Искәрмә
a Иремия 31:18—20: «„Эфраимның үзе турында кайгырып елаганын ишеттем: „Мине үзгәртер өчен, син мине өйрәтелмәгән бозауны кебек төзәттең. Мине үзеңә кире кайтар, һәм мин шунда ук кире кайтачакмын, чөнки син Йәһвә, минем Аллаһым. Аллаһыга таба борылгач, мин үкендем, төзәтелгәч, үземне ботыма сугып куйдым. Яшьлегемнең хурлыгын күтәреп барганга, мин оятка калдым һәм үземне түбәнсетелгән итеп хис иттем“. „Эфраим минем кадерле улым түгелмени, наз белән кайгырткан балам түгелмени? Аңа каршы ни дәрәҗәдә әйткән булсам, шул дәрәҗәдә аны моннан ары да исемдә тотармын. Менә ни өчен аның аркасында эчемдәге барысы кысыла. Һичшиксез, аны кызганырмын“,— дип әйтә Йәһвә».