Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР

Искәрмә

a Сыйныфта яңа пионерлар саны җитмәсә, мәктәптә ким дигәндә биш ел элек укып чыккан кайбер пионерлар кабат чакырылырга мөмкин.

Җыелыш өлкәннәре өчен мәктәп

Максат: өлкәннәргә җыелыштагы вазифаларын үтәргә һәм үз рухилыгын ныгытырга ярдәм итү.

Дәвамлылыгы: биш көн.

Үткәрү урыны: филиал хәл итә; гадәттә, Патшалык я Конгресслар Залы.

Таләпләр: кардәш билгеләнгән өлкән булырга тиеш.

Кем чакырыла: чакыру филиалдан килә.

Кушма Штатларда үткәрелгән бу мәктәпнең 92 нче сыйныфында укыганнар болай ди:

«Мәктәп миңа зур файда китерде, үз-үземне тикшереп чыгарга һәм Йәһвә көтүе турында ничек кайгыртырга икәнен аңларга ярдәм итте».

«Хәзер мин башкаларны Изге Язмаларга нигезләнеп ныгытыр өчен яхшырак әзерләнгән».

«Алган белемнәрем миңа гомерем буе файда китереп торачак».

Күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм аларның хатыннары өчен мәктәп

Максат: район һәм өлкә күзәтчеләренә җыелышларга хезмәт итүдә, сөйләүдә һәм өйрәтүдә уңышлы булырга ярдәм итү (1 Тим. 5:17; 1 Пет. 5:2, 3).

Дәвамлылыгы: ике ай.

Үткәрү урыны: филиал хәл итә.

Таләпләр: кардәш район я өлкә күзәтчесе булырга тиеш.

Кем чакырыла: күчеп йөрүче күзәтчеләрне хатыннары белән бергә филиал чакыра.

«Без оешмабызның Гайсә җитәкчелегендә булганын күбрәк кадерли башладык. Без, җыелышларга килеп киткәндә, кардәшләрне рухландыру һәм һәрбер җыелышның бердәмлеген ныгыту никадәр мөһим икәнен аңладык. Мәктәп күңелләребезгә мондый фикерне сеңдерде: күчеп йөрүче күзәтчеләр кардәшләргә киңәшләр бирсәләр дә һәм кайвакыт хәтта төзәтсәләр дә, аларның төп максаты — кардәшләрне Йәһвә яратуына ышандыру» (Джо́эл, 1 нче сыйныф, 1999 ел).

Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбе

Максат: өйләнмәгән өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне Йәһвә оешмасында өстәмә вазифалар үтәргә әзерләү. Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе үз иленең ихтыяҗ булган берәр җиренә билгеләнә. Аларның кайберләре, мөмкинлекләре булса, чит илгә билгеләнә. Кайберәүләре исә еракта урнашкан җирләрдә вәгазьләү эшен башлап җибәрер я киңәйтер өчен вакытлыча махсус пионерлар булып билгеләнергә мөмкин.

Дәвамлылыгы: ике ай.

Үткәрү урыны: филиал хәл итә; гадәттә, Патшалык я Конгресслар Залы.

Таләпләр: өйләнмәгән, сәламәтлеге яхшы булган һәм ихтыяҗ булган берәр җирдә хезмәт итәргә теләгән 23—62 яшьлек абый-кардәш булырга тиеш (Марк 10:29, 30). Ул ким дигәндә ике ел гомуми пионер булып һәм аз дигәндә ике ел өзлексез рәвештә өлкән я хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итәргә тиеш.

Кем чакырыла: район конгрессы вакытында мәктәптә укырга теләүчеләр өчен үткәрелә торган очрашуда өстәмә мәгълүмат алып була.

«Бирелеп укыганга, Йәһвә рухы миндә шактый үзгәрешләр ясады,— дип сөйли Кушма Штатларда 23 нче сыйныфта укыган Рик.— Йәһвә берәр йөкләмә биргәндә, аны башкарырга да булыша. Мин үз ихтыярымны түгел, ә Аллаһыныкын беренче урынга куйсам, ул мине ярдәмсез калдырмаячагына инандым».

«Уку ярдәмендә мин Аллаһы оешмасы заман могҗизасы икәнен күрдем,— ди Германиядә хезмәт итүче Андре́ас.— Уку миңа алдагы хезмәткә әзерләнергә ярдәм итте. Моннан тыш, Изге Язмалардагы күп мисаллардан мин шундый бәхәссез хакыйкатьне аңладым: кардәшләремә һәм Йәһвәгә хезмәт итү чын мәгънәдә бәхетле итә».

Мәсихче ирле-хатынлылар өчен Изге Язмалар мәктәбе

Максат: ирле-хатынлылар Йәһвәгә һәм аның оешмасына күбрәк файда китерсен өчен, аларга махсус белем бирү. Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе үз иленең ихтыяҗ булган берәр җиренә билгеләнәчәк. Аларның кайбере, мөмкинлекләре булса, чит илгә билгеләнергә мөмкин. Мәктәпне тәмамлаучылар еракта урнашкан җирләрдә вәгазьләү эшен башлап җибәрер я киңәйтер өчен вакытлыча махсус пионерлар булып хезмәт итәргә җибәрелергә мөмкин.

