Искәрмә
a Гораций исемле Рим шагыйре (б. э. к. 65—8 еллар) шул юл буенча үткән булган һәм аның соңгы өлешенең аеруча уңайсыз булуын үзе татыган. Гораций Аппи базарын «моряклар һәм хәйләкәр таверна хуҗалары белән тулы урын» итеп сурәтләгән. Ул шулай ук «черки белән бакалардан» һәм «сасы, пычрак» судан зарланган.