Искәрмә
a Ишагыйя 6:8—11: «Аннары мин Йәһвәнең: „Миңа кемне җибәрергә, һәм безнең өчен кем барыр?“ — дип әйткәнен ишеттем. Шунда мин: „Менә мин! Җибәр мине!“ — дидем. Ул болай диде: „Бар һәм бу халыкка әйт: Сез кат-кат ишетерсез, ләкин аңламассыз. Сез кат-кат күрерсез, ләкин бернинди белем алмассыз“. Бу халыкның күзләре күрә алмасын өчен, колаклары ишетмәсен өчен, йөрәкләре аңлый алмасын өчен һәм алар кире кайтып, төзәлә алмасын өчен, аларның йөрәкләрен тупасландыр, колакларын ишетмәслек ит һәм күзләрен ябыштыр“. Шунда мин: „И Йәһвә, кайчанга хәтле?“ — дип сорадым. Ул әйтте: „Шәһәрләр җимерелеп яшәүчеләрсез калганчы, йортлар кешеләрсез калганчы һәм җир бөлгенлеккә төшеп, бушлыкка әйләнгәнче“».