Искәрмә
c Изге Язмаларның бу өзегендә хөрмәтсезлекнең ике мисалы китерелә. Беренчедән, Канунда руханилар корбанның нинди өлешләрен ашарга тиеш икәне ачык әйтелгән булган (Кан. 18:3). Ләкин чатырда бозык руханилар бөтенләй башка тәртип урнаштырган. Алар үз ярдәмчеләренә ит пешкән казанга зур чәнечке тыгып, нинди ит кисәге эләксә, шуны чыгарып алырга кушкан! Икенчедән, бу явыз руханилар, кеше мәзбәхтә яндырыр өчен корбан алып килгәндә, үз ярдәмчеләрен чи ит кисәге алырга җибәргән, һәм тегеләре шул кешене куркытып, корбан мае Йәһвә өчен яндырылганчы ит алганнар (Лев. 3:3—5; 1 Иш. 2:13—17).