Искәрмә
a Гайсә үз шәкертләренә үзенең килү чорының билгесенә кагылышлы мисаллар китереп сөйләгәндә кулланган фикер юнәлеше игътибарга лаек. Башта ул җитәкчелекне үз өсләренә алачак майланган кардәшләрнең кечкенә төркеме — «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» турында әйтеп киткән (Мат. 24:45—47). Аннары ул башлыча күктә яшәү өмете булганнарга кагылышлы мисаллар китергән (Мат. 25:1—30). Азакта исә ул үзенең майланган кардәшләренә булышлык күрсәтәчәк җирдә яшәү өмете булганнар турында әйткән (Мат. 25:31—46). Нәкъ шулай ук Йәзәкил пәйгамбәрлегенең хәзерге үтәлеше башлыча күктә яшәү өмете булганнарга карый. Ун кабиләле патшалык, гадәттә, җирдә яшәү өмете булганнарны аңлатмаса да, шушы пәйгамбәрлектә сурәтләнгән бердәмләшү безгә җирдә яшәү өмете булганнар белән күктә яшәү өмете булганнар арасында хөкем сөргән бердәмлекне хәтерләтә.