Дәвамлылыгы: ике ай.

Үткәрү урыны: мәктәп Кушма Штатларда үткәрелә, ә 2012 елның сентябреннән филиаллар күзәткән территорияләрдә, гадәттә, Патшалык Залында я Конгресслар Залында үткәреләчәк.

Таләпләр: сәламәтлеге яхшы булган, ихтыяҗ булган берәр җирдә вәгазьләргә мөмкинлекләре булган һәм «Менә мин! Җибәр мине» дигән девиз белән яшәгән 25—50 яшьлек ирле-хатынлы булырга тиеш (Ишаг. 6:8). Моннан тыш, алар ким дигәндә ике ел никахта һәм кимендә соңгы ике ел тулы вакытлы хезмәттә булырга тиеш. Ире иң киме соңгы ике ел өлкән я хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итәргә тиеш.

Кем чакырыла: өлкә конгрессы вакытында мәктәптә укырга теләүчеләр өчен үткәрелә торган очрашуда өстәмә мәгълүмат алып була. Сезнең илегездә үтә торган өлкә конгрессларында андый очрашу үткәрелмәсә, ә сезнең мәктәптә укыйсыгыз килсә, филиалыгызга языгыз.

«Бу ике ай тормышыбызны бик үзгәртте! Мәктәп Йәһвәгә хезмәтләрен киңәйтергә теләгән парларга зур мөмкинлекләр ача. Безнең бар нәрсәгә дөрес карашта буласыбыз килә, чөнки алай эшләү безгә вакытыбыздан акыллы файдаланырга булышачак» (Э́рик һәм Кори́на (аста), 1 нче сыйныф, 2011 ел).

Күзәтү манарасының Изге Язмалар мәктәбе Галаад

Максат: укучыларны миссионерлар (күп кешеле җирләрдә), күчеп йөрүче күзәтчеләр я вефильчеләр буларак хезмәт итүгә әзерләү; вәгазьләү эшен һәм филиалның эшчәнлеген яхшырту.

Дәвамлылыгы: биш ай.

Үткәрү урыны: Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәге (АКШ, Нью-Йорк, Паттерсон).

Таләпләр: инде тулы вакытлы махсус хезмәттә булган ирле-хатынлылар — миссионерлар (билгеләнгән, әмма бу мәктәптә әле укымаган), махсус пионерлар, күчеп йөрүче күзәтчеләр я вефильчеләр булырга тиеш. Алар кимендә соңгы өч ел андый тулы вакытлы хезмәттә булырга тиеш. Алар инглизчә яхшы сөйләшә, укый һәм яза белергә тиеш.

Кем чакырыла: ирле-хатынлыларны үз илендәге Филиал комитеты чакыра.

Кушма Штатлардан булган Ледэ́ һәм Мони́к хәзер Африкада хезмәт итә. Ледэ́ болай ди: «Галаад мәктәбе безне җирнең теләсә кайсы почмагында хезмәт итүгә һәм кадерле кардәшләребез белән бергә җиңнәребезне сызганып хезмәттәшлек итүгә әзерләде».

Мони́к болай дип өсти: «Аллаһы Сүзеннән белгәннәремне кулланганда, хезмәтем миңа чиксез шатлык китерә. Бу шатлыкны мин Йәһвә яратуының тагын бер дәлиле дип саныйм».

Филиал комитеты әгъзалары һәм аларның хатыннары өчен мәктәп

Максат: Филиал комитеты әгъзаларына Вефильдәге эшләрне күзәтергә, җыелышларның хезмәте белән бәйле сорауларны хәл итәргә һәм районнар, өлкәләрне күзәтергә ярдәм итү. Алар шулай ук тәрҗемә итү, әдәбиятны бастыру вә аны башка урыннарга җибәрү эшен башкарырга өйрәнә.

Дәвамлылыгы: ике ай.

Үткәрү урыны: Күзәтү манарасының Өйрәтү үзәге (АКШ, Нью-Йорк, Паттерсон).

Таләпләр: абый-кардәш Филиал комитетында я Ил комитетында хезмәт итәргә я бу хезмәткә билгеләнергә тиеш.

Кем чакырыла: Җитәкче совет чакырган абый-кардәшләр һәм аларның хатыннары.

25 нче сыйныфта укыган Ло́уэлл хатыны Ка́ра белән Нигериядә хезмәт итә. «Мәктәп миңа шуны искә төшерде: мин ни генә эшләсәм дә, эшләрем никадәр күп булса да, иң мөһиме — Йәһвәгә яраклы булып калу,— ди Лоуэлл.— Анда тагын бер фикергә басым ясалды. Башкалар белән мөгамәлә иткәндә, Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә күрсәткән яратуын чагылдыру бик мөһим».

«Бер киңәш мине аеруча уйландырды,— дип өсти Ка́ра.— Фикерне гади сүзләр белән аңлата алмыйсың икән, башкаларга аны әйтер алдыннан тикшерү үткәр».

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу