Искәрмә
a Ч. Т. Рассел үлгәч «Изге Язмаларны тикшерүләр»нең җиденче томы дип аталган басма әзерләнгән һәм анда Йәзәкил белән Ачыш китапларын аңлатырга тырышып караганнар. Томның нигезендә өлешчә Расселның Изге Язмаларның бу китапларына карата язган аңлатмалары яткан. Ләкин бу пәйгамбәрлекләрнең мәгънәсе ачылырга вакыт әле җитмәгән булган һәм шуңа күрә, «Изге Язмаларны тикшерүләр»нең җиденче томындагы тәкъдим ителгән аңлатмалар күбесенчә ачык булмаган. Шуннан соңгы елларда Йәһвәнең без лаек була алмаслык игелеклеге һәм дөнья вакыйгаларының барышы мәсихчеләргә бу пәйгамбәрлек китапларының мәгънәсен төгәлрәк аңларга мөмкинлек биргән.