Искәрмә
a Марвин Пейт исемле профессорның сүзләре буенча, күп кенә галимнәр шулай дип саный: «бүген» дигән сүз Гайсәнең шул ук көнне үләчәген һәм тереләчәген аңлата; бер тәүлек тә үтмәгән дип саный алар. Әмма, аның карашы буенча, бу фикер Изге Язмаларның башка өзекләренә каршы килә, чөнки Гайсә үлгәннән соң башта Гадеста булган, ә күккә соңрак кына күтәрелгән (Мат. 12:40; Рәс. 2:31; Рим. 10:7).