рәхмәтлемен

Австралиянең төньяк-көнбатышында урнашкан бик ерак җирдә мин берничә абый- һәм апа-кардәш белән учак янында утырам. Без бергә сөйләшеп утырабыз, Йәһвәнең безне ничек фатихалаганнарын исебезгә төшерәбез. Минем күп тапкырлар андый учаклар янында утырганым булды, ләкин бу еш кына төрле илләрдә, башка телләрдә сөйләшкән кешеләр белән була иде. Шул учак ялкыннары аша мин кадерле хатынымның елмаюдан балкыган йөзен күрәм. Без бергәләп, Йәһвәгә төрле җирләрдә хезмәт иткәндә, күп гаҗәеп вакыйгалар кичердек. Андый җирләргә барырмын дип уема да килмәгән иде. Чынлыкта, мин яшь чагымда гел икенче тормышны сайлый алыр идем. Моның турында сезгә сөйлисем килә.

Мин Австралиянең авыл җирендә үстем. Әти-әнием һәм әби-бабаларым 1950 елларда, мин әле туганчы, хакыйкать белән танышкан булган. 6 яшемдә мин вәгазьли башладым, ә 13 яшемдә суга чумдырылдым. Каникулларда мин еш кына ярдәмче пионер булып хезмәт иттем. Мин Йәһвәне ярата идем, аңа мәңге хезмәт итәсем килде.

Әти-әнием һәм дүрт энем белән

Миңа 15 яшь булганда, тренерларым спортта уңышларга ирешкәнемә игътибар итте. Шуңа күрә регби буенча бер профессиональ лига командасы вәкилләре миңа стипендия тәкьдим иттеләр. Регби йолдызы булып китү мөмкинлеге мине кызыктырды, ләкин мин үземне инде Йәһвәгә багышлаган идем. Әтием миңа, спортта карьера ясаргамы, юкмы дигән карар кабул иткәнче, инде элегрәк биргән вәгъдәм турында тирәнтен уйланырга тәкьдим итте. Мин шулай эшләдем дә һәм ике нәрсәдә дә уңышлы була алмаячагымны аңладым, шуңа күрә мин бу тәкъдимне кире кактым. Айлар үткәч, Австралиянең Канберра шәһәрендәге Спорт институты миңа икенче бер стипендия тәкьдим итте. Бу тәгъдим буенча, мин марафончы булып китәргә һәм Бердәмлек Уеннарында һәм Олимпия уеннарында Австралия вәкиле булып катнашырга тиеш идем. Ләкин мин Аллаһыны яраттым, аңа биргән вәгъдәмне үтәргә бик теләдем, шуңа күрә «юк» дип җавап бирдем.

Тиздән мин, мәктәпне ташлап, үзем инде берникадәр вакыт уйлап йөргән максатымны үтәдем: пионер хезмәтен башладым. Әмма гаиләм акча ягыннан кыенлыклар кичергәнгә, мин пионер хезмәтен калдырдым һәм тулы көн ферма техникасы йөртүче булып эшли башладым. Ул вакытта яшүсмер чагымның соңгы еллары иде, мин берүзем яшәдем. Гыйбадәтем бик тиз формаль нәрсәгә әйләнде. Мин аптырашта һәм рухи яктан югалган идем. Мин чиктән тыш күп эчкән, әхлаксыз дуслар сайлап, үземне акылсыз тоттым. Минем дә алар эшләгәнне эшлисем килде. Кыска вакытлы ләззәт артыннан куам дип, Йәһвә белән мөнәсәбәтләремне оныттым.

Миңа үзгәрешләр ясарга кирәк иде, шуңа күрә мин, элекке иптәшләремнең йогынтысыннан ераграк булыр өчен, башка шәһәргә күчендем. Мин Йәһвәгә якынлаштым һәм яңадан пионер хезмәтен башларга ниятләдем. Аннары мин Лианн Макшерри исемле бер оялчан авыл кызын очраттым, ул инде пионер иде, без аның белән дуслаштык. Без максатларыбыз, шул исәптән миссионер хезмәте, турында ачык итеп сөйләштек. 1993 елда без ойләнештек. Без икебез дә Йәһвәнең тормышыбыз белән җитәкчелек итүен теләдек.

