-
2 Елъязма 9:1Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
9 Шеба́ иленең патшабикәсе,+ Сөләйманның даны турында ишеткәч, Сөләйманны башваткыч сораулар* белән сынар өчен Иерусалимга килде. Ул шактый күп яраннары* белән, бәлзәм, күп-күп алтын+ һәм асылташлар төялгән дөяләр белән килде. Ул Сөләйман янына кереп, аның белән күңелендә булган бөтен нәрсәләр турында сөйләште.+
-