Искәрмә
b Гайсәнең бу сүзләре Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә дөрес бирелмәгән фикерне аңларга булыша. Бу тәрҗемәләрдә «биредә булу» дигәнне аңлата торган грек сүзе «килү» яисә «кайту» дип тәрҗемә ителгән һәм килү вакытына басым ясый. Әмма шунсын әйтергә кирәк: Гайсә үзенең килүен, ягъни Патша булып идарә итүен, Нух көннәрендә булган Туфан — аерым вакыйга белән чагыштырмаган, ә «Нух көннәре» — махсус вакыт белән чагыштырган. Мәсихнең Патша булып идарә итүе, Нух көннәре кебек — бу берникадәр вакыт. Бу вакыт дәвамында кешеләр көндәлек эшләренә шулхәтле чумалар ки, хәтта кисәтүгә игътибар итмәячәкләр.