Искәрмә
b Борынгы мисырлылар якынча 90 төрле икмәк пешергән. Шулай итеп, фиргавеннең баш икмәкчесе мөһим кеше булган. Ә баш шәрабчысы берничә хезмәтче белән җитәкчелек иткән. Алар фиргәвенгә бирелгән шәрабның һәм, бәлки, сыраның югары сыйфатлы булуы турында кайгырткан. Кешеләр еш кына фиргавенгә каршы интрига һәм хәйлә корганга, бу хезмәтчеләр берәрсе патшаны агуламасын дип эчемлекләрне тикшергән. Гадәттә, шәрабчы патшаның якын киңәшчесе булган.