Искәрмә
a Паулның «мәхәббәт зур сабырлыклы, игелекле» дигән сүзләре хакында Изге Язмаларның Гордон Д. Фи исемле бер белгече болай дип яза: «Паул теологиясендә алар [зур сабырлык белән игелеклелек] Алланың кешелеккә карата булган мөнәсәбәтенең ике ягын чагылдыра (Рим. 2:4 чаг.). Бер яктан, Алланың яратудан булган түземлеге кешелек имансызлыгына каршы ачуын тыюда күренсә; икенче яктан, аның игелеклелеге хисапсыз күп мәрхәмәтлек күрсәтүләрендә чагыла. Шуңа күрә, Паул мәхәббәтне Аллага хас булган ике сыйфатны сурәтләвеннән башлый. Алла аның хөкеменә лаеклы булган кешеләргә карата Мәсих аша үзенең сабырлыгын һәм игелеген күрсәтә».