-
Езра 3:8Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
8 Исраиллеләр Иерусалимдагы Аллаһы йортына килгәннән соң икенче елның икенче аенда Шилтиил улы Зәрубабыл, Яһузадак улы Йешуа, аларның башка бертуганнары, шул исәптән руханилар белән ле́вилеләр һәм Иерусалимга әсирлектән кайткан башка бар кешеләр,+ эшкә кереште. Алар 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ле́вилеләрне Йәһвә йортында алып барылган эшләрне күзәтүчеләр итеп билгеләде.
-