Искәрмә
a Йәзәкил 18:19—22: «Сез: „Ни өчен угыл атасының хаталары өчен җаваплы түгел?“ — дип сорарсыз. Чөнки угыл үзен гадел һәм тәкъва тота, ул бар әмерләремне үтәде һәм үтәп килә, ул һичшиксез яшәячәк. Гөнаһ кылучы җан үләчәк. Угыл атасының хаталары өчен һәм ата үз улының хаталары өчен җаваплы булмаячак. Тәкъва кешенең тәкъвалыгы аңа гына исәпләнәчәк, һәм явыз кешенең явызлыгы да аңа гына исәпләнәчәк. Ә явыз кеше кылган бар гөнаһларын калдырса, әмерләремне үтәсә, үзен гадел һәм тәкъва тотса, һичшиксез яшәячәк, үлмәячәк. Ул кылган җинаятьләрнең берсе дә аңа каршы кулланылмаячак. Тәкъвалык кылганы өчен, ул яшәячәк».