Максатларыбызга омтылабыз

Шул елны мин дә, Лианн кебек, гомуми пионер булып киттем. Без тормышыбызны гади, бурычларга кермичә, алып барырга булдык, шуңа күрә яшәр өчен иске трейлер сатып алдык. Алты ел дәвамында без Йәһвә оешмасы кая барырга тәкъдим итсә, шунда күченеп йөрдек. Үзебезне тәэмин итәр өчен, без төрле эшләр башкардык. Без кечкенә җыелышлар белән Квинсленднең ерак төбәкләрендәге зур, тигез коры җирләрдә вәгазьләдек. Без еш кына, аулак урыннарда лагерь корып, очрашуларыбызны шунда я җирле җәмәгать залында үткәрдек. Без бәхетле идек. Шулай да, без үзебездән: «Йәһвә өчен без күбрәкне эшли алабызмы?» — дип сорый идек. Тиздән без җавап алдык.

Австралиянең ерак урнашкан төбәгендәге вәгазь сәяхәте вакытында табигатьтә үткән очрашу

Йәһвә оешмасы безне башка илдә миссионер хезмәтенә керешергә чакырды! Әмма без төшенкелеккә бирелдек һәм, Галаад мәктәбендә укымыйча, яхшы миссионерлар була алуыбызга шикләнеп, үзебезне яраксыз хис иттек. Без хезмәтне ярата идек, ләкин, ерак җирләрдә хезмәт иткәндә, өйрәнүләребез күп булмаганга, без үзебезне уңышлы өйрәтүчеләр итеп санамадык.

Үз борчылуларыбызны без Филиал комитетында хезмәт иткән Макс Ллойд кардәшкә сөйләдекa. Ул безне шуңа ышандырды: үзебезне яраксыз хис итсәк тә, барысын Йәһвәгә тапшырсак, ул безне теләсә кайсы йөкләмәне үтәргә сәләтле итәчәк. Әтиләрчә бирелгән шушы юату ярдәмендә без Шри-Ланкада хезмәт итәргә йөкләмәне шатлык белән кабул иттек.

Авыр йөкләмә

1999 елда без Шри-Ланканың башкаласы Коломбо шәһәренә килдек. Австралиянең авыл җирендәге тыныч тормышыбыз белән чагыштырганда, нинди зур аерма иде монда! Без гражданнар сугышы, ярлылык, халык күплеге, фәкыйрьләр һәм катлаулы телләрнең нәрсә икәнен белдек. Шулай да Шри-Ланкада хәзинәләр — безнең матур абый- һәм апа-кардәшләр, шулай ук әле Йәһвәне белмәгән бик күп басынкы кешеләр — бар иде.

Безне Канди шәһәренә биргеләделәр. Ул матур яссы таулыкта — чәй плантацияләре һәм тропик урманнар уратып алган урында урнашкан. Бу шәһәр күп кенә Будда храмнары белән билгеле. Җирле халык үзенең кайгыртучан Барлыкка Китерүчесе турында белми иде диярлек. Безнең җыелыш сингал һәм тамил телләрендә сөйләшкән абый- һәм апа-кардәшләрдән тора иде. Очрашулар ике телдә үткәрелде. Сингал телен өйрәнү авыр булды, ләкин җыелышыбыз һәм өйрәнүчеләребез, күп хаталарыбыздан көлсәләр дә, тырышлыкларыбызны кадерли иде.

Шри-Ланкада сингал һәм тамил телләренә тәрҗемәчеләр ярдәмендә нотык сөйләм

Әмма тел безнең өчен иң зур авырлык түгел иде. Без монда беренче мәртәбә хакыйкатькә каты каршылык күрсәтелүен күрдек. Бер тапкыр ачулы кеше төркеме безне уратып алды. Кайберләре безнең әдәбиятны яндырган арада, башкалары мине һәм башка абый-кардәшне тибә-тибә кыйнады. Шул сынау вакытында без Йәһвәдән тыныч булып калырга һәм, үлсәк, безне исенә төшерергә сорадык. Бәхеткә каршы, төркем таралды. Калтыранып авылдан чыкканда, без Йәһвәгә яклаганы өчен рәхмәтләр белдердек.

