Искәрмә
a Бала тапканнан соң депрессия белән авыручы аналар өчен үз балалары белән аралашу кыен булырга мөмкин. Шулай да алар үзләрен моның өчен гаепләргә тиеш түгел. Кушма Штатларның Психик сәламәтлек милли институтының тикшерүе буенча, бала тапканнан соң була торган депрессия «әнинең нәрсәдер эшләве-эшләмәве аркасында түгел, ә, күрәсең, физик һәм эмоциональ факторлар аркасында була». Моның турында күбрәк белер өчен, «Уяныгыз!» (рус) дигән журналның 2003 ел 8 июнь санын, «Диагноз: бала табудан соң була торган депрессия» дигән мәкаләне карагыз.