Искәрмә
c Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә вәсвәсәләр башка тәртиптә тасвирлана, ләкин Маттай алар турында, күрәсең, хронологик тәртиптә язган. Ни өчен алай әйтеп була? 1) Икенче вәсвәсә турында язганда, Маттай «шуннан соң» дигән сүзләр белән башлый. Бу шул вәсвәсәнең киләсе вәсвәсә булуын күрсәтә. 2) Шайтанның Гайсәне сынаганда, башта мәкерле эш итеп, ике вәсвәсәне «әгәр дә син Аллаһы улы икән...» дигән сүзләр белән башлавы, ә аннан соң гына, ачыктан-ачык эш итеп, Аллаһының беренче әмерен бозарга котыртуы эзлекле булып күренә (Чыг. 20:2, 3). 3) Гайсәнең «Кит, Шайтан!» дигән сүзләрне өченче һәм соңгы вәсвәсәдән соң әйтүе акыллырак булып күренә (Мат. 4:5, 10, 11).