8 Алар Филистинең барлык идарәчеләрен чакыртып, алардан: «Исраил Аллаһысының килешүе сандыгы белән нәрсә эшлик?» — дип сорадылар. Тегеләре: «Исраил Аллаһысының килешүе сандыгын Гефка+ җибәрегез»,— дип җавап бирделәр. Һәм Исраил Аллаһысының килешүе сандыгын шунда җибәрделәр.