Искәрмә
a Яһүдләрнең җирләү догасында да, Гайсә биргән үрнәк догада кебек, Аллаһының исеме изге дип икърар ителсен диелә. Кайберәүләр каддиш догасы Гайсә килгәнче булганмы я аны аннан соң әйтә башлаганнармы дигән сорау турында бәхәсләшсә дә, безне бу догаларның охшашлыгы бер дә гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Гайсәнең үрнәк догасында яңа, гадәти булмаган нәрсәләр булмаган. Андагы һәрбер үтенеч тулысы белән бөтен яһүдләр укый алган Изге Язмаларга нигезләнгән булган. Гайсә үз шәкертләрен ул әле җиргә килгәнче алар дога кылырга тиеш нәрсәләр турында дога кылырга өндәгән.