Вакыт узу белән без Шри-Ланканы өебез итеп күрә башладык. Халыкны бүлгән сугышка карамастан, безгә Йәһвәнең хакыйкатькә сусаган кешеләрне үзенең бердәм гаиләсенә җәлеп иткәне ошый иде. Бу гаҗәеп утрау турында күп җылы хатирәләребез бар. Шулай да, ике елдан соң, хакимиятләр дин җитәкчеләренең басымына бирелде, һәм миссионерларның күбесенә илдән китәргә туры килде.

Аннан соңгы атналар күңелсез һәм борчулы булды. Без кая барырбыз инде? Җитәкче совет безне Папуа — Яңа Гвинея иленә билгеләде. Без аның башкаласы Порт-Морсби шәһәренә 2001 елның сентябрь аенда килдек.

Папуа — Яңа Гвинея — көтелмәгән хәлләр иле

Папуа — Яңа Гвинея Австралиянең иң якын күршесе булса да, андагы көндәлек тормыш һәм культура бик аерылып тора. Безгә яңабаштан яңа шартларга яраклашырга кирәк иде. Анда кешеләр 800 дән артык телдә сөйләшә. Без иң киң таралган телне — ток-писин телен өйрәндек.

Өч ел Попондетта шәһәрендә хезмәт иткәннән соң, безне район хезмәтенә билгеләделәр. Йәһвә безне шулай итеп кулланыр дип, без бер дә уйламаган идек! Мин күчеп йөрүче күзәтчеләрне җитлеккән булулары, өйрәтү сәләтләре һәм биргән җитәкчелекләре өчен һәрвакыт кадерли идем. Әмма мин үземне район күзәтчесе буларак җыелышларга хезмәт итәр өчен яраксыз итеп хис иттем. Мин һәрвакыт миссионер булырга омтылдым. Күчеп йөрүче күзәтче булу беркайчан уема да кермәгән иде! Йәһвәнең миңа андый хөрмәт күрсәткәненә мин әле дә гаҗәпләнәм.

Уоррен Папуа — Яңа Гвинеядәге бер төркем белән очрашу үткәрә.

Көнбатыш Сепик провинциясендәге бер төркемгә килеп китү (Папуа — Яңа Гвинея)

Уоррен төнлә, фонарь кулланып, отчетлар яза.

Папуа — Яңа Гвинеядәге бер төркемгә килеп китү ясаганнан соң филиалга җибәрер өчен отчетлар язам

Без шәһәрләргә килеп киткәндә, анда, гадәттә, элетр энергиясе, су, шулай ук караватлы бүлмә дә була иде. Авыл җирләрендә еш кына андый уңайлыклар юк иде. Без кечкенә алачыкларда йокладык, урамда учакта пешердек, инешләрдә, елгаларда юындык, ләкин якында крокодиллар булганда, без чиләктә су алып килеп, өйдә юына идек.

Бу йөкләмә өчен безгә, элеккеләренә караганда, күбрәк көч кирәк иде. Ләкин көчебезне туплап, алга барсак, Йәһвә безгә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк икәненә безнең бер дә шигебез юк иде (Хакимнәр 6:14). Күп кенә җыелышларга һәм төркемнәргә барып җитү кыен иде, чөнки алар куе тропик урманнарга, сазлы яр буйларына һәм кыялы таулар арасына таралып урнашкан иде. Кардәшләребезгә барып җитәр өчен, без тулы приводлы машиналарда, көймәләрдә, самолетларда, ә еш кына җәяү йөри идекb.

Лианн тар бүрәнә буйлап елга аша чыга.

Лианн вәгазьдәге авырлыкларга һәрвакыт әзер

Индонезиянең чиге кырыендагы бер җыелышка килеп китәр өчен, без башлыча таш түшәлмәгән грунт юлдан 350 дән артык километр бардык. Бу юлдан барганда, без 200 дән күбрәк тапкыр инешләр һәм елгалар аша үттек, ә күперләр юк диярлек иде. Еллар дәвамында без, кадерле кардәшләребезгә барып җитәр өчен, сәгатьләр буе машинабызны куе баткактан казып һәм тартып үткәрдек. Ә алар безне киң елмаюлары һәм әзер ризыклары белән көтә иде.

Коллаж: 1. Өч вәгазьче Ренолдзларның машинасын тирән пычрактан чыгара. 2. Соңрак Лианн һәм шул вәгазьчеләр пычракка баткан киемнәрендә машина янында тора.

Папуа — Яңа Гвинеядәге юлдан бару авыр иде

Без югарыга, тауларга кечкенә бер моторлы самолетларда күтәрелгәндә, пилотка еш кына, очып китү-утыру полосасын табар өчен, болытларда тишек эзләргә туры килә иде. Аннары ул шул полоса өстеннән түбән үтеп, анда балалар я хайваннар юк микән дип тикшерә иде. Аннан соң без куркыныч урында, 2 100 метрдан артыграк биеклектәге тау түбәсендә, урнашкан пычрак тигезсез полосага төшеп утырыр өчен, әзерләнергә тиеш идек. Кайвакыт ерак урнашкан андый авыллардан бердәнбер китү юлы упкын кырыенда кинәт юкка чыга торган очыш полосасыннан очып китү идеc.

Кайвакыт без эссе дымлы көннәрдә текә тау сукмакларыннан я сазлы яр буе өлкәләреннән бара идек, безнең рюкзаклар исә әдәбият һәм кирәр-яраклар белән тулы иде. Без тугры кардәшләребез белән булганга, андый сәяхәтләр дәртләндергеч сөйләшүләр алып барырга һәм күңелле шаярту-көлүләр өчен яхшы мөмкинлекләр бирә иде.

Уоррен вәгазьчеләр тулы көймәне йөртә.

Керам елгадан вәгазьгә бару (Папуа — Яңа Гвинея)

Рәсүл Паул үз хатында үз хисләрен болай дип белдергән: «Сезне назлы сөйгәнгә, без сезгә... үз җаннарыбызны тапшырырга да тәвәккәл идек. Без сезне яратабыз бит» (1 Тисалуникәлеләргә 2:8). Без дә андый хисләр кичердек. Чөнки кардәшләребезнең безнең хакка шуны ук эшләргә әзер булганнарын, хәтта безне кораллы җинаятьчел төркемнәрдән яклар өчен үләргә әзер булганнарын белдек. Бер көнне мачете тоткан бер ир-ат Лианнга янаган. Мин, авылның гел икенче ягында булганга, аңа булыша алмый идем. Бер абый-кардәш тиз генә Лианн һәм шул кеше арасына баскан. Абый-кардәшебез җиңелчә җәрәхәтләр белән котылган, чөнки башкалар ачулы ир-атны тыярга ташланганнар. Йәһвә безгә җәбер-золым арта барган бу илдә һәр көн булышып торды. Ә без мондагы абый- һәм апа-кардәшләребезне рухи яктан ныгытуыбызны дәвам иттек.

Папуа — Яңа Гвинеядә медицина ярдәме алу мөмкинлеге чикләнгән булганга, сәламәтлегебезне саклау авыр иде. 2010 елда Лианн бактериаль инфекциядән чак кына үлми калды, шуңа күрә без ашыгыч дәвалану алыр өчен Австралиягә очтык. Йәһвәнең көче ярдәмендә без тыныч булып кала алдык. Ахыр чиктә, табиблар уңышлы дәвалау ысулын тапты. Табибларның берсе әйтте: «Сез Аллаһы өчен эшләдегез. Хәзер исә ул сезнең хакка эшли». Күп айлар үткәч, без үз билгеләнүебезгә кире кайттык.

Картада Австралия һәм аның тирәсендәге илләр, шул исәптән Шри-Ланка, Индонезия, Папуа — Яңа Гвинея һәм Көнчыгыш Тимор сурәтләнгән. Австралия картасында Төньяк Территория һәм Көнбатыш Австралия, Квинсленд, Яңа Көньяк Уэльс штатлары сурәтләнгән.

Өйдә эшлисе эшләр күп

Киләсе ел дәвамында безгә, Лианнга өстәмә дәвалау алу өчен, Австралиягә кат-кат кайтырга туры килде. Ахыр чиктә, 2012 елда безгә, сәламәтлегебезне кайгырту өчен, анда калырга җитәкчелек бирелде. Озак еллар читтә булганга, безнең өчен физик яктан сәламәтләнү түгел, ә фикер йөртүебезне үзгәртү һәм үзебезне бәхетле итеп тою иң авыры иде. Безгә билгеләнүебезне, яраткан рухи гаиләбезне калдырып китү күңелсез иде. Без үзебезне уңышсызлыкка очраган кебек һәм Йәһвә өчен инде файдасыз булып киткән кебек хис иттек. Шулкадәр озак вакыт читтә булганнан соң, безгә Австралияне өебез итеп күрү авыр булды. Ул вакытта рухи гаиләбезнең ярдәме безгә бик кирәк иде.

Лианн сәламәтләнгәч, без Сидней шәһәреннән көньякта урнашкан Вуллонгонг шәһәрендә (Яңа Көньяк Уэльс штаты) махсус пионерлар булып хезмәт иттек. Якынча бер ел үткәч, без Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбенә (хәзер Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе) чакыру алуыбызга шат булдык. Аннары Австралазия филиалы безне район хезмәтенә билгеләде. Берничә ел дәвамында без ыгы-зыгылы шәһәрләр, чүлдәге аулак шәһәрләр һәм балыкчылар авылларындагы җыелышлар һәм төркемнәргә килеп киттек. Безгә хәзер килеп-китүләр ясар өчен, Австралиянең коры төньяк-көнбатышы һәм бөтен Көнчыгыш Тимор билгеләнгән.

Уоррен белән Лианн пляжда бер ир-атка вәгазьли.

Көнчыгыш Тиморда вәгазьләү

Минем белән бергә иң ярдәмчел һәм рухи нәрсәләрне беренче урынга куйган хатыным хезмәт итә. Ул — Йәһвәнең иң кыйммәтле бүләге. Лианн беркайчан да, шартларның никадәр авыр һәм уңайсыз булуына карамастан, бернинди йөкләмәгә каршы булмады. Аңардан авырлыкларны ничек җиңеп чыгасың дип сораганда, ул: «Мин барысын Йәһвәгә сөйлим»,—дип әйтә. Аннары, Аллаһы Сүзен укыганда, ул Йәһвәгә үзенә ничек фикер йөртергә, нинди хисләр кичерергә һәм ничек эш итәргә икәнен өйрәтергә мөмкинлек бирә.

Мин, бу дөньяда спортта карьера ясар урынына, Йәһвәгә тормышымны җитәкләргә юл куйдым, һәм моңа бер дә үкенмәдем. Мин шуны күрдем: без Йәһвәнең үзебезгә йөкләгән эшен кабул итәргә әзер булсак, ул безне үзе теләгәнне үтәргә өйрәтә ала. Авырлыкларга очраганда я карарлар кабул итәргә кирәк булганда, мин башта, зирәклек һәм изге рух сорап, дога кылырга кирәк икәненә өйрәндем. Безнең кайгыртучан Әтиебез, Йәһвә, безгә бай, канәгатьлек китерә торган тормыш бирде. Без алга таба да аның, безнең кебек, «балчык савытлар» белән тагын нәрсә эши ала икәнен бик күрергә телибез (2 Көринтлеләргә 4:7).

a Макс Ллойд кардәшнең тәрҗемәи хәле «Күзәтү манарасы» журналында бастырылган (2012 ел, 15 июль, 17—21 битләр).

b Безнең көймәдә, килеп китү ясар өчен, бер сәяхәт итүебез турында 2011 елның «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»нда (рус), 129—134 битләрдә укыгыз.

c «Коралловый риф в облаках» дигән мәкаләне «Күзәтү манарасы» журналында (рус) укыгыз (2010 ел, 1 март, 16, 17 битләр